16+

ХУШ, ИСКЕ ЕЛ!

Мөхтәрәм гаилә әгъзалары - газиз әнием, кадерле әтием, сөекле хатыным Индира, сөекле хатынымның кадерле әнисе Гөлмәрфуга, һәм дә ки, яраткан улым Арбитр белән киленем Агафья, кызларым Тереза белән Флорида, кияүләрем Амаяк белән Лиу Хи, оныкларым Эллари, Ашот, Кинг Шан!

ХУШ, ИСКЕ ЕЛ!

Мөхтәрәм гаилә әгъзалары - газиз әнием, кадерле әтием, сөекле хатыным Индира, сөекле хатынымның кадерле әнисе Гөлмәрфуга, һәм дә ки, яраткан улым Арбитр белән киленем Агафья, кызларым Тереза белән Флорида, кияүләрем Амаяк белән Лиу Хи, оныкларым Эллари, Ашот, Кинг Шан!

Исәнмесез! Әссаләмегаләйкүм! Здравствуйте! Барэв дзез! Нихао!
Кадерлеләрем, Яңа ел инде ишек шакый. Үткән елга йомгак ясар чак җитте. Гаилә президенты буларак, сезгә әйтәсе сүзләрем бар. Белгәнегезчә, узган ел башында мин, сезнең вазифаларыгызны кабаттан раслап, чираттагы указымны чыгарган идем. Хәзер шул указны яңартып-раслап тормыйча гына үз көчендә калдырам. Шул нисбәттән, вазифаларыгызны искә төшереп үтәм. Әти эчке эшләр министры булып калачак. Ул, һәрвакыттагыча, гаиләдәге тәртип өчен җаваплы кеше. Эчке эшләр министрының тырышлыгы нәтиҗәсендә, коррупция белән ришвәтчелек - безнең гаилә өчен ят күренеш. Хәтә, оныгым Ашот, фатирыбызның бер бүлмәсен шәхсән үзенеке итү өчен, атасыннан әллә айфонга, әллә айпатка, әллә смартфонга дип акча алып, финанс министрына, ягъни Индира әбисенә, шуны төртергә маташкан. Ярый әле бу хәлне эчке эшләребезгә тыкшынучы министрыбыз, ягъни хөрмәтле Гөлмәрфуга Маратовна, вакытында күреп алып, бик тиз чарасын күргән. Форсаттан файдаланып, Гөлмәрфуга Маратовнаны Кызыл хач билгесе белән бүләкләргә рөхсәт итегез! Ашот улым, авызыңны турсайтырга ашыкма. Кем әйтмешли, тиздән синең урамга да бәйрәм килергә тора: Кинг Шан туганың тиздән әти-әнисе белән бергә Кытайга кайтып китәргә җыена. Лиу Хи кияү, КПРФ әгъзасы сыйфатында, туган илендә бер еллык командировкада булачак. Бездән үрнәк алып, анда да берсәк дөнья бутап алырга исәбе. Чү, сөенечеңнән ул кадәрле үк сикермә, Ашот улым, кытайский гамактан мәтәлеп төшүең бар!
Газиз гаиләм минем! Вазифаларыгызны искә төшерүемне дәвам итәм. Улым Арбитр - фатирыбызның мэры. Бик булдыклы. Эшен яратып башкара. Тышта зәмһәрир кыш булуына карамастан, бу араларда өйдә гөл утырту эшен җанландырып җибәрде. Күрегез, хәзер кая карама - шунда яшеллек.
Тик бераз тәнкыйть сүзләре әйтмичә булмый үзенә. Игътибар иткәнсездер, фатир буйлап йөрүләр кыенлашты. Бер бүлмәдән икенчесенә тиз генә барып җитеп булмый. Бөтен җирдә - кухняда, залда, ванна, сауна һәм туалет бүлмәсендә, балконда капиталь ремонт бара. Ремонт 31 декабрьгә төгәлләнергә тиеш иде. Эшнең әле очы-кырые күренми. Туалет, дигәннән... Көн саен иртә белән аңа барасы юлда «бөке» хасил була. Мэр әйтә, туалетка баруны түләүле итәргә кирәк, ди. Шул чакта гына «бөке»дән котылачакбыз, ди. Ай-һай, котылырбыз микән. Мин, шәхсән, моңа шикләнеп карыйм. Ярты елдан тагы зур бәйрәм - сабантуй җитә. Аңарчы бер-ике өмә оештырып, фатирны рәткә китерергә кирәк. Инде килик социаль яклау министры вазифасын алып баручыга. Бу эшне әни (минем өчен - әни, сезнең күбегезгә - дәү әни) бик теләп һәм яратып башкара. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Кызым Тереза - фатир советы депутаты, минем ышанычлы киңәшчем. Амаяк кияү - Әрмәнстанның безнең гаиләдәге вәкаләтле илчесе. Безнең гаилә белән Әрмәнстан арасында менә ничә еллар инде ныклы элемтә һәм дустанә мөнәсәбәт яшәп килә. Монда, әлбәттә, Амаяк кияүнең өлеше әйтеп бетергесез. Флорида кызым безнең гаиләдә, Кытай халкы санын арттырып, үзеннән зур өлеш кертергә җыена. Ул шулай ук минем тугрылыклы киңәшчем, Кытай буенча зур белгеч, Лиу Хи кияү белән безнең арада менә дигән тәрҗемәче. Барысын да алдан хәстәрен күреп эш иткәндә, аның эшчәнлеге бүгенге көндә бик мөһим.
Лиу Хи кияүгә килсәк, ул - эшмәкәр. Фатирыбыздагы ике бүлмә Кытайда эшләнгән ширпотреплар белән шыгрым тулы. Эшләр болай барса, тиздән кытай-вьетнам базары тулаем безнең фатирга күчмәгәе. Ары китеп, бире килдек. Киленем Агафьяның вазифасы - бик җаваплы, бик җитди. Ул фатирыбыз мэры Арбитр Әфләтуновичның керемнәрен һәрдаим күз уңында һәм үзендә тотучы уңган хуҗабикә. Мэриянең финанс балансын нульгә кадәр төшереп, ул еш кына фатир халкын телсез-өнсез калдырырга ярата. Афәрин, Агафья! Шул кирәк безгә!
Быел зур эшләр башкардык. Тел мәсьәләсендә бераз проблема булып алды анысы, әйе. Быел да яраткан телебезне үзебезнең табынга хәстәрләп куя алмадык. Агафьяның теләге үтәлде: бу юлы да керәшен сарыгы теле белән канәгать булып калдык. Кыскасы, син дә, мин дә - тел остасы, дигәндәй... Йомгаклап шуны әйтәм: без исән, без бар, без булдырабыз, о кей!
Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен рәхмәт! Спасибо! Шноракалутюн! Сесе! Фэй чһан ган се!
Сүзлек:
Барэв дзез - исәнмесез (әрмәнчә).
Нихао - исәнмесез (кытайча).
Шноракалутюн - рәхмәт (әрмәнчә).
Сесе - рәхмәт (кытайча).
Фэй чһан ган се - зур рәхмәт (кытайча).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading