16+

Индус Таһиров: «Тарихның дусты да, дошманы да юк. Тик кайбер язу­чыларның каләмнәре генә ялгыша»

Бүген күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Дәүләт премия­се лауреаты, Бөтен­дөнья татар конгрессы башкарма комитетының элеккеге рәисе Индус Риза улы Таһировка 80 яшь тула. Бүген ул - безнең кунакханәбез түрендә.

Индус Таһиров: «Тарихның дусты да, дошманы да юк. Тик кайбер язу­чыларның каләмнәре генә ялгыша»

Бүген күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Дәүләт премия­се лауреаты, Бөтен­дөнья татар конгрессы башкарма комитетының элеккеге рәисе Индус Риза улы Таһировка 80 яшь тула. Бүген ул - безнең кунакханәбез түрендә.

- Индус әфәнде, сез - әйдәп баручы тарих­чыларның берсе. Фән белән кызыксынуыгыз ничек башланды?
- Мин ­Лениногорск районының Шөгер авы­лыннан. Әтиебез сугышта һәлак булганнан соң, өч малай белән тол калган әнине туганнар үзләре янына, Әлмәткә күчерделәр. Менә Ходай хикмәте - өебез танылган галим Һади Атласиның нигезенә урнашкан булып чыкты. Минем дә, энем Энгельнең дә танылган тарихчы буласын язмыш алдан шулай хәл итеп куйган, күрәсең.

- Яшьлегегез Татарстанда кара алтын чыгара башлау елларына туры килә. Әлмәттә үскән егетнең нефтьче буласы килмәдеме?
- Андый уй башыма да кереп чыкмады. Миңа мәктәптә укыганда ук әдәбият, тарих дәресләре ошый иде. Башымда гел бер сорау әйләнде. Нигә кайбер милләтләргә союздаш республика биргәннәр, ә без татарларга автономия белән генә чикләнергә туры килгән? Шушы соравыма җавап табарга теләп, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укыр­га кердем. Хәер, тарихны өйрәнү нефтьчеләр хезмәтенә тиң ул, икесе дә катламнар актара.
- Сез бер язмагыз­да «Татарстанга суверен дәүләт булыр өчен өч көн җитмәде», - дигән идегез. Ничә гасырлык хыялыбыз тормышка ашырга шулай якын идекме без?
- 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитетлыгы турында декларация кабул ителде. Ләкин бу зур эшнең башы гына иде әле. Моны Мәскәү агайларына да исбатлыйсы бар иде. Мин Мәскәүдә сүземне гел татарның милләт булып яшәгән чорларыннан башлый идем. Аларга милләтебезнең бөеклеген һәм руслар белән тигез хокуклы үз дәүләтендә яшәргә хак­лы булуларын исбатларга тырыша идем. Мәскәү агайлары: «Сез Россиядән чыгасызмы инде?» - дип сорауны кабыргасы белән куйгач, мин: «Безнең Россия­гә ирекле рәвештә кергәнебез юк, кермәгән җирдән чыгып булмый!» - дидем. 1991 елның 19 августында ике Президент очрашырга тиеш иде. Ләкин, бик кызганыч, хәерчегә җил каршы дигәндәй, 1991 елның 19 августында илдә ГКЧП дигән түнтәрелеш булды, СССР таркалды.

- «Татарның дәүләтле буласына ышанам!» - дип язасыз, бу халкыбызның өметен сүндермәскә тырышу гына түгелдер ич?
- Юк, билгеле. Мин, халкыбызның дәүләт тоткан заманнарын ныклап өйрәнгән кеше буларак, моны ышанып әйтәм. Безнең татар халкы, яңа Конституция әзерләнә башлаган саен, үзенең дәүләтчелек мәсьәләсен күтәреп караган, ләкин яклау таба алмаган. Тарих кабатлана, диләр. Бу, чынлап та, шулай. Безнең милләтнең тамырлары мәгърур имәннеке шикелле, бик борынгыга барып тоташа. Әгәр дә шундый көчле милләт булмаса, тарих тузанына күмелеп, күптән югалган булыр иде инде. Шөкер, ул бүген дә исән. Ничә еллардан соң икәнен төгәл әйтә алмыйм, ә менә татарның үз дәүләте булачагына шигем юк. Чөнки безнең никадәр батырлар, шәхесләр биргән халкыбыз моңа бик лаек. Аннары тарих борылышларында көтелмәгән хәлләр дә булгалый, аның үз кануннары. Ризаэддин Фәхретдин язганча, «Тарих ул һәр милләткә бер төсле карый, аның дусты да, дошманы да юк. Тик кайбер язу­чыларның каләмнәре генә ялгыша».

- Индус ага, сезне милләтчелектә гаепләмиләрме?
- Әйе, булгалады андыйлар. Хәзер дә бар. Ләкин милләтче дигәннән куркырга кирәкми, киресенчә, сөенергә, горурланырга кирәк. Димәк, син - милләтеңнең ышанычы, аның язмышы - синең кулыңда. Дөресен әйткәндә, һәркем милләтче булырга, үзенең милләтен әнисе шикелле үк яратырга, аның белән горурланырга, сак­ларга-якларга тиеш. Ләкин бу башка милләтләрне кысу, ассимиляцияләү, аларның хокукларын чикләү рәвешендә булырга тиеш түгел. Бу хакта бөек Тукаебыз язып калдыр­ган бит инде: «Гомер кичердек сайрашып...» дип. Киресенчә булган очракта, мондый дәүләтнең киләчәге юк. Тарихта моңа мисаллар җитәрлек. Ләкин ничек кенә кыен булмасын, татарга динен һәм телен югалтмас өчен, тырышырга кирәк.

- Сез Бөтендөнья татар конгрессын да юктан бар иткән кеше дә бит әле...
- Әйе, татарларны берләштерү уе белән күптәннән янып яши идем инде. 1992 ел­да бу хыял күпләрнең яр­дәме, халкыбыз тырышлыгы белән тормышка ашты. Башлап җибәрү җиңел булды дип әйтә алмыйм, ләкин халкымның берләшүгә те­ләге зур иде. ­Татарстаннан читтә дә татарлар яши торган диаспоралар белән элемтә урнаштырып җибәрдек. 1992 елдан башлап, мин аның Башкарма комитетын җитәкләдем. Аннары икенче срокка да сайладылар. Конгрессның бүген дә яшәве, уңышларга ирешүе сөендерә.

- Сезнең сүз халыкка иң кирәк чакта яңгырый. Әле күптән түгел генә сугыш булмасмы дип дер калтырап торган халыкны булмаячак дип тынычлан­дырдыгыз. Моның кадәр ышану каян ки­лә? Дөнья, чынлап та, тыныч түгел бит.
- Юк, сугыш булмаячак. Чөнки хәзер мылтык тотып, туптан атып кына сугышмаячаклар. Дөньяның тугыз илендә атом-төш коралы бар. Ә алардагы көч Җир шарын әллә ничә йөз тапкыр юк итәргә җитәрлек. Ләкин бу кемгә кирәк соң? Ул сугышта җиңүче булмаячак бит. Ә җиңелүче кешелек, яшәеш үзе булачак. Миңа калса, иң явыз җаннарның да әле яшисе килә.
Булган сугышларның да яралары төзәлмәгән әле. Мин үзем дә сугыш ятиме. Дөньядан матурлык кына күреп яшәгән әтием, сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китеп, Балтыйк буенда һәлак булган. Тормышта зур бер сөенечем бар. Әниебезгә дә исән чакта әтие­безнең каберен күрсәтә алдык. Гомер буе әтине көтеп, аны сагынып, толлыгына тугры булып яшәгән әни әтиебез кабереннән туфрак алып кайтып, шуңа иң матур гөлен утыртты. Әниебез 94 яшьтә бакыйлыкка күчте. Хәзер бу гөл, киленебез Венера тырышлыгы белән, энем Энгельләр тәрәзә төбен матурлый.

- Сез үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?
- Без - гомер иткән ярат­кан хатыным - ике улымның әнисе Люция ханым белән бик бәхетле картлык кичерәбез, күз карашыннан аңлашып яшибез. Олыгайгач, бер-береңә кирәклек тагын да арта икән ул. Ходай шушы бәхеттән аермасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading