Актаныш шәһәрендәге Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат быел да үзенең сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурлана.
Алар арасында химиядән Бердәм дәүләт имтиханында иң югары нәтиҗәгә ирешкән – 100 балл җыйган Азалия Маликова да бар. Тырышлыгы, максатчанлыгы һәм белемгә омтылышы белән ул яшьтәшләренә үрнәк булып тора.
Үрнәк алып, үз юлыннан
Азалия – укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән бала. Әтисе Ильназ Фәнис улы кадет мәктәбендә математика һәм информатика укыта, әнисе Резеда Тимергази кызы гимназиядә физика һәм математика предметларыннан белем бирә. Гаиләдә өч бала үсә: Азалиядән кала, Раяз һәм Рамазан исемле ике уллары бар. Һәркайсы тырышып укый, сынатмаска тырыша. Укытучы балалары булу зур җаваплылык та бит әле!
– Мин башлангыч сыйныфлардан ук бишле билгеләренә укыдым. Укытучылар баласы булу җаваплылыкны тагын да арттырды. Әти-әниемнең, укытучыларымның ышанычын акларга тырыштым, – ди чыгарылыш укучысы.
Әмма әти-әнисе физика-математика юнәлешләрендә үзләрен тапкан булса, Азалия үз юлыннан китә. Башта ул чит телләр белән мавыга, хәтта тәрҗемәче булырга хыяллана. Әмма 8нче сыйныфтан башлап, биологиядә кеше анатомиясен өйрәнү һәм химия дәресләрендәге тәҗрибәләр табиб булу хыялын уята. Медицина югары уку йортына керү өчен ул шушы юнәлешләргә басым бирә башлый. «Күз табибы булырмын дип торам», – ди Азалия.

Олимпиадаларда чыныгу
Табиб булу максаты кызны мәктәп елларында ук олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашуга этәрә. Беренчедән, бу белем дәрәҗәсен тикшереп карау ысулы булса, икенчедән, югарырак үрләр яулауга, белемнәрен камилләштерүгә этәргеч бирә. Тырышлыгы һәм үҗәтлеге республика, төбәкара һәм халыкара дәрәҗәдәге күп кенә бәйгеләрдә җиңүләр алып килә. Биология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында, рус теле буенча халыкара олимпиада призер булу, химия буенча КНИТУ олимпиадасында җиңү, «Физик-химик алгарыш» грантын алу, «Ел таланты» республика премиясе лауреаты булу – бу аның казанышларының бары тик бер өлеше генә.
Бердәм дәүләт имтиханына әзерлеккә кыз бик җитди карый, бу эшкә системалы керешә. Азалия фикеренчә, БДИ нәтиҗәсе 11 нче сыйныфта гына түгел, күпкә алданрак салына башлый.
– Мин инде 9 нчы сыйныфта ук киләчәк һөнәремне тәгаенләп куйганга күрә төп дәүләт имтиханын да химия һәм биологиядән тапшырдым. Мәктәптә бирелгән белем бик көчле булды, шуңа күрә репетиторларга мөрәҗәгать итү уема да килмәде. Ләкин үз өстеңдә даими эшләү дә мөһим икәнен аңлый идем. Шуңа күрә интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, үзлегемнән дә даими шөгыльләндем, – ди ул.
Уңышка ирешүдә мәктәп һәм укытучылар ролен Азалия аерым билгели. Химия укытучысы Рузилә Гариповага, БДИга әзерләгән барлык педагогларга, сыйныф җитәкчесенә һәм гимназия коллективына зур рәхмәт сүзләре җиткерә ул.

100гә таба юл
Химиядән имтихан БДИ сынаулары арасында иң беренчеләрдән уза. Шулай да кыз артык дулкынланмый.
– Имтиханга үз көчемә ышанып бардым. Биремнәр арасында уйландыра торганнары да булды, әмма барысын да эшләп чыктым. Ахырга кадәр утырып, җавапларымны берничә тапкыр тикшердем, – дип искә ала ул.
100 балл алуга өмет итмәгән түгел, иткән. Соңгы «пробник»ларда ул 99 балл җыйган бит. Шуңа күрә югары нәтиҗәгә ышанычы зур була. Рус теле һәм биология имтиханнарыннан да югары нәтиҗәләр көтәләр, 100 баллга тулмаса да, 90+ булыр дигән өмете бар.
Барлык имтиханнар баллары билгеле булгач та, Азалия Казан дәүләт медицина университетының «Лечебное дело» факультетына документларын тапшырырга ниятли. Бюджет нигезендә укырга кереп, киләчәктә көчле, үз эшенең остасы булып җитлегергә тели.
Искәртеп узабыз, химия буенча БДИны быел 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2025 елда – 2154). 3 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны җитди сәбәпләр аркасында тәмамлый алмаган – алар имтиханны 22 июньдә, резерв көнне тапшырачаклар. Химия буенча БДИда уртача балл 66,88не тәшкил иткән (2025 елда – 69,43). Йөз балл җыючылар саны – 67 укучы. 205 катнашучы минималь бусаганы үтә алмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар