Танылган көрәшче, Әлмәт районында көрәш буенча тренер, Татарстанның атказанган спорт остасы Руслан НУРГАЛИЕВ - 8 тапкыр Татарстан, 8 тапкыр Россия, 5 тапкыр герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры, 1 тапкыр Дөнья чемпионы.
Статистиканы карасак, Руслан кебек тотрыклы рәвештә татарча көрәш буенча Россия чемпионатын сигез ел рәттән откан көрәшче юктыр да, бәлки. 18 яшендә 60 кг да (ике ел) ота башлаган иде, аннан 65 кг (дүрт ел), 70 кг (ике ел)... - сигез ел рәттән чемпион булып барды!
Соңгы араларда Русланның кышкы табигать кочагында салкын суга сикергән видеоларын еш күрә башладык әле. Үзе белән сөйләшеп, кайбер серләрен ачтык. - Руслан, болай дәвам итсә, тиздән моржлар сафына басуың да бик мөмкин! Салкын суда чыныгу кайчан һәм ничек башланды?
- Мәчеткә бергә йөргән кардәшләр белән ике ел элек мунча ясадык. Зәй елгасына йөрибез. Елганың астыннан чишмәләр ургылып чыга. Шуңа биредә су җәен дә салкын. Мунчаны Зәй елгасы янына “УАЗ” машинасына тагып алып төшәбез. Елгага сикерә-сикерә мунча керәбез. Кышын мунчаны бер кардәшнең бакчасына кертеп куябыз. Елга аның бакчасы артында гына ага, бик уңайлы. Морж дип… Үзебезне алай дип әйтмәс идек. Мунчадан салкын суга сикереп, тиз арада йөзеп чыгабыз, шул гына. Әлегә су туңмаган. Туңгач, бәке ясап, шунда керә башлыйбыз. Бер – эссе, бер – салкын, бер – эссе, бер – салкын... Мондый контрастлык кан әйләнешен яхшырта, стресслардан арындыра, тәнне чыныктыра. Әлбәттә, салкын суга әзерлексез сикерергә ярамый! Алдан тәнне, сөяккә үтәрлек итеп, бик яхшы итеп җылытабыз, чабынабыз. Әйбәтләп кызганнан соң гына, суга сикерәбез. Чыккач, кайнар чәй эчеп җылынабыз. Бергә шашлык пешерәбез. Безнең өчен бу – сәламәт яшәү рәвеше дә, табигатьтә кардәшләр белән ара-тирә бергә җыелу, күрешү, файдалы бер ял да булып тора.
- Руслан, гел формада торасың, афәрин! Чыгып көрәшәсе килгән вакытларың аз түгелдер? - Көрәшченең гел көрәшәсе килә инде ул. Теләк бик уянганда, тренировкалар вакытында үзем өчен шәкертләр белән генә бил алышып керәм. Хәзер мәйданга чыгып бер, ике “схватка” көрәшергә мөмкинбез. Әмма тулы ярыш буе көрәш булмый инде ул безнең. Мәсәлән, 75 яки 80 кг да барып, чемпион булырдай итеп көрәшә алмыймдыр, дип уйлыйм. Оттырып, III, IV урынга кереп булмасмы икән, дип йөрисе килми инде хәзер. “Көрәшәсең икән – чемпион булырга!” – дигән девиз безнең канга сеңгән. Әлмәттәге тренерыбыз Салават Ибраһим улы Йосыпов: “Японнар әйтмешли, II урын – соңгы урын ул. I урын өчен көрәшергә кирәк!” - дип өйрәтте. Тренировкаларда шәкертләр белән чыкканда да элеккеге кебек түгел инде хәзер.
- Шулай дисең дә... Әле тиздән булачак “Манзара”да көрәшергә чакырганнар үзеңне, дип ишеткән идем. - Проектның җитәкчесе Айдар Шәймәрданов: “Быел “Манзара”да Рамил Хисмәтуллин белән көрәшергә теләгегез юкмы? Ветераннарны – элек бер-берсе белән бил алышкан егетләрне очраштырып көрәштерәсе килә”, - дип әйткән иде. “Рамилдән сорап кара әле. Ризалашса, көрәшермен”, - дигән идем. “Сөйләштем. Көрәшәсез”, - диде Айдар. Аннан соң Рамил җәрәхәт алдымы, нидер булды. Кем әйтмешли, “сделка” өзелде. Рамил Хисмәтуллинны хөрмәт итәм. Бергә шөгыльләндек. Гомер буе аның белән һәм матур көрәштек, дигәндәй. Көрәшәм дисә, әле чыгып бил алышырга була иде. Ә болай Татарстан чемпионаты, герой-шагыйрь Муса Җәлил турниры дәрәҗәләрендә ярышып, бер, бәлки, ике әйләнешне чыгарга буладыр. Әйткәнемчә, без хәзер чемпион булып калырдай түгел инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диләр бит. Бездән дә ул вакыт киткән. Шул...
- Көтеп алынган Яңа ел каникулы башланды, Руслан. Гаилә белән ялларны кайда үткәрергә җыенасыз? Гомумән, тренерларга ял бармы? - Әллә ни зур планнар кормадык. Өйдә булабыз (Руслан гаиләсе белән Әлмәт районының Тайсуган авылында гомер итә. Таулы, елгалы, чишмәле матур яклар. – Л.Й.). Балаларны берәр көн Казанга яки Чаллыга гына алып барып, күңелләрен күреп, бераз “җилләтеп” кайтырбыз, дип торабыз. Тренерлар каникулда да эшлибез. Фәнил Минһаҗев, Рузил Ганиев һәм мин – эш көннәрен дә, ялларны да үзара бүлештек: балалар каникулда да тренировкага йөри. Мин эшкә каникулның соңгы – 7-8 гыйнвар көннәрендә чыгам. Алда булачак ярышларга әзерләнәбез.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар