16+

Нәниләргә татар телен өйрәтүнең яңача алымнары тәкъдим ителәчәк

26 сентябрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Туган тел» фестивале узачак.

Нәниләргә татар телен өйрәтүнең яңача алымнары тәкъдим ителәчәк

26 сентябрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Туган тел» фестивале узачак.

Чара кысаларында мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре һәм укытучылары өчен беренче тапкыр оештырылган һөнәри конкурс-премиягә дә нәтиҗәләр ясалачак.

Игьтибар – практикага

«Бала-сити» полилингваль балалар бакчалары челтәренә нигез салучы, «Туган тел» фестивален оештыручы Альбина Насыйрова сүзләренчә, татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк кызыксынып өйрәнүгә шартлар тудыру аеруча мөһим.

— «Туган тел» фестивален инде дүртенче ел үткәрәбез. Ул ел саен ике тапкыр оештыла: көзен — уку елы башында педагогларны яңа эшләргә рухландыру өчен, ә апрельдә — Габдулла Тукайның туган көнендә, — дип искәртеп узды Альбина Насыйрова.

Аның сүзләренчә, фестивальнең үзенчәлеге — ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларга юнәлдерелгән. Татар телендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә мондый чараларның күп булмавын да билгеләп үтә ул.

— Фестиваль конференция яки форум кебек кенә түгел, ә практик юнәлештә уза. Бирегә килгән һәр тәрбияче, педагог, методист үз эшендә куллана алырлык яңа белем, алымнар һәм үрнәкләр ала. Монда татар телен балаларга кызыклы итеп өйрәтергә тырышкан, яңалык эзләгән, иҗади эшләүче педагоглар җыела, — ди ул.

Быел исә фестивальдә яңалык та бар — мәктәпкәчә оешмаларда эшләүче тәрбиячеләр һәм татар теле укытучылары өчен махсус премия булдырылган. Конкурска барлыгы 73 гариза килгән, шулар арасыннан 15 финалист сайлап алынган.

«Бала-сити» балалар бакчасы методисты, югары категорияле педагог Гүзәл Мөхәммәтҗанова конкурсның номинацияләре белән таныштырып үтте.

прессуха. фото автора

Фестиваль номинацияләре

Быел фестивальдә катнашучылар биш номинация буенча үз эшләрен тәкъдим итә.

Беренче номинация — уен аша өйрәтү. Бүген уен технологияләренең төрләре бик күп. Шулар арасыннан нәкъ менә үз практикаң өчен оригиналь, яңача алым табу җиңел түгел. Чөнки бүген балалар төрле контент белән бик иртә таныша, аларны кызыксындыру өчен педагогка яңадан-яңа ысуллар эзләргә туры килә.

Икенче номинация — татар телендә цифрлы технологияләрне һәм блогерлыкны педагогик эштә куллану. Бу номинациядә белем бирүдә цифрлы технологияләрне файдаланучы педагоглар да, татар телендә үз блогын алып баручы укытучылар да катнаша.

Өченче номинация — үстерүче предмет-киңлек мохите. Соңгы елларда бу тема аеруча зур әһәмияткә ия. Мохитне еш кына «өченче педагог» дип атыйлар. Бала үзен чолгап алган мохит аша дөньяны танып белә. Дөрес оештырылган киңлек аның кызыксынуын арттыра, танып-белү активлыгын көчәйтә. 

Дүртенче номинация — милли колоритлы чаралар остасы. Тәрбия һәм белем бирүдә буыннар бәйләнешен саклау, милли кыйммәтләрне балаларга җиткерү аеруча мөһим. Баланың көндәлек эшчәнлегенә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне кертү моңа ярдәм итә. 

Бишенче номинация — татар музыкаль материалын укытуда нәтиҗәле файдалану. Музыка материалын бары тик музыка дәресләрендә генә кулланырга мөмкин дигән фикер дөрес түгел. Татар көйләре, җырлары һәм музыкаль әсәрләр балалар белән төрле шөгыльләрдә, дәресләрдә, шулай ук ирекле эшчәнлек вакытында да киң кулланыла ала. Музыка аша баланың телгә, мәдәнияткә һәм милли сәнгатькә кызыксынуын арттырырга мөмкин.

  • Туган тел фестиваленә туган телдә тәрбия һәм белем бирүгә үз өлешен керткән барлык тәрбияче һәм укучыларны көтәләр. Катнашучыларны бик күп мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашу, бүләкләр һәм җылы аралашу көтә.

Детский сад. фото:  ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading