16+

Энҗе Сәйфетдинова: “Түләмәсәгез дә, театрга алыгыз инде, зинһар” дидем

Энҗе Сәйфетдинова – Әлмәт татар дәүләт театры актрисасы.

Энҗе Сәйфетдинова: “Түләмәсәгез дә, театрга алыгыз инде, зинһар” дидем

Энҗе Сәйфетдинова – Әлмәт татар дәүләт театры актрисасы.

Якты, ихлас, чибәр һәм үткен мишәр кызы. Әкрен генә, ипләп кына театрның примасына әверелеп бара. Энҗе белән бик күп темаларга сөйләшеп була икән, акыллы актриса, әмма без бу юлы тирәнгә кермичә, матурлык, мишәрлек һәм мәхәббәт турында сөйләштек.  

– Энҗе, син матур актриса. Үзеңнең матурлыгыңны кайчан аңладың һәм аннан файдаланасыңмы?
– Мәктәптә укыганда аңлаганмындыр. Ничектер егетләр күз сала башлагач, уйлап куясың. Ә үз-үзеңә ышаныч, матурлыгыңны аңлау 20не узгач кына киләдер. Беркем дә үзен 100 процент матур дип санамыйдыр, һәр кеше үз кимчелекләрен белә. Мин дә 100 процент матур дия алмыйм. Иң мөһиме – күңел матурлыгы. Килгән режиссерлар матур актриса дия башлагач, матур икәнмен дип уйлап куйгаладым. Хәтта килгән режиссерлардан һәм төрле кастингларда: “Эх, бу рольгә артык матур бит инде”, дигәнне ишеткәнем булды. Шул вакыт матурлыкның кеше өчен минуска да китә алуын аңладым. 

– Матурлыкны тормышта файдаланып буламы?
– Буладыр. Кастингларга барганда үз-үземне карап, матур барырга тырышам. Актриса кешегә үзеңне карап тору бик кирәк. Әмма матурлыгымны кулланып үрләргә менгәнем булмады. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә кулланганым юк.

– Син нинди гаиләдә үстең, Энҗе? Кайсы яктан?
– Мин Алексеевски районының Олы Тигәнәле авылыннан. “Тигәнәле”, дип Алсу Хисамиева җырлый иде, хәтерләсәгез. Әтием юл эшендә – күперләр, юллар салдылар. Әни мәктәптә укытучым иде. Мәктәптә башта завуч булды, хәзер директор. Бертуган абыем Казанда яши, бер кафе директоры. Җырлы-моңлы гаилә: әти гармунда уйный иде, әни җырлый. Әни ягыннан бабай бик җырлый иде. Артистлыгым алардан килгән әйбердер инде. үзләренең сәхнә хыялын минем аша тормышка ашырганнардыр инде – 3 яшьтән мине сәхнәгә чыгардылар. Җырладым, шигырьләр сөйләдем.

– Син Казан театр училищесын тәмамладың бит, әйеме? Остазларың кем иде?
– Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров белән Резеда Гарипова курсында укыдым. Безнең курс Тинчурин театры белән эшләде – безне шушы театрга әзерләделәр. Мин дә Тинчурин театры актрисасы саналдым. Беренче тапкыр шунда зур сәхнәгә аяк бастым - I курста бер ай укыгач ук Тинчурин театрында “Сүнгән йолдызлар”да Фатыйма ролен уйнаган идем. 
4 ел уку дәверендә шушы театрга эләгермен дип йөрдем. Ләкин кайбер кыенлыклар чыкканга күрә безнең курстан беркемне дә театрга алмадылар.

– Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин берегезне дә алмады алайса?
– Әйе, Рәшит абый беребезне дә алмады.

– Кемнәр укыды ул курста? Кайсыгыз кайда таралды диюем.
– Без театрда аз калдык ул курстан, кайсыбыз кайда таралып бетте. Әлмәт театрына Илназ Гыймалетдинов белән икәү килдек. Зөлфия Галиуллина белән Руслан Әюпов Чаллы театрында эшли. Бер кызыбыз Әтнә театрында эшләп алды. Марсель Закиров дигән егетебез эстрадага китте. 

– Ни өчен Әлмәтне сайладың?
– Дөресен генә әйткәндә, Казанда калу теләге зур иде. Тинчурин театрына дипломымны тотып бардым. Рәшит абый: “Мин сине алмыйм. Берәр ел берәр кайда эшләп кара әле. Уңышларыңа карармын”, диде. “Үсеп китә алырсыңмы икән”, дигәнрәк итеп әйтте. Мин кызыл дипломым белән Казан уртасына чыгып бастым. 
Сер түгел – театр училищесында укыган бөтен кеше Камал театры турында да хыяллана. Минем өчен өч театр бар иде – Камал, Тинчурин һәм Әлмәт. Камалга барып та карамадым, чөнки Фәрит Бикчәнтәев үзе укыта һәм үзенекеләрне ала. Тинчурин театры алмады. Өченчесе - Әлмәт театры. Чөнки биредә төрле чакырылган режиссерлар эшли, алар белән эшләп карау бик кызыклы. Башка театрларны күздә тотмадым.

– Әлмәткә бардың һәм шунда ук алдылармы?
– Юк, Фәридә Бәгыйсовна өченче килүдән генә алды.

– Урын юк идемени?
– Без Әлмәт театрыннан Фаил Сафиуллин белән аралаша идек. Ул: “Безгә актриса кирәк”, дигәч, директорның номерларын алып шалтыраттым. “Исәнмесез, мин Энҗе”, дип театр директорына шалтырату зур кыюлык булган инде. “Мин “Нәүрүз” фестивалендә Камал театрында булам, килерсең, балам”, – диде. Килдем. Күрештек. “Кичә генә бер кыз алдык, сине алып булмас инде”, – ди. Лилия исемле кызны алган иде ул, хәзер Лилия Камалиева Тинчурин театрында эшли. Кайтып киттем. “Нишләргә?!” дим. Мин бит башка бернәрсә дә эшли белмим. Әлмәт театрына тагын бер кат килдем. Тагын - “Юк”. Өченче тапкыр бардым. “Түләмәсәгез дә, алыгыз инде, зинһар”, дим. “Эшләп күрсәтим, аннары карарсыз”, дим.

– Ә кем ашатачак иде түләмәсә?
– Белмим инде. Ул вакытта алсын гына дип уйладым. Фәридә Бәгыйсовнаның минем уйнавымны да күргәне юк иде бит. Ул елны диплом спектакльләрен дә карамаган иде. Труппа да тулы иде. “Ярар, бер елга алып карыйм. Син труппада 41нче кеше буласың”, диде. Август аенда килдем. Миңа килүгә үк зур роль бирделәр - “Кар астында кайнар чишмә”дә Тәскирә роле. Уйнап күрсәттем. Ул аны охшаткандыр дип уйлыйм. Шул вакытта Лилия дә Тинчурин театрына китеп барды – бер урын бушады. Шулай Әлмәт театрында калдым. “Ярый әле, сине алганмын”, дип бер-ике тапкыр әйткәне булды Фәридә Бәгыйсовнаның. Дөресен генә әйткәндә, бу көннәрдә генә аңладым – сигез ел Әлмәт театрында эшләү дәверендә мин Фәридә Бәгыйсовнага “Мин бу театрда булырга тиешмен”, дим үземне исбатлап эшлим икән. Шушы уйда тоттым үземне. Әле һаман да исбатлыйм икән. Нинди генә роль бирсәләр дә “Фәридә Бәгыйсовнага ошасын иде, күңеле булсын иде”, дип уйлыйм икән. Әле дә шушы уй күңелдә икән.

– Әлмәт театры коллективы ничек кабул итте? Театрга бит төркемләп килү отышлы. Сез икәү генә.
– Мин башта берүзем идем. Илназ ярты елдан гына килде. Чынлап та, миңа ялгызыма кыен булды. Беренче аемны елап чыктым. Чөнки беркемем юк. Минем гомумән Әлмәткә беренче тапкыр килүем иде. Без бит гел Казан ягына йөрибез, Әлмәт ягына йөргән дә булмады. Аннары әкертен генә ияләшә башладым. Әни дә үткер минем, “Үзеңне кулга ал, елап ятма анда”, дип торды. Кайбер вакытларда башымны да ияргә туры килде. Хәзер коллективка кереп киттем, мин анда соңгы кеше түгел. Режиссер булып та эшлим бит әле – әкиятләр куям, мине тыңлыйлар. Театрда миңа карата ышаныч бар дип уйлыйм. 

– Ә кызлар – яшьтәшләрең җиңел кабул иттеме?
– Хәзер кабул иттеләр. Башта төрлесе булды инде. Энҗе исемле кыз килә дигәч интернеттан фотоларымны табып танышып куйган булганнар.
“Мин мишәрлегем булмаса, хәзерге үрләремә җитә алмаган булыр идем дип уйлыйм”

– Энҗе, син чатнап торган мишәр кызы бит, әйеме? Әдәби телгә Казанда өйрәндеңме?
– Телдә барыбер сизелә инде мишәрлегем – “чч”лар, “кк”лар бик көчле. Безнең авылда әдәби тел дигән әйбер гомумән юк иде ул. Мишәрчә сөйләштек. Казанга килгәч сәхнә теле укытучым Гаптерәүф абый Нуриев I курстан ук “2”ле куйды. Болай барса гел “2”ле генә аласың дип куркытты инде мине. Тырыштым инде үзгәртергә. Ләкин авылга кайтып килгән саен эләктереп килә идем. Зөлфәт Хәйдәрович: “Бөтен курсымны мишәрчәгә өйрәтеп бетерәсең бит”, дип әйтә иде. Мишәрчә бик тиз күчә ул.

– Синеңчә мишәр характеры нәрсә ул һәм синдә ничек чагыла? 
– Үҗәтлек, кыюлык. Мин мишәрлегем булмаса, хәзерге үрләремә җитә алмаган булыр идем дип уйлыйм. Минем бит артымнан төртеп торучыларым юк. “Энҗе, әйдә әле”, дип ярдәм итә торган бер туганым юк. Театр училищесына да үҗәтлегем аркасында гына кердем. Мин башта Музыка көллиятенә кермәкче идем, мине түләүлегә генә алдылар. “Минем абыең белән икегезгә дә түләп торырлык акчам юк, кызым, гафу ит!” диде әнием. Шулай итеп Гоголь урамы буйлап елап кайтып барам...

– Вокалга бармакчы идеңмени?
– Әйе инде. Чөнки ул вакытта җырлый идем. Музыкаль белемем юк иде – шуңа да алмаганнардыр инде бюджетка.

– ...елап кайтып барасың...
– Әйе. “Кайтмыйм мин авылга”, дим әнигә. Ничек тә булса Казанда калырга кирәк иде. Карасак, театр училищесы яныннан үтеп барабыз икән. “Кереп карый әле”, дибез. Кердек. Гариза яздым. Икенче көнне имтиханнарга килдем. Өч имтиханны да “5”гә бирдем дә, бюджетка үттем. Кыюлыгым булмаса, керә алыр идемме? Үҗәтлегем булмаса, Фәридә Бәгыйсовна янына да өч тапкыр бара алмас идем. Үҗәтлегем булмаса, Питерда да укымас идем. Валерий Фокин курсында укыйм мин.

– Анда ничек эләктең?
– Миңа Айдар Җаббаровның Мәскәүдә режисерлыкка укырга киңәш биргәне булды. Миндә режиссерлык сәләте күреп: “Үстерергә кирәк”, - диде. Мин башта Мәскәүгә укырга керергә дә уйлаган идем, ләкин анда читтән торып укып булмый иде, мин 4 елга театрдан китә алмый идем. Фәридә Бәгыйсовна магистратурага төркем җыйганнарын белешеп, барып карарга киңәш итте. Җәе буе имтиханнар биреп, эләктем мин ул төркемгә. Гафури исемендәге Башкорт драмтеатрының баш режиссёры Айрат Абушахманов белән бергә укыйбыз – без курсташлар. Елга ике мәртәбә сессиягә барам. Театрда балалар спектакльләре куям да, шул акчага укырга китәм.

– Әти-әниең дә булышамы матди яктан?
– Күбрәк әни булыша. Әти белән сирәк аралашабыз. Алар аерылдылар.

– Аларның аерылышуын абыең белән син ничек кабул иттегез? 
– Нормаль күренеш. Шулай кирәк булгандыр дим. Ике кеше арасында мәхәббәт беткән икән, нишләп бергә торырга дигән уйда мин. Икесенең дә бәхетле булуын телим. 

– Дус кызлар киңәш сораса да, шулай дим: мәхәббәт беткәч нишләп бергә торырга? Аерыммы, бергәме - һәр кеше бәхетле булсын! Җирдә миллионлаган кеше – алар арасыннан үзең яратканны табып булмыймыни?! Нигә арада хисләр калмаган кешегә карап торырга? 
– Ялгызлык та куркынычтыр инде. Кайвакытта кешеләр икәү торып та ялгыз була ала. Кайвакытта кеше үзе генә дә рәхәт яши ала – нервлары бетми. 

– Син кемгә охшаган?
– Йөзем белән әтигә охшаганмын. Характерым белән әни ягына тартым. “Бу авторитет икән, дуслашырга кирәктер инде”, дигән уйлар туды

– Динар Хөснетдинов белән мәхәббәтегез турында беләм. Театрның йолдызы белән ничек башланды инде мәхәббәтегез? Кемне кем эләктереп алды?
– Ул мине. Чын әйтәм. Мин килгәндә аның кем икәнен дә белми идем.

– Ничек инде Динарны белмәскә мөмкин?
– Чынлап белми идем. Мин Тинчурин театры дип кенә яшәдем. Дураклык булгандыр инде – башка театр артистларын да күзәтми идем. Без аның белән бергә фильмда да төшкән булганбыз икән. “Ак чәчәкләр”гә безнең курсны массовкага алып барганнар иде. Анда да күрешмәгәнбез, яки күрешеп тә хәтердә калмаган. Мин театрга килгәч башта Динар карап кына йөрде. Бик үткер сүзле бит инде. Аны яшьләрнең тыңлавын күргәч: “Бу монда зур кешедер инде”, дип уйладым. “Бу авторитет икән, дуслашырга кирәктер инде”, дигән уйлар туды. Аннары “Яшь йөрәкләр” куелды һәм без парны уйнадык. Шулай аралашып киттек тә инде, гастрольләргә бергә йөреп... 24 сәгать бергә булгач.

– Кем кемне көйли иде?
– Күбрәк мин көйләгәнмендер инде.

– Ә аннары бу мөнәсәбәтләрне туктатырга кирәк дигән уй кемнең башына беренче килде?

– Мин башладым. Үзенә дә әйтеп карадым.

– Ни өчен?
– Без...

– Икегез дә лидер бугай сез.
– Икең дә лидер булу ул бик кыен - анысы да бар. Безнең мөнәсәбәтләрдә үсеш, алга китеш булмады. Хәзер дә әйтәләр: “Сез шундый матур идегез”, диләр. Матурлыкта түгел эш. Икең арасында аңлашу булмаса, юк инде ул. Мин әйттем, ул килеште һәм без нормаль нотада аерылыштык. Бүген дә аралашабыз. Ул миңа чит кеше түгел. Минем аңа бер үпкәм дә юк. “Ничек йөргән егетең белән бер театрда эшли аласың”, - диләр. Мин бер кискәннән соң яңадан кушыла алмыйм - шул сыйфатым бар. Күңел әллә нишли дә куя шунда. Дәү әнидә күчкән сыйфаттыр ул миндә: киселгәнне берничек тә яңадан ялгап булмый.

– “Фәхрине үтереп ташладылар киноспектаклендә дә бергә уйнаячаксыз икән.
– Әйе. Хәзер репетицияләр барганда режиссер Саша Далматов та әйтә: “Энҗе, яратмыйсың син аны. Ярат инде”, - ди. “Ничекләр яратыйм соң?! Яратып карыйм бит инде”, - дим. “Күңелеңдә юк ул синең”, -ди. Булдыра алганча яратуны уйнарга тырышам инде. 

– Ә Динарның сиңа мөнәсәбәте ничек хәзер?
– Коллегалар кебек. Башкаларга нинди мөнәсәбәт – миңа да шундый мөнәсәбәт. Хәзер башка...

– Беләм башка икәнен. Анысын да сорарга җыенам.
– Анысын рәхәтләнеп сөйлим. 

“Аның кебек хатын-кызга хөрмәт белән карый торган ир-атны үз гомеремдә күрмәдем”

 – Гел күренекле матур егетләрне яратасың. Фәрхәд Мөхәммәтҗанов белән каян табыштыгыз сез – шуннан башла. 
– Шулай булып чыкты бит әле. Без аның белән беренче тапкыр ТНВ төшергән “Бер-бер хәл” сериалында күрештек. Мин анда төшеп киткәннән соң ул миңа социаль челтәр аша: “Матур уйныйсыз”, дип язды. Башта “сез” дип кенә сөйләштек.

– Ул яшьрәк була түгелме синнән? Казан театр училищесын күптән түгел генә тәмамлады шикелле.
– Әйе. Яшьрәк. 4 яшькә. 

– Молодец син!
– Яшь егет эләктергәнсең дисезме? Бик рәхәт әле, дөресен генә әйткәндә. 

– Ярар, “Бер-бер хәл”дән соң яза башлады. Аннары?
– Ул минем арттан 1 ел йөрде. Без Казанда уйнаганда да, Әлмәткә спектакльләремне карарга килде. Мин һаман “Юк” та “юк”.

– Яшь булгангамыни?
– Юк, аңа да түгел. Ничектер беркем белән дә йөрисе килмәде. Ул вакытларда әллә кемнәр язды – ялган түгел. Эстрададагылар да, башка театрлардагы актерлар да.  Фәрхәднең СМСларын укымаган булып, качып йөрдем. Шулай 1 ел үтте. Аннары ТНВның “Алмаш” сериалында күрештек. Анда парны уйнадык. Фильмны Питрәч районында төшердек һәм артистлар бер кунакханәдә яшәдек. Шунда мин аның нниди кеше булуын күрдем.

– Нинди кеше?
 – Минем андый кешене, дөресен әйткәндә, бер дә күргәнем юк иде. Чын әйтәм. Аның кебек мәрхәмәтле, хатын-кызга хөрмәт белән карый торган ир-атны үз гомеремдә белмәдем.  “Алмаш”ны төшергәндә дә ул мине өрмәгән җиргә дә утыртмады. Мин анда бөтенләй башка хисләр тойдым – аңлатып та бетерә алмыйм. Динар белән йөргәндә яшьлек белән: “Мин нинди крутой егет белән йөрим”, дигән уйлар булгандыр инде. Монда башкача хисләр иде. Бу аның матурлыгына гашыйк булу да түгел иде. Үзенә дә шулай дим. Ул минем өчен ир-ат идеалы булды.

– Бу аның Тинчурин театрында эшләгән вакытымы?
– Әйе. Мәскәүгә укырга керергә йөргән вакытлары иде. Укырга керү аның хыялы иде. Йөри дә башладык, укырга кереп китеп тә барды. Хәзер сагынышабыз да: “Әллә китимме икән”, дип тә әйтеп куя. “Юк, укып бетерәсең”, дим. “Син зур кеше буласың”, дим. “5”легә генә укый ул. Аның талантын укытучылар да бәяли. 

– Фәрхәднең күпме укыйсы калды әле?
– Барлыгы 4 ел. Быелдан башка тагын 2 ел укыйсы калды. Алар курста 30 студент. Шулар арасында Актерлык осталыгыннан 4 кеше генә “5”ле алган. Бу анда укуның таләпчән булу мисалы. Хәзер безне авырлыклар да берләштерде. Аның әнисе вафат булды бит. Март аенда 1 ел була. Әтисе дә вафат иде инде.

– Ул бердәнбер бала булганмы?
Алар 3 бала, аның 2 абыйсы бар. 

– Син аның өчен иң кадерле кешесе инде алайса.
– Минем әни икебезгә дә әни урынына хәзер.

– Сезгә кайтып йөриме?
– Әйе. Кайткалый. Кышкы каниулларында безнең авылда торып килдек. Аңа рәхәт инде безнең авылда. Гаилә учагы.

– Никах көтеләме?
– Алла бирса, тиздән.

– Алга таба нишләргә җыенасыз?
– Ике елдан ни буласын белмибез. Ул киләчәктә Татарстанга кайту турында уйлый. 

– Әлмәт театры варианты да караламы?
– Бик мөмкин.

– Никахтан соң син Әлмәттә, ул Мәскәүдә яшисез инде, әйеме?
– Әлегә шулай. Безнең шундыйрак мөнәсәбәтләр була инде әлегә. Гаиләм шулайрак була.

– Алай буламыни?
– Мин аңа ышанам. Ышанмасаң кыендыр. Мин аңа 100 процент ышанам. Ул ышаныч бетмәсен иде инде. Ул да миңа ышана, Аллага шөкер! Без 24 сәгать видео аша сөйләшеп торабыз. Кайта алганда кайтып килә. Миңа әлегә кыен түгел. Сагынышабыз инде, әлегә шулай бара әле. 

Энҗе, синең Фәрхәдең перспективалы чибәр егет, талантлы артист. Ул сине ярата, кадерли. Ләкин кайчагында кадерләүче генә түгел, ә бөтен проблемаларыңны хәл итүче, зиннәтле бай тормышта яшәтүче кешенең канаты астына керәсе килмиме?
– Нишләптер андый омтылыш булмады. Күз карашларым туры килмәгән ниндидер бай егетнең БМВсына утырып йөргәнче, Фәрхәд белән автобуста рәхәтләнеп йөрим. Фәрхәд янында күңелем тыныч. Иң мөһиме шулдыр инде. Гомуммән, үзебез икәү эшләп табарбыз әле, Алла бирса. 

– Бала табасың килә башладымы әле?
– Мин үземне карьеристка дип уйлый идем. Соңгы вакытта андый уйлар да килә башлады. Гаилә кеше өчен бик мөһим. Һәрхәлдә минем өчен мөһим. Хәзер бит кешеләр зур гаилә булып берләшеп яшәми дә кебек - туганнар да элеккечә җыелмый. Элек туганнар П хәрефе кебек өстәлгә җыелыша иде. Аннары ул Гга калды. Хәзер бер туганыбыз үлгәч бер туры өстәлгә сыйдык...

– Киләчәгеңне актриса итеп күрәсеңдер бит?
– Режиссерлык хыялы да бар әле. Бәлки, гаилә корып балалар тапкач режиссер гына булып калырга да туры килер.

Рузилә Мөхәммәтова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading