16+

2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме күпме булачак?

Февральдә аны өстәмә рәвештә 2024 елның чынлыктагы инфляциясе дәрәҗәсенә кадәр арттырырга ниятлиләр.

Февральдә аны өстәмә рәвештә 2024 елның чынлыктагы инфляциясе дәрәҗәсенә кадәр арттырырга ниятлиләр.

2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 мең сумнан бераз артык булачак. РФ Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24059,12 сум тәшкил итәчәк», - дип искәртте парламентарий.

Элегрәк Россия финанс министры Антон Силуанов та шундый мәгълүматлар китергән иде.

2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның да, эшләмәүчеләренең дә иминият пенсиясе 7,3 процентка индексацияләнә. Февральдә аны өстәмә рәвештә 2024 елның чынлыктагы инфляциясе дәрәҗәсенә кадәр арттырырга ниятлиләр. Бу Росстат бер ел өчен фактик инфляциягә бәя биргәннән соң булачак, дип яза "Татар-информ".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading