Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Мәскәүгә китәргә җыена.
Бөтенләйгә түгел: ул 30 октябрьдә Мәскәүнең "Москвич" концерт залында узачак Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган "Кеше китә - җыры кала" дигән театральләштерелгән тамашада катнаша. Бәллүр тавыш иясе Гөлсирин анда Зөһрә Сәхәбиева, Халидә Бигичева, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Вәлиев, Рамил Курамшин һәм башка җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар