Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов район, шәһәр балаларын җыеп, сәнгать дәресләре үткәрә. Моңа кадәр дә даими рәвештә башкарылган эш бер ай элек Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларының уртак проекты дәрәҗәсенә кадәр үсеп, 4 меңнән артык баланы җәлеп иткән. Айдар Фәйзрахманов белән...
- Без, кая гына барсак та, кич белән концерт куйсак, көндезен район, шәһәр балаларын җыеп, сәнгать дәресләрен үткәрәбез. Әлеге проектыбызның максаты - мәктәп балаларына эстетик тәрбия бирү, аларны татар фольклор сәнгате, халык авыз иҗаты белән таныштыру, үзебезнең җырларыбыз, бию үрнәкләребез, төрле уен коралларыбыз, милли киемнәребез хакында җиткерү. Моны без эшләмәсәк, бездән дә камилрәк итеп башка төркемнәр башкармаячак. Бу дәресләрне балалар белән беррәттән өлкәннәр өчен дә, ана телебездә сөйләшмәгән татарларыбыз, башка милләт вәкилләре өчен дә бик матур итеп эшли беләбез. Монголиядәге, Кытайдагы, Эмираттагы балалар белән аралашуыбыз моңа дәлил булып тора. Алар җырларыбызны тыңлагач, безгә кушылып, хәрәкәтләр ясап утыра. Сәнгатьнең милләте юк, аның бары миллилеге генә бар, һәм бездә ул ярылып ята. Шушы миллилек башка милләт вәкилләре өчен дә бик якын. Әлеге сәнгать дәресләре бер сәгать дәвам итә. Мин аны үзем алып барам. Күпвакыт мәдәният, мәгариф бүлекләре башлыклары, концерттан соң килеп: «Айдар абый, сез бу яшьләрне пластилинга әйләндереп бетердегез. Безнең балаларның бер вакытта да болай кыймшанмыйча утырганнары юк иде», - диләр. Минем социаль челтәрләрдә үз аккаунтларым бар. Шушы очрашулардан соң якынча 10-15 бала дуслык тәкъдим итә. Мин моңа бик сөенәм, чөнки аудиториям үсә. Бала күңелендә үзебезнең сәнгатебезгә соклану, аның белән горурлану тудыра алабыз икән, ул беркайчан да татарлыгын җуймас дип өметләнәм. Телне, милләтне саклау юнәлешендә сәнгатьнең өлеше әйтеп бетергесез. Моңа кадәр дә шушы чараны без даими рәвештә эшләп бара идек, бервакыт Татарстан премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Актанышта безне күрде дә: «Айдар абый, без моны районнарда балаларга күрсәтик әле», - диде. Мин бик теләп риза булдым. Нәтиҗәдә, бер ай элек башланган бу эшебез Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларының һәм ансамбльнең уртак проектына әйләнде. Әлегә республикабызның сигез районында булдык. Тагын Лаеш һәм Алексеевск районына барасы калды. Якын районнар сайлавыбызның сәбәбе - моңа кадәр аларда булганыбыз юк иде.
- Шушы очрашулардан кайткач, шатлану хисләрен кичерәм, дисез. Борчыган мизгелләр дә булмый калмыйдыр?
- Аралашу вакытында балаларның тарихны, аннан да бигрәк татар шагыйрьләрен белмәүләре ачыклана. Шушы проблемаларны мин сәхнәдә ачып салам һәм укытучыларга мөрәҗәгать итәм. Барган барлык районнан видеосюжетлар, фоторепортажлар төшереп алып кайттым. Әлегә бер ай эчендә 4 меңнән артык бала безнең дәресләрне күрә алды. Әйтергә кирәк, бу дәресләрне татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә яратып кабул итә. Шундый концертларны әдәбият әһелләренә дә эшләү кирәк. Шушы концертларда Рөстәм Мингалимне, Мөдәррис Әгъләмовны, Илдар Юзеевны укыйм. Әйтергә кирәк, балаларда сәнгатьне кабул итү бик көчле. Без үзебезнең кирәклегебезне аңлыйбыз. Иҗат дөньясы - ләззәт бит ул. Андый вакытларда дошманың да иң якын туганыңа әйләнә. Шуңа күрә шушы матур башланып киткән проектыбызның дәвамы булыр дип өметләнеп калам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар