«Бу килү аеруча җаваплы»
Соңгы елларда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән камаллыларның ике елга бер мәртәбә гастрольләр алмашуы күркәм гадәткә әйләнде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Соңгы елларда М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән камаллыларның ике елга бер мәртәбә гастрольләр алмашуы күркәм гадәткә әйләнде.
- Безнең бу гастрольләр аеруча җаваплы, - ди Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Ике театрда элекке артистлардан калган гадәт буенча актерлар арасындагы үзара дуслыкның дәвам итүен дә җиткерде ул. Коллектив гастрольләрен Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре белән ачып җибәрә. Аны литва режиссеры сәхнәләштергән. Җитәкчеләрнең әлеге авторның әсәрен куярга тәкъдим итүе дә очраклы түгел. Беренче мәртәбә наркомания темасын, манкортлыкны күтәреп чыккан язучыларның берсе ул. Бу театр классикадан беркайчан да читләшмәде. Киләчәктә дә М.Гафуриның «Кара йөзләр», В.Шекспирның «Гамлет» әсәрләрен сәхнәләштерергә уйлыйлар. Рудольф Нуриев турындагы спектакль Айрат Абушахманов тарафыннан куелган. Бу юлы «Бәхет хакы» дигән музыкаль мелодрамада күренекле артистлар Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның уйнавын да күрергә мөмкин булачак. Спектакльләр 18 апрельдән 23енә хәтле уза. Сәнгать җитәкчесе киләчәктә Фәрит Бикчәнтәевне чакыртып, берәр спектакль сәхнәләштерергә уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Кызым чак кына агуланмады...»: җырчы Рәфис Кәлимуллин киңәш сорый
-
#Кыскача яңалыклар
Кинорежиссер Александр Далматов һәм актриса Гөлшат Әбделманова өйләнештеләр
-
#Шоу-бизнес
“Күп булса – ялыктыра, аз булса – җитми кала”, яки “Супер хитлар” концертына рәхим итегез!
-
#Төрлесе
Сепаратка сөт калдырган идем... Тәрәзләр дә әле юмаган... Кичке ашка нәрсә пешерим икән...
-
#Язмалар
«Янгын чыкканда, кызыбыз йоклаган булган. Ярый әле тәрәзә аша чыга алган...»
Комментарийлар