16+

Яңа ел табынына 3 төрле салат

Яңа ел табынына җиңел генә ясала торган салатлар рецептын тәкъдим итәбез.

Яңа ел табынына 3 төрле салат

Яңа ел табынына җиңел генә ясала торган салатлар рецептын тәкъдим итәбез.

Кореяча кишер белән салат
Салат ясау өчен: 200 гр шампиньон гөмбәсе, 2 суган, 4 йомырка, 300 гр тавык ите, 300 гр кореяча кишер, 100 гр каты сыр, тоз, майонез кирәк.
Әлеге продуктлардан салатны бер зур тәлинкәгә яисә ике уртача тәлинкәгә ясарга була.
Гөмбәне вак итеп турап, суган белән кыздырырга. Тәлинкәгә җәергә һәм
өстенә майонез сөртергә.
Икенче катлам итеп, пешерелгән һәм вак угычтан чыгарылган йомырканы
җәергә. Майонез сөртергә.
Тавык итен суда пешереп, вак итеп турарга һәм өченче катлам итеп җәяргә. Өстенә майонез сөртергә.
Дүртенче катлам итеп кореяча кишер җәелә. Өстенә майонез сылана.
Сыр уртача угычтан чыгарыла һәм салатның өстенә сибелә.

“Кызыл диңгез” салаты
Салатны әзерләү өчен 250 гр краб таякчыклары, 2-3 помидор,1 кызыл төстәге татлы борыч, 150 гр каты сыр, 2 тырнак сарымсак, майонез кирәк.
Краб таякчыкларын, борычны озынча итеп, помидорның орлыкларын һәм
сусыл өлешен алып, шулай ук озынчага турарга. Сырны эре угычтан
чыгарырга, сарымсакны изәргә. Барысын бергә майонез белән бутарга.
Тәменчә тоз сибәргә дә онытмагыз.

“Шедевр” салаты
Салат өчен 200 гр тавык ите, 250 гр баллы борыч, 200 гр кузаклы фасоль
(стручковая фасоль — рус.), 3 йомырка, 4 аш кашыгы майонез, 1 тырнак
сарымсак, 4 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз алына.
Тавык итен һәм йомыркаларны пешерәбез, шакмаклап турыйбыз. Фасольне тозлы суда 3 минут пешереп, 30 секунд гына салкын суга батырып алыгыз һәм дуршлагка салып, суын агызыгыз. Татлы борычны шакмаклап турап, вакланган сарымсак белән майда кыздырып алыгыз һәм суытыгыз.
Ризыкларның барысын бергә майонез белән бутап, суыткычка куегыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading