20 июньнән илебезнең югары уку йортларында кабул итү кампаниясе старт алды.
Быел бюджет урыннары бераз арткан, ә менә түләүле урыннар исәбе нык чикләнгән. Сан түгел, сыйфат мөһим, диләр. Вузлар талантлы яшьләргә яңа белем бирү юнәлешләре һәм кызыксындыру чаралары тәкъдим итә.
Югары уку йортлары, һәр елдагыча, иң яхшы абитуриентларны үзләренә җәлеп итүгә зур көч куя. Әйтик, Казан дәүләт медицина университеты имтиханнарда иң югары балл алучыларга беренче семестрда 30 мең сум стипендия түләргә, иң яхшы тулай торак белән тәэмин итәргә, шәхси уку планы һәм халыкара стажировкалар вәгъдә итә. Казан дәүләт аграр университеты һәр имтиханда алынган 100 балл өчен 100әр мең сум акча һәм аена 10 мең сум өстәмә стипендия бирергә карар кылган. КНИТУ-КАИда шулай ук 100 мең сум һәм 10-30 мең сум күләмендә стипендия түләнәчәк.
КФУда исә кызыксындыру чаралары раслану стадиясендә, әмма вуз абитуриентларны финанс стимуллар ярдәмендә җәлеп итүне киметүгә таба баруын белдерә. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты шулай ук төп игътибарны акчалата кызыксындыруга түгел, ә иң шәп матди-техник база һәм фәнни карьера төзү мөмкинлегенә юнәлтә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты исә беркайчан да студентларны акча белән «җимләмәде». Ректор сүзләренчә, бирегә булачак студентлар акчага кызыгып түгел, ә һөнәрне чын-чынлап яратып килергә тиеш.
Республика югары уку йортларының һәркайсы белем бирү программаларының сыйфатын арттыру, сәнәгать партнерлары белән хезмәттәшлекне көчәйтү һәм заманча юнәлешләр ачу юлыннан атлавын әйтә. Шуңа күрә республиканың иң көчле абитуриентлары үзебездәге уку йортларын сайлап, үз киләчәген республика белән бәйләр, дип өметләнәләр.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, республикабызда югары белем бирү программалары буенча 45 югары уку йорты студентлар кабул итә, шуларның 28е – дәүләт вузлары. Быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура буенча бюджетка барлыгы 23 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шуның 550се – дәүләтнеке булмаган вузларга. Бу күрсәткеч соңгы өч елда – 6 процентка, ә 2025 ел белән чагыштырганда, 1 процентка арткан.
Бюджет урыннарының 60 проценты өч иң зур югары уку йортына – Казан федераль университетына, Казан илкүләм тикшеренү технология университетына (КХТИ) һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына (КАИ) туры килә.
Педагогик һәм инженер-техник юнәлешләргә керүчеләргә җиңелрәк булачак, чөнки иң күп бюджет урыннары нәкъ шуларга бълеп бирелгән. Алар арасында «Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр һәм җылылык энергетикасы», «Химик технологияләр», «Авыл, урман һәм балык хуҗалыгы» кебек юнәлешләрне аерып үтәргә мөмкин.
Министр искәртеп узганча, быел кабул итү кагыйдәләрендә берничә яңалык бар. Иң мөһиме – вузларның шәхси кабинетлары аша документлар тапшыру мөмкинлеге бетерелде.
Хәзер документларны өч юл белән генә бирергә мөмкин:
Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп;
почта аша.
Урта һөнәри белем тәмамлаучылар өчен дә үзгәрешләр бар. Быелдан алар вузның эчке имтиханнарын тапшырып, бары тик үз белгечлекләренә туры килгән юнәлешләргә генә керә алачак. Башка юнәлешләрне сайлаганда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре кирәк булачак.
Максатчан укыту буенча урыннар конкрет заказ бирүчеләргә беркетелгән. Алар үз тәкъдимнәрен «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында урнаштыра. Быел республика вузларына 2603 максатчан урын бүленгән, бу барлык бюджет урыннарының якынча 11 процентын тәшкил итә.
Моннан тыш, республика вузларында түләүле урыннар саны 45 процентка кимегән. Коммерция нигезендә гомуми кабул итү күләме быел нибары 9655 урын тәшкил итә.
Керү имтиханнары исемлегендә дә үзгәрешләр бар. Берничә инженерлык юнәлешенә хәзер физикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре мәҗбүри. Моңа кадәр абитуриентлар математика белән физика арасында сайлый алган. Ә гуманитар юнәлешләргә керүчеләр хәзер йә тарих, йә җәмгыять белеме имтиханнары нигезендә кабул ителә. Моңа кадәр бары тик җәмгыять белеменнән сынау нәтиҗәләре генә исәпкә алынган.
Республиканың әйдәп баручы югары белем бирү йорты – Казан федераль университеты быел барлыгы 7 831 бюджет урыны тәкъдим итә, шуларның 5049ы – бакалавриат һәм специалитет, ә 2782се магистратура юнәлешләренә туры килә. Биредә коммерцияле нигездәге урыннар санын планлы рәвештә кыскарылган, түләүле уку бәясе, профильгә карап, узган ел белән чагыштырганда, 10-35 процентка арткан. Шул ук вакытта биредә ясалма фәһем, цифрлы трансформация һәм программа инженериясе кебек иң заманча юнәлешләр ачыла.
Техник белем бирү тармагында КНИТУ-КАИ быел абитуриентларны 2983 бюджет урынына чакыра, шуларның 1615е төп уку йортының бакалавриат һәм специалитет программаларына туры килә. Биредә максатчан укыту квотасы узган елдан 26 процентка артып, 225 урынга җиткән, шулай ук «Ростех канатлары» махсус проекты кысаларында 51 студент кабул ителәчәк, ә СВО ветераннары һәм аларның балалары өчен аерым квоталар бүленгән.
КНИТУ-КХТИ да төп уку йортында бюджет урыннары санын 3669га җиткереп, уңай динамика күрсәтә. Быелдан студентлар үз белгечлекләре белән беррәттән өстәмә рәвештә бюджет нигезендә «Химия укытучысы» яки «Биология укытучысы» педагогик квалификациясен дә алу мөмкинлегенә ия.
Казан дәүләт энергетика университетында 4623 урынның 2470е бюджет нигезендә тәкъдим ителә. Вузны тәмамлаучыларның гомуми эшкә урнашу күрсәткече 93 процент тәшкил итә.
Казан дәүләт медицина университетында исә бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программаларына 521 бюджет урыны бүленгән, шул ук вакытта ординатурадагы урыннарның 92 проценты максатчан кабул итүгә юнәлтелгән. Биредә уку бәясе уртача 6 процентка арткан һәм иң кыйммәтле юнәлеш булып елына 450 мең сумлык «Стоматология» белгечлеге кала бирә.
Спорт һәм туризм тармагы өчен кадрлар әзерләүче Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында быел бакалавриатта 762, магистратурада 166 һәм урта һөнәри белем юнәлешенә 75 бюджет урыны каралган, ә узган уку елларында студентларның уртача БДИ баллы спорт юнәлешендә 69,2, сервис һәм туризмда исә 79,6 балл дәрәҗәсендә теркәлгән.
Комментарийлар