16+

Тәрбияче эшчәнлегендә театральләштерелгән уенның роле

Балалар әйләнә-тирә дөньяны иң табигый, аңлаешлы юл белән — уйнау аша танып беләләр.

Балалар әйләнә-тирә дөньяны иң табигый, аңлаешлы юл белән — уйнау аша танып беләләр.

Театральләштерелгән уеннар шушы процесс өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора, чөнки алар нигезендә импровизация, сөйләм аша җанландыру, шулай ук — аз сөйләшүче балалар өчен аеруча мөһим булган — мимика һәм ым-хәрәкәтләр ята.

Тәрбияче эшендә театральләштерелгән эшчәнлек төрле вакытта кулланыла: иртәнге уен вакытында да, белем бирү эшчәнлегендә дә, ял минутларында да. Бу уеннар педагогик процессның аерылгысыз өлеше булып тора һәм алар уку эшчәнлегенең уен формасы яки уку-тәрбия методы буларак та тора.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) нигезендә, театральләштерелгән эшчәнлек барлык белем бирү өлкәләренә дә кагыла: социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм, сәнгати-эстетик һәм физик үсеш. Бу, үз чиратында, бала шәхесенең гармонияле үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга ярдәм итә.

Социализация һәм аралашу нигезе

Кече яшьтәге балалар (1,5–4 яшь) әле дуслар белән аралашырга, уртак уен алып барырга өйрәнеп кенә киләләр. Алар өчен коллективка ияләшү — җиңел процесс түгел. Бу очракта театр уены — балаларны берләштерүче һәм дуслаштыручы нәтиҗәле чара.

ФГОС документларында кече яшьтәге балалар өчен театральләштерелгән эшчәнлекнең төп бурычлары түбәндәгечә билгеләнә:

  • балаларны театр төрләре белән таныштыру (курчак театры, бармак театры, өстәл театры, күләгә театры һ.б.);
  • коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү (инсценировкалар әзерләгәндә);
  • хәрәкәт импровизациясен үстерү (мәсәлән, бармак курчаклары белән “очучы кошлар” яки “сикерүче куяннар” булып уйнау);
  • театрга кызыксыну уяту;
  • хәрәкәтләрнең координациясен камилләштерү;
  • иҗади потенциалны үстерү;
  • эмоциональ-ихтыяри өлкә үсешенә ярдәм итү (геройларга карата хөрмәт, соклану, кызгану хисләрен формалаштыру);
  • мөстәкыйльлекне һәм үз инициативасын күрсәтү күнекмәләрен булдыру.

Тәрбияче өчен нәтиҗәле педагогик алым

Театральләштерелгән эшчәнлек тәрбияченең эшен баета һәм җиңеләйтә:

  • балаларның сүз байлыгын арттыра (баштарак пассив булса да, ул әкренләп активлаша);
  • танып-белү кызыксынуын уята (балаларга аңлаешлы геройлар, сюжетлар аша яңа төшенчәләр аңлатыла);
  • вак моториканы үстерә (курчаклар, вак предметлар белән эшләү аша);
  • үз-үзенә ышаныч тудыра (балаларның сәхнә каршында кыюлыгын арттыра);
  • хәрәкәт реакциясен һәм тәртип сигналларын үтәү күнекмәсен ныгыта;
  • эмоциональ сизгерлекне, мимика һәм интонация аша хис-кичерешләрне белдерү сәләтен формалаштыра.

Мәсәлән, педагог балаларга “ике аю һәм алма” турында әкиятне уйнап күрсәтә ала: бу уен аша кечкенәләр “бүлешү”, “тигезлек” төшенчәсен аңлыйлар. Мондый формада бирелгән белем материаллары җиңел үзләштерелә, чөнки бала үзе катнашып өйрәнә, уйнап белә.

Йомгак

Театральләштерелгән эшчәнлек — бала үсешенең күпьяклы коралы. Ул сөйләмне үстерә, иҗади фикерләүне активлаштыра, аралашу осталыгын ныгыта һәм хис-кичерешләр дөньясын баета. Театр уены — уен гына түгел, ул бала күңеленә юл ачучы серле ачкыч.

Сиринә Карипова,

Казан шәһәре Идел буе районының

“Катнаш төрдәге 156 нчы балалар бакчасы”

муниципаль автоном мәктәпкәчә

белем бирү учреждениесе тәрбиячесе
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading