2025 елның иң яхшы әйдаманы, аланы һәм директоры исемнәре билгеле булды.
Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта XI «Сәмрух» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашкан балалар, яшьләр һәм остазлар бүләкләнде.
Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, 2015 елдан башлап актив катнашучыларны ел саен «Сәмрух» премиясе белән бүләкли. Ун ел эчендә әлеге чарада 725тән артык кеше катнашкан, 83 җиңүче билгеләнгән.
Тантананы «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова ачып җибәрде.
– Биредә зур Сәләт гаиләсе җыелды. Монда ышаныч, мәхәббәт һәм җылылык хөкем сөрә. Бүген залда булган һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.
Премиягә сайлап алу этаплары көздән үк башланган. Беренче этапта гаризалар кабул ителгән, аннары катнашучылар портфолио һәм әңгәмә нигезендә бәяләнгән. Җиңүчеләрне министрлык һәм ведомство вәкилләре, яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр, «Сәләт» активистлары билгеләгән. Әйдаманнар арасында исә җиңүче аерым ярыш нәтиҗәсендә ачыкланган.
Ел әйдаманы: ихласлык — төп сыйфат
Ел әйдаманы исеменә Раил Харисов лаек булды. Аның фикеренчә, чын әйдаман булу өчен иң мөһиме — балаларны ихлас ярату:
– Балалар белән эшләгәндә зур җаваплылык кирәк. Ихласлыкны яшереп булмый: балалар синең хисләреңне дә, уйларыңны да шунда ук сизә, — ди ул.
Ел аланы — «Сәләт-Манзара»
“Ел аланы” номинациясендә «Сәләт-Манзара» җиңү яулады. Әлеге аланда балаларның медиа өлкәсендәге сәләтләре үстерелә: журналистика, видеотөшерү, фотография юнәлешләре буенча дәресләр оештырыла.
Алан директоры һәм өлкән әйдаманнары Ләйсән һәм Алмаз Нигъмәтҗановлар (гаилә пары) бу җиңүне уртак хезмәт нәтиҗәсе дип атый:
– Безнең уртак тырышлык җимешебез. Иң мөһиме — гаилә булып яшәү һәм эшләү. Балаларны бәхетле итү — безнең төп максат, — ди Ләйсән Нигъмәтҗанова.
– Үзебезне монда бала кебек хис итәбез. Алан — хыялларны чынга ашыру мәйданы, — дип өсти Алмаз Нигъмәтҗанов.
Ел директоры — Аделина Ибәтуллина
Ел директоры исеменә Аделина Ибәтуллина лаек булды. Ул әлеге җиңүне командасына багышлады:
– Бу — минем өчен тылсымлы мизгел. Җиңү көтелмәгән булса да, күңел белән сизгән идем. Мин аланны яшәү рәвешенә әйләндердем: иртән дә, кич тә уйларым команда белән бәйле, — диде ул.
Бәйрәм рухы
Тантана югары дәрәҗәдә узды: җыр-биюләр, котлаулар, рәхмәт сүзләре кичәгә аерым ямь өстәде. Алып баручылар — Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев — тамашачыны бер дулкында тотты. Кичәне Фирдус Тямаев чыгышы бизәде.
Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, дипломнар, акчалата бүләкләр һәм партнерлардан истәлекләр тапшырылды.
ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Сәләт»нең әһәмиятен ассызыклады:
– Сәләт — ул бердәм, көчле, татар телле мохит. Ел саен яңа сәлкешләр, әйдаманнар үсеп чыга. Сәләтнең киләчәге — сез, яңа буын! – диде ул.
Җиңүчеләр исемлеге
Ел сәлкеше — Зилә Газизова Ел әйдаманы — Раил Харисов Ел кулдашлары — Раил Харисов, Элмира Галиахметова Ел өлкән әйдаманы — Рәмис Дияров Ел методисты — Диләрә Бахтеева Ел директоры — Аделина Ибәтуллина Ел аланы — «Сәләт-Манзара» Ел клубы — «Сәләт – Саба» Ел алан укытучысы — Радмила Минһаҗева Сәләт җырлый — “Изге Чишмә” аланы җыры «Ярдәм кулларын суза» Сәләт стипендиясе — Амелия Нигъмәтуллина, Әмир Шәйхетдинов, Камилла Янабирдина, Сәет Сруров Без рәхмәтле — Ләйсән Арсентьева, Ләйсән Ветрова Бер дулкында — Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Сәләт классы — Түбән Кама муниципаль районы «Адымнар – Түбән Кама» полилингваль гимназиясенең 8 Г сыйныфы Ел клуб җитәкчесе — Рушания Моратшина («Сәләт – Аксубай»), Гүзәл Әгъләмова-Галеева («Сәләт – Адымнар Чаллы») Без Сәләтне күрсәтәбез — «Сәләт-Саба» клубы
Залинә Гыйлаҗиева
Комментарийлар