16+

Тукайны яратып укыйбыз

Һәр халыкның әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләр була. Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары бар. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Г. Тукай! Быел аны тууына 140 ел була.

Һәр халыкның әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләр була. Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары бар. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Г. Тукай! Быел аны тууына 140 ел була.

Максат:   1. Г. Тукайның биографиясе, тормыш юлы,  иҗаты турында киңрәк мәгълүмат бирү.

                    2. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның күзаллауларын үстерү, сүзлек запасларын баету.

                    3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Материал: З.Н. Хәбибуллина “ Сәхнәләрдән әйтер сүз”, язучының китаплары; Г. Тукай портреты; әсәрләре буенча ясалган иллюстрацияләр, рәсемнәр

Кичә барышы (5 нче сыйныф укучылары өчен)

I Оештыру.

  1. Кичәгә әзерлекләрен тикшерү.
  2. Уңай психологик халәт булдыру.

II Төп өлеш.

Укытучы. Һәр халыкның әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләр була. Татар халкының да ихтирамга һәм игътибарга лаек уллары бар. Шуларның берсе – халкыбызның сөекле улы, даһи шагыйрь Г. Тукай! Быел аны тууына 140 ел була.

      Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйгегә җыелдык.

      Бүген була бәйге

      Гаҗәп кызыклы уен.

      Укучылар көч сынаша,

      Менә була тамаша.

(Әкрен генә “Бәйрәм бүген” көе яңгырый. Сәхнәгә командалар чакырыла.)

      Хәзер дуслар көч сынашыйк,

      Батырлар юлга чыксын.

      Һәр укучы бәйгедә

      Зирәклеген, белгәнлеген,

      Булганлыгын күрсәтсен.

1 нче команда - “Кызыклы шәкерт”, 2 нче команда - “Тукай оныклары”.

 

  1. Сәламләү. Исем, девиз.
  2. Кроссворд чишү.
  3. Тукайның тормышы турында беләсезме? Командаларга сораулар.
  1. Габдулла Тукай кайчан туган? (1886).
  2. Габдулла Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч).
  3. Габдулла Тукайның әнисенең исеме ничек? (Бибимәмдүдә).
  4. Габдулла Тукай кайсы авылда сабакка, укырга йөри башлаган? (Кырлай).
  5. Автобиографик повестенең исеме ничек? (“Исемдә калганнар”).
  6. Кечкенә чакта Тукайны ничек дип йөрткәннәр? (Апуш).
  7. Габдулла Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф).
  8. Шагыйрь ничә яшьтә үлә? (27).

 

  1. Капитаннар ярышы.
  1. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай).
  2. Уральск шәһәре элек ничек аталган? (Җаек).
  3. Әнисе кияүгә чыгып, Саснага киткәндә, әнисе Габдулланы кемгә калдырган? (Шәрифә карчыкка).
  4. Шагыйрьнең туган көне кайчан? (26 нчы апрель).

 

  1. “Серле хәрефләр”.

    Сез Габдулла Тукайның нинди шигырьләрен беләсез? Экранда беренче хәрефләре язылган. Командалар чиратлап әйтеп баралар.

Б

Ф

П

Э

Ш

А

Б

К

Б

Е

Э

А

Т

А

Б

 

 

“Бала белән күбәләк”

“Фатима белән сандугач”

“Пар ат”

“Эшкә өндәү”

“Шаян песи”

“Арба, чана, ат”

“Бәйрәм бүген”

“Кышкы кич”

“Бичара куян”

“Елның дүрт фасылы”

“Эш беткәч уйнарга ярый”

“Ай һәм кояш”

“Туган авыл”

“Ана догасы”

“Бишек җыры”

 

    Һәр командадан 2 укучы Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйли.

  1. Шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерү.

    1 нче команда “Кечкенә музыкант”, 2 нче команда “Эш беткәч уйнарга ярый”.

 

  1. Габдулла Тукайның җырлары.

Габдулла Тукайның кайсы шигырьләренә көй язылган? Командалар чиратлап әйтәләр. ( “Туган авыл”, “Туган тел”, “Бәйрәм бүген”, “Бишек җыры”, “Пар ат”, “Карлыгач”, “Бала белән күбәләк”, “Эшкә өндәү”).

(Укучылар дөрес җавапны белгәч, җырлардан өзекләр яңгырый.)

 

  1. Габдулла Тукай шигырьләре буенча рәсем бәйгесе.

Жюри нәтиҗә ясый.

 

III. Йомгаклау.

  1. Кичәгә нәтиҗә ясау.
  2. “Туган тел” җыры белән тәмамлау.

 

Яковлева Роза Анатольевна, Казан шәһәре 82 нче урта мәктәпнең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading