16+

Татарстанның иң яхшы галиме: “Фән - ул ресурс”

Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта галимнәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу чарада «Фәнни алга китеш» премиясенең 9 номинациядә җиңүчеләре билгеләнде.

Татарстанның иң яхшы галиме: “Фән - ул ресурс”

Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта галимнәрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу чарада «Фәнни алга китеш» премиясенең 9 номинациядә җиңүчеләре билгеләнде.

Лауреатлар арасында фәннең төрле өлкәләрендә эш иткән күренекле фән вәкилләре бар.

Номинациянең иң дәрәҗәлесе, билгеле, «Иң яхшы галим» исеме. Быел бу номинациядә җиңүче дип бөтен гомерен фәнгә багышлаган кеше, физика-математика фәннәре докторы, профессор Кев Салихов табылды.

Мәгълүм булганча, Татарстан – фән һәм технологияләр өлкәсендә зур уңышларга ирешеп килгән төбәк. Республика тотрыклы рәвештә фәнни-технологик үсеш буенча илкүләм рейтингта төбәкләр арасында беренче өчлеккә керә. Төбәк Фән һәм технологияләр унъеллыгы чараларында да актив катнаша. Татарстанда 5 ел эчендә фәнгә финанс кертемнәр икеләтә арткан, фән юлыннан китүче яшьләр саны күбәя.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда фәнни һәм технологик үсешне стимуллаштыру өчен күптөрле программалар гамәлгә ашырыла. Алар арасында: «Фәнни алга китеш» республика премиясе, төбәк дәрәҗәсендәге алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру буенча проект, Фән һәм технологияләр фонды тарафыннан үткәрелә торган фундаменталь һәм гамәли эшләр конкурсы, завлаблар һәм проректорлар мәктәбе һ.б. башлангычлар. Бу практикалар алга таба ил күләмендә үстерелергә хокуклы, ди ул.

- Без Татарстанда амбицияле үсеш стратегияләре булган университетларга да һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Узган елда безнең югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләре илебезнең югары мәктәбен һәм фәнен үстерүнең барлык мөһим инициативаларында катнашуын дәвам итте. Республиканың 6 университеты «Приоритет - 2030» программасына керде. Шулай ук бездә 6 федераль алдынгы инженерлык мәктәбе эшли, вакыт узу белән аларга безнең башка югары уку йортлары да кушылыр дип өметләнәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Фәнни алга китеш» премиясенең төп фигурасы дип табылган Кев Салихов – тирән белемле һәм фундаменталь физика үсешенә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе ул.

 - Фән – ул зур ресурс. Ул алдыбызда торган проблемаларга чишелеш табу өчен бик тә кирәк булачак. Күреп торабыз, алар җиңелләрдән түгел. Татарстан җитәкчелегенең фәнгә ярдәм итү мөмкинлекләрен табуы сөендерә. Иң катлаулы 90нчы елларда Фәннәр академиясе булдырылып, төбәк академияләре арасында ул иң хөрмәтлегә әверелде. Ни өчен? Чөнки ул җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт бик нык хуплау таба, - диде «Иң яхшы галим» номинациясе җиңүчесе.

«Фәнни алга китеш» премиясе шулай ук «Фәндә цифрлаштыру», «Перспектива», «Мәгърифәтче галим», «Хәвәслек », «Иң яхшы фәнни остаз», «Фән – балаларга», «Фәнгә тугрылык өчен», «Махсус номинация» буенча тапшырылды.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading