16+

“Евровидение” шаукымы: җырлап аңлашабызмы?

Европа һәм Азияне берләштергән сәнгать төрләре турында сүз чыкканда тыныч кына кала алмыйм. Тамырларымда татар каны йөгерә, төп сәбәбе шулдыр. Татарны Европа кешесе дип тә, Азия кешесе дип тә аерып карау мөмкин түгел. Дөньяның ике континентында да эзебез шактый.

“Евровидение” шаукымы: җырлап аңлашабызмы?

Европа һәм Азияне берләштергән сәнгать төрләре турында сүз чыкканда тыныч кына кала алмыйм. Тамырларымда татар каны йөгерә, төп сәбәбе шулдыр. Татарны Европа кешесе дип тә, Азия кешесе дип тә аерып карау мөмкин түгел. Дөньяның ике континентында да эзебез шактый.

Тышкы кыяфәткә карасаң да, кем дип әйтергә түгел бит безне. Европа кешесенә охшашларыбыз да, кысык күзле азиатларыбыз да бар. Без Европа белән Азияне берләштергән ниндидер симбиоз халык ахрысы. Европалылар безне Азия дисә, Азия халкы да Европа йөзле зур күзле татарларга аптырабрак карый. Ә без үзәктә – ике континентның кыл уртасында басып торабыз.

Бәлки Европа белән Азияне аерып карау да дөрес түгелдер. Географик  җирлек кенә кешенең кеше булуын чикли алмас инде. Кеше Африкада да кеше. Әмма, дөньяның төрле континентларында яшәүчеләрнең күпчелеге алай уйламый. Милләт, тән төсе, дини карашлары буенча кешеләрне үзара аеру бар. Шушы сыйфатларга нигезләнеп, кешеләр үзара сугыша, җир бүлешә, нәрсәдер исбатларга тырыша. Кемнеңдер кеше, ә кемнеңдер кеше булмавынмы? Яки кайсыдыр җирлектә бу дөньяга туганнарның өстенлеген күрсәтү кирәкме? Кеше икенче бер кешедән ничек югарырак була ала соң? Аллаһ алдында барыбыз да бертигез. Тик дөнья яратылганнан бирле кешелек тыныч кына яши алмый. Бертуктамый нидер исбатларга тырыша. Һәр көннең кадерен белеп, матурлыкка сокланасы урында мәгънәсез гамәлләрне өстен күрә. Ә тынычлык югалган урыннардан качып китүчеләрең бүгенге көндә дә күплеге күп нәрсәләр хакында сөйли. Бүген эмигрантлар Европаны яулый. Сирия, Африка, Ираннан китә кешеләр. Узган гасырның туксанынчы елларында Россиягә шактый күченде качаклар. Үзбәкстан, Кыргызыстан, Таҗикстаннан... Бер сүз белән әйткәндә: Азия тынычлык эзләп Европага килә. Миллионлаган кеше туган нигезенә башка бер дә кайтмас өчен юлга кузгала. Бу вакытта аларның үз киләчәкләре генә түгел, алар күченеп килгән илнең дә киләчәге үзгәрә. Яңа төрле кешеләр сиздерепме, сиздермичәме җирле халык тормышына үз корректурасын кертә. Европа халкы кеше исеменә сынала. Әхлак, намус, ярдәм, юл бирү, кабул итү... Бармы алар алга киткән цивилизация битлеген йөзләренә тарттырып кигәннәр арасында. Татарлар толерант дибез. Чыннан да шулайдыр. Чөнки бездә яшәеш күптән ике яссылыкка көйләнгән. Аркага терәлеп баскан халыкның да мәдәниятен, телен, яшәү рәвешен өйрәнәбез, кабул итәбез. Үзебезнекен өстен куймыйбыз. Ә менә башкалар ничек?

Эмигрантларга нинди караш барлыгын күченеп килгәннәр үзләре генә төгәл әйтеп бирә алыр. Һәрхәлдә аларга түбәнсетебрәк карау, иң катлаулы, иң куркыныч эшләрдә генә эшләтү, хезмәтләренә күрә тиешенчә түләмәү, акцент белән сөйләшүләреннән көлү... Бөтен кеше дә белә, бер кешегә дә сер түгел. Эмигрантлар расизмга каршылык күрсәтеп үз хокукларын даулап йөрми, түзәләр, узган тормышлары турындагы истәлекләре нинди булса да яшәргә тырышалар. Юк, аларга ниндидер ташламалар ясарга, кызганырга кирәк дип әйтмим. Әмма кеше итеп карарга, кешелекләрен юкка чыгармаска иде.

Европа үзенең Европа булуын һәрчак исбатларга тели. Азиягә лояль караш юк дип төгәл әйтергә мөмкин. Франция, Чехия, Германия, Испания тагын башка илләрдә үз өстенлекләрен күрсәтергә теләп әллә нинди хәлләр булгалап тора. Эмигрантлар теш кысып түзсен, үз үзенчәлегеннән тулысынча баш тартсын. Кыскасы, Европада кеше булып яшәү өчен  тулысынча европалашырга тиешсең. Алай түгел, анда тулы ирек дияр кайберәүләр. Әмма, анда барып яшәп кайтканнар, яисә яшәп калырга тырышкан татар эмигрантлары дөреслекне әйтә ала. Аеру бар һәм мөгаен якын киләчәктә дә булыр. Инде зур сугышлар тынгач, мәдәни яктан булса да аерылырга тели Европа. Күп кенә мәдәни, сәнгати фестивальләре нәкъ менә географик җирлекне истә тотып оештырыла. Европа сәнгате күгендә йолдыз булып балкыр өчен Европа җирлегендә туарга, тамырларың да шуннан булырга тиеш. Озакламый һәркайсыбызга таныш, ел саен уздырылучы “Евровидение” җыр бәйгесенең быелгысы да дөньяга яңгырар. Монда һәр илдән бер җырчы чыгыш ясап, яңа җыр белән үз иленең данын яклый.

Елның иң шау-шулы, иң скандаль бәйгесе дияргә мөмкиндер бу чараны. Һәм быел анда Россия мөгез чыгарыр ахрысы. Ник дигәндә, Россиябезнең данын якларга Манижа исемле таҗик кызы барачак. Һәрхәлдә телевизион сайлап алу турын узган кызның өметләре зурдан. 2000 елда якташыбыз, милләттәшебез Алсу бу бәйгедә катнашкан көннән ул татарлар йөрәгенә дә якын бер вакыйгага әйләнгән бәйге. Әлбәттә, ул чакта да татар кызының Россия данын яклавына каршы чыгучылар да, ничек инде татар кешесе Европа бәйгесендә катнашсын дип кимсетебрәк үз фикерләрен әйтүчеләр дә шактый булды. Әмма Алсу сынтамады, икенче урынны яулады. Европа кешеләре дә матур татар кызын чит итмәде. Әлбәттә, быелгы җырчыны Алсу белән чагыштыру дөрес тә түгелдер. Чөнки быелгы җырчы ул Россия кешесе түгел, ә кояшлы Таҗикстаннан күчеп килгән эмигрант. Тагын да кыскарак итеп әйткәндә азиат. Нәкъ менә шуңа Манижага каршы чыгучылар саны да көн саен артып тора. Аның сайлап алу турында финалга чыгуы да күпләр өчен шаккаткыч хәл булды. Ничек инде Европа җирлегендә яшәгән славян халыклары исеменнән таҗик чыгыш ясасын? Әмма бу дөрес. “Евровидение”гә кемнең барачагын турыдан-туры эфирда смслар җибәреп халык сайлады. Моны белгәч, илебездә чыннан да кешелек сыйфатлары өстен булуын, төрле милләтләрнең бер-берсенә хөрмәт белән карый алуын күреп куанган идем. Әмма әз генә ашыкканмын.

“Евровидение” җыр бәйгесенә Манижа барачагы билгеле булгач озак та узмады Россия Христиан хатыннары берлеге рәисе Наталья Дмитриевская бу хәлнең дөрес түгеллеген, Манижаның баруын туктатуның кирәклеген таләп итеп дәүләт органнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Хәтта җырчы кызны судка бирергә теләүләрен дә белдерде. Манижаның чыгышына психиатрик экспертиза да уздырып өлгергәннәр. Экспертизаны психология фәннәре докторы Виктор Слободчиков һәм юридик фәннәр докторы Игорь Понкин уздырганнар. Аның нәтиҗәсендә Манижаның чыннан да рус хатын-кызларын мыскыл итәргә тырышып җырлавы ачыкланган. “Евровидение”гә барырга тиешле җыр Russian Woman – Русская женщина дип атала. Хәзерге көндә таҗик кызының бу мәртәбәле конкурска барган очракта да, Россия флагы астында түгел, ә ак флаг белән генә чыгып җырлавын да шарт итеп куялар. Бу вакыйгаларның ни белән төгәлләнәчәген вакыт күрсәтер. Тик Манижа, үзенә янаулар булуына карамастан, ниятеннән баш тартырга җыенмый. Сәнгать ул сәясәт түгел, дип кабатларга яратсалар да, бу очрак уйландыра. Сәнгать кешесе ул һәрчак халык күз алдында. Ул җәмгыятькә, илдәге яшәешкә үз мөнәсәбәтен белдерә алмыйча яши, иҗат итә алмый. 

Әлеге язманы әзерләгән вакытта үзебезнең җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстандагы каршылыкларга очравы хакында ишетелде. Ул тулы тамаша залында чыгыш ясарга әзерләнеп килгән җиреннән аның концертын өзәләр. Ни өчен? Шушындый әйлән-бәйләннәрдән соң сәнгатьнең шактый тәэсирле өлкә булуы аеруча да аңлашыла башлый. Континетлар арасында гына түгел, ике күрше халык арасында да сәнгать аркылы булса да нәрсәдер исбатларга тырышу, кемнеңдер өстенлеген билгеләү дәвам итә. 

Айсылу Имамиева

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading