World Press Photo - бөтендөнья фотожурналистлары арасында иң абруйлы бәйгеләрнең берсе. 200 эштән торган экспозициядә бәйгедә җиңгән эшләр урын алган. Быел бәйгенең финалы февраль аенда 55 нче тапкыр Амстердамда үтте.
Күргәзмә 2011 елда дөньяда булган иң мөһим вакыйгаларны чагылдыра. Ике атна эчендә жюри тарафыннан 124 илнең 247 авторы тәкъдим иткән...
World Press Photo - бөтендөнья фотожурналистлары арасында иң абруйлы бәйгеләрнең берсе. 200 эштән торган экспозициядә бәйгедә җиңгән эшләр урын алган. Быел бәйгенең финалы февраль аенда 55 нче тапкыр Амстердамда үтте.
Күргәзмә 2011 елда дөньяда булган иң мөһим вакыйгаларны чагылдыра. Ике атна эчендә жюри тарафыннан 124 илнең 247 авторы тәкъдим иткән 101 254 фото эше каралган. Быел 9 номинациядә 24 илнең 57 фотографы җиңүче дип табылган. World Press Photo җиңүчеләре арасында Россия фотографлары Юрий Козырев (I урын, яңалыклар, аерым фотолар), Александр Гронский (III урын, көндәлек тормыш, шәкелләр) һәм Александр Таран
(I урын, спорт, шәкелләр) да бар.
Бу елның беренче премиясе - «Ел фотосы»на Испаниядән Самуэль Аранда (Samuel Aranda) лаек булган. Рәсемдә Фатима әль-Кос 2011 елның 15 октябрендә Сана шәһәрендә (Йемен) президент Али Абдулла Салех идарәсенә каршы чыккан урам демонстрацияләре вакытында яраланган 18 яшьлек улы Зәйед белән.
Казан - Россиядә 2012 елның иң яхшы фотоларын караучы икенче шәһәр.
Күргәзмә 19 августка кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар