16+

Габдулла Рәхимкулов - халыкның ул үз җырчысы

Халкыбызның яраткан, сөекле җырчысы Габдулла Рәхимкулов үзенең искиткеч моңлы аһәңле тавышы белән кырык елдан артык милләтенә чын күңелдән эчкерсез хезмәт иткән, риясыз тамашачасын хөрмәтләүче, югары культуралы затлы кеше иде.

Габдулла Рәхимкулов - халыкның ул үз җырчысы

Халкыбызның яраткан, сөекле җырчысы Габдулла Рәхимкулов үзенең искиткеч моңлы аһәңле тавышы белән кырык елдан артык милләтенә чын күңелдән эчкерсез хезмәт иткән, риясыз тамашачасын хөрмәтләүче, югары культуралы затлы кеше иде.

Ул гел яңа җырлар эзләде. Татарстанның халык артисты дигән исемгә дә лаек булды. Ярый әле, үзе исән вакытта ук.
Әнием дә бик ярата иде аның җырлавын. Тавышы ишетелсә: “Улым, радионы катырак җибәр әле, Рәхимкулов җырлый!” – дия иде.
Чыннан да, Габдулла абыйдан Аллаһ тавышны, моңны кызганмаган. Аның белән кызыклы очрашуым да истә. 1970 елны көзге эшләрдә булышырга үзем эшләгән урыннан бер егермеләп кеше Балык Бистәсе районы Олы Солтан авыылына килдек. Колхозга шактый гына ярдәм итеп, үзебез кергән фатирларда яшәп ятканда авылга Габдулла Рәхимкулов җитәкчелегендә концерт бригадасы килде. Концерт алдынннан үзе белән шактый сөйләшеп тордык. “Әгәр дә мөмкин булса, Сарман”ны җырлыгыз әле!” – дидем бар кыюлыгымны җыеп.
Каршы килмәде Габдулла абый, концерт барышында үтенечемне үтәде бит! Моңа балаларча куандым. Аннары Казанда концертларында гел очраша идек. Мине аның моңы әсир иттте. Ул узган тормыш юлы да сокланырлык.
Татарстанның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында күп балалы, җыр-моң яратучы гаиләдә туарга насыйп була аңа. Тик җырлап кына яшәргә туры килми. Сугыш башлана. 1943 елда Габдулланы да сугышка алалар. Аннары бәхетенә, Батумига хәрби җыр-бию ансамбленә күчерәләр. Армиядән соң ул Магнитогорск шәһәрендә тимер рудасы чыгару карьерында эшли, кичләрен татар драма театрында уйный. Концертларда җырлый. Тагын бер танылган җырчы Рәшит Ваһапов Магнитогорскига гастрольләргә килгәч, Габдулла Рәхимкуловны тыңлап карый һәм Казанга чакыра. Габдулла 1954 елдан Казанга кайтып җыр һәм бию ансамблендә эшли башлый, якты йолдызга әйләнә.
Радио фондында Габдулла Рәхимкуловның сиксәнгә якын язмасы саклана. Аларның күбесе күренекле баянчылар: Мохтар Әхмәдиев, Абдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Марс Макаров, Рамил Курамшин, Сафъян Ибраһимов белән язылган. Үзләре бер тарих. “Озату” , “Зәңгәр күлмәк”, Зәңгәр төймә”, Уел”, “Шахта”, Балкый Шәйморза утлары”...
Габдулла Рәхимкулов үз гомерендә СССР дигән илнең бик күп авылларында, район үзәкләрендә, зур шәһәрләрендә чыгышлар ясап, милли моңнарыбызны татар яши торган барлык төбәкләргә дә китереп җиткерде. Һәм һәркайда халык аны үз җырчысы итеп кабул итте.

Рафаэль Сальмушев,
Казан.

Фото: https://tatfil.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading