79 укучы быел «Туган (татар) тел» предметыннан республика имтиханы тапшырды. Шуның 77-се татар теленнән, 3 укучы татар әдәбиятыннан имтихан бирде.
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен тирәнтен өйрәнеп, үз белемнәрен имтиханда сынап, туган телне саклауда үзләреннән зур өлеш керткән актив укучылар һәм аларны имтиханнарга әзерләүче абруйлы мөгаллимнәр җыелды.
Җылы очрашу туган телебезгә мәхәббәт рухы белән сугарылган иде. Биредә җыелганнар өчен татар теле, татар әдәбияты кирәкме, дигән сораулар бөтенләй ят. Алар горурланып, «Без – татар милләтеннән» дип белдерәләр.
Алар – милләтебезнең киләчәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп узганча, татар теле һәм әдәбияты ул – һәр кешенең, һәр баланың күңелендә бер якты хис уятучы зур бер көч.
– Сез – безнең горурлыгыбыз, сез – безнең киләчәгебез, сез – безнең бүгенге шатлыгыбыз, сез – безнең алдагы өметебез. Уйлап карагыз: 79 укучы быел «Туган (татар) тел» предметыннан республика имтиханы тапшырды. Шуның 77-се татар теленнән, 3 укучы татар әдәбиятыннан имтихан бирде. Ә бер укучыбыз, Мөслим гимназиясеннән Йолдыз Хәсәнова татар әдәбиятыннан да, татар теленнән дә сыналды. Татар теленнән безнең уртача балл 84,56 булса, татар әдәбиятыннан – 94,33 балл. Бу – бик зур хезмәт. Сез, хөрмәтле укучылар, агым буенча агып баручылар түгел. Сез сәясәтнең нинди булуына карамастан, вәзгыятьнең нинди генә булуына карамастан, үзегезнең кыйблагызны сайлап алып, кыйблагызда нык басып, агымны туктатып торырга әзер булган яшьләр, – дип белдерде министр.
Залда җыелган мөгаллимнәрне исә Илсур Һадиуллин илаһи затлар, чын мәгънәсендә, маяк булып торучы кешеләр дип атады.
– Сез, кем генә булугызга карамастан, үзегезгә җан өргән, үзегезгә көч биргән, үзегезгә гомер бүләк иткән әти-әниләрегез белән беррәттән, үзегез белән 11 ел дәвамында мәктәптә булган һәм сезне үстергән, сезне кеше иткән, сезне тәрбияләгән һәм республикабызны, милләтебезне, халкыбызны һәм башка халыкларны яратырлык итеп тәрбияләнгән остазларыгызга мәңгелеккә рәхмәтле булырга тиешсез. Һәм минем иманым камил, сез шундый балалар, егетләр һәм кызлар, – диде министр укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Барлыгы татар теленнән республика имтиханын 15 муниципаль берәмлек укучылары тапшырган. Иң күп санлысы – Казан мәктәпләреннән (58 укучы). Шуларның 12се – бер мәктәптә, Казанның 171нче урта мәктәбендә белем алган. Шулай ук Чаллыдан – 5, Кукмарадан – 3, Актаныштан - 2 Азнакай, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кайбыч, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе районнарыннан 1әр укучы туган телдән үз көчен сынаган.
Туган телен сайлаган яш ьл әр Имтихан тапшыручылар арасында быел Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле мәгариф комплексы укучысы Мөслимә Адиева да бар.
– Туган телемне яратырга мине, иң беренче булып, әти-әнием өйрәтте. Мәктәптә укытучыларым дәвам итте. Мәгариф министрлыгы бу мәхәббәтемне үстерү өчен барлык шартлар тудырды. Киләчәктә язмышымны нәкъ менә туган телем белән бәйләү – минем өчен зур максат. Һәм сезнең ярдәмегез бик мөһим, – диде ул.
Республикасының иң актив татар егетләренең берсе – Казан шәһәренең 149нчы лицее укучысы Аяз Әгълиуллин да туган телдән имтихан тапшыруны үзенең бурычы дип санаган. Ул үзенең кечкенәдән татар мохитендә үсүен әйтә. Күпләр аны «Татар егете» бәйгесе, «Апуш» театры, «Шаян ТВ» каналлары аша яхшы белә.
– Кечкенәдән үк миндә татар теленә, туган телемә карата ихтирам, мәхәббәт яшәде. Балалар бакчасыннан мин үземнең сәхнәгә тартылуымны күрсәтә башладым, төрле бәйгеләрдә катнаштым. Аннары инде әти-әнием мәктәп сайлаганда, нәкъ нәкъ 149нчы лицейга тукталдылар һәм мин анда укый башладым. Үскән саен кызыксынулар күбәйде. «Шаян ТВ» каналында журналист булып эшләү тәҗрибәм бар, аннары инде мин театр белән кызыксынып, «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләндем. Һәм болар барысы миңа бик зур көч бирде. Миңа калса, безнең, Татарстан яшьләренең төп бурычлары – туган телебезне, татар телебезне саклау һәм үстерү, – ди ул.
Мөслим гимназиясеннән Йолдыз Хәсәнова бердәм республика имтиханын татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да тапшырган. Татар теленнән – 93 балл, әдәбияттан 95 балл алган бу талантлы кыз. Ул – күпсанлы олимпиадаларда катнашучы. Һәм нәкъ менә шул олимпиадаларга йөрү аңа имтихан биргәндә бик ярдәм иткән. Ул гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләшүен әйтте. Укырга бик ярата. Мәктәп китапханәсендәге бар китапларны укып бетергәннән соң, район китапларына күчкән. Барыннан бигрәк Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укый.
Имтихан тапшырган тагын бер укучы – «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә икенче урын алган Әдилә Закирова. Ул Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбе укучысы.
– Мин шәһәр кызы булсам да, татар теле минем өчен гадәти тел түгел. Ул – минем ана телем. Гаиләдә кечкенәдән татарча сөйләшәбез һәм дүртенче сыйныфтан башлап мин әдәбият түгәрәгенә йөри башладым. Анда язган әсәрләрем, шигырьләрем «Көмеш кыңгырау», «Сабантуй», «Мәйдан», «Ялкын» журналларында басылып чыга. «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә урыннар алдым. Шулай ук бу елны Шәүкәт Галиев исемендәге премиягә лаек булдым. Болар бөтенсе дә минем остазым, минем укытучым ярдәмендә ирешелде. Аңа рәхмәтлемен. Һәм инде киләчәктә дә тормышымны татар теле белән бәйлисем килә. Минем омтылышым – татар филологиясе бүлегенә укырга керү, – дип планнары белән уртаклашты ул.
Олы Әтнә мәктәбе укучысы Раяз Сәләхетдинов язмышын татар журналистикасы белән бәйләргә җыена. Аның әтисе – режиссер, шул сәбәпле ул кечкенәдән сәхнәдә, төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашкан талантлы егет.
– Ватан, милләт, туган тел – болар барысы да көн саен башымда, йөрәгемдә яңартып йөртелә торган сүзләр. Мин көн саен туган телем турында уйлыйм. Мин туган телем белән үземнең киләчәгемне бәйлисем, шушы тел өчен көрәшәсем килә. Туган телемнең дәвамлы булуын, һәрбер бала үзенең туган телен белеп, туган телен яратып, «Мин татар!» дип әйтүен телим, – дип ялкынлы чыгыш ясады ул.
7 укучыдан – 79га кадәр Казанның 171нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарәпшина 2024 елны искә алды. Ул чакта Татарстан буенча нибары 7 укучы татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырган. Узган елда инде туган телдән сыналучы чыгыралыш сыйныф укучысы 32 булган. Быел исә аларның саны тагын да артып, «Татар телебез яшәр! Без аның киләчәге!» дип горурланучы яшьләрнең залны тутырып килүе аның өчен зур сөенеч булуын әйтте.
– Фәнис абый Яруллин болай дигән: «Тел ул – халыкның күңел кыңгыравы. Әгәр ул кыңгырауга кагылмасаң, ул чыңламый». Әйдәгез әле, шушы кыңгырауга ешрак кагылыйк, ул чыңласын, телебез саф, матур булсын. Бары тик туган телебездә аралашып, сөйләшеп, иҗат итеп яшәгәндә генә аның киләчәге булыр, – ди Лилия Гарәпшина.
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы Чулпан Шәрипова сүзләренчә, әгәр дә укучы тормышының иң җаваплы мизгелләрендә, 11нче сыйныфны тәмамлаганда туган телен һәм туган әдәбиятын имтихан фәне итеп сайлаган икән, бу аның киләчәк тормышында да бер тормыш маягы булачак. Кеше үз телен хөрмәт итсә генә иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый алачак, дип саный ул. Шул ук вакытта аның фикеренчә, туган телне саклау өчен көрәшергә түгел, бары тик туган телдә сөйләшергә генә кирәк.
Комментарийлар