Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһировның моңланып сәхнәдән җырлаганын бүген бик еш ишетмибез. Сирәк кенә мәртәбәле чараларда күреп калабыз да, шунда ук югалтабыз.
– Искәндәр абый, югалдыгыз кебек. Кайчак интернет киңлекләрендә видеоларыгызны күреп куанабыз. Тормыш онлайнга күчеп бара. Тере очрашулар, күзгә күз карап сөйләшүләр бармы бүген?
– Кая чакырсалар, шунда йөреп торам. Ләкин концертлар, сәхнәдә чыгышлар юк инде. Соңгы вакытларда телевидениедә “Калеб”не алып баручы Гөлчәчәк Шәйхетдинова, бик яратып: “Искәндәр абый, сезне төшерәсе иде”, – дип, тапшырулар эшләде. Эшли башлаган елларым җыр-бию ансамблендә булды, зур конкурс аша кердем дип сөйләгәч, шунда барып төшердек.
Җырлый башлаган еллар димәктән, Лениногорскида нефть, газ промышленностының кичке институтында укыдым, аннан соң Казанга килдем дә заводка урнаштым. Күп кешеләр эштән соң хорга йөри иде. Венера Хәсәновнаның монда тормыш бик авыр, диюенә: “Юк, минем җырлыйсым килә”, – дидем. Шулай итеп мин эшкә кереп калдым, шулар арасында беренче халык артисты булдым.
– Халыкчан җырлар хәзерге буын тамашачыларга кирәкме?
– Кирәк. Бер дә калдырмыйм халык җырларын, озын-озын көйләрне дә җырлыйм. Кайчак баянчы булмый, шунда үзем җырлап җибәрәм, барысы да күңелемә салынган. Пластинка минем эчемдә, халык көйләрен рәхәтләнеп тыңлыйлар. Яшьләр дә җырларлар иде шул максат белән барсалар, аларга бит күңелле җыр, шуның белән истә калу кирәк. Хәзер бит тамашачысы да башка.
– Хәзерге эстрада ошыймы сезгә?
– Эш ошау-ошамауда түгел. Милләтнең йөзе югала, җиңелчә җыр белән зәвык юкка чыга. Яшьләр шул кысаларда иҗат итәләр, радио-телевидение дә аларга теләктәшлек белдерә. Зур акча түләп үзләрен күрсәтәләр, җырларын җиңдерәләр.
– Искәндәр абый, популярлык китәме?
– Безнең зур сәхнә тотып, халык күп йөри торган вакытларыбыз узды, әлбәттә. Ләкин аларның зур керемнәре дәүләткә кайтты. Тиенен тиененә туры китереп тапшыра идек. Хәтта юлда батып калганда, тракторчыга тотылган берничә сумны да! Зур-зур залларда җырлыйбыз, халык күп йөри. Кайсыдыр районда телевидение бөтенләй юк, юллар юк, андый җирләрдә халык күп йөри. Кечкенә генә авылларда да 300 сум керә. 1 сумнан санасаң да 300 кеше бит ул. Популярлык китә, әмма минем репертуарым зур, җырларым күп. Кая барсам да җырлап бирә алам. Мәгънәле әйбер югалмый. Халыкның башында фикер калырга тиеш. Төп максатыбыз – тәрбияләү. Халык таный, күздән таный. Битлектән дә таныйлар.
– Татарлык гаиләдә тәрбияләнергә тиеш дип әйтәбез. Улларыгыз, оныкларыгызга да татарча матур исемнәр кушылган
– Саҗидә, Җәннәт исемле оныклар үстерәбез. Гореф-гадәтләр дәвам итә. Рус, инглиз сүзләрен балалар бакчадан эләктереп кайта. “Аңламыйм, алай сөйләшмә, кызым”, – дим. Инглиз телен үзем дә беләм. Әмма татарча сөйләшү, татарча тәрбияләү иң беренче чиратта. Ул зур байлык, аны бөтен ата-ана да аңласын иде. Үз милләтеңдә тәрбияләнеп үскән бала, затлы әйбер кебек зур байлык ул. Кыршылып бетеп югалмый. Нигезе нык булсын, өйдә татарча сөйләшсен. Кайберәүләр эш белән мәшгульләнеп балага вакыт бүлә алмый. Хатынымны ун ел эшләтмәдем. Әни кешенең роле зур. Хәлемнән дә килгәндер. Балаларның башка юлдан китәрләр дигән курку да бар иде.
– Балалык еллары нинди тәэсир калдырды? Авыр булдымы?
– Әти белән әнинең 12 баласы булган. 8 бала исән-сау үскән идек. Иң олы абый 1934 елгы, исән-сау. Өчәр гектар шикәр чөгендерен эшләгән чак истән чыкмый. Шуңа берничә капчык шикәр дә, акча да бирәләр иде. Шикәрне кибеттән яздырып алабыз. Колхозда акча бирү юк. Кабарып торган түгәрәк ипине әни сала, үзе гел көйләп йөри. Әти гармунчы иде. Нәселдә абыйлар да баянчы булып киттеләр, энекәш тә уйнады. Бер энекәш Юлтыевада (Нинель Юлтыева – танылган балерина, хореограф – Ред.) укып, биеде. Нәселебездә талантлар күп. Үзем кечкенәдән дөнья буйлап йөрергә хыяллана идем.
– Кайларда йөрдегез, кайларга бару теләге бар әле?
– Филармониядә эшләгәндә дә күп йөрдек, концертлар белән кайларга гына барып чыкмадык. Туниста, Нигериядә булдык. "Казан" милли мәдәни үзәгенә күчкәч тә күп Сабантуйларга йөрдек. Казахстан, Кыргызстанга бардык. Улым белән Америкада булдым, татар кешеләре белән очраштык. Италиягә барганга да ике ел узды. Римда Илһам Шакировка багышланган беренче тапкыр концерт ясадылар. Анда итальян җырларын да җырладым. “Имәннәр шаулый”, “Хуш авылым”ны да башкардым. Австралиягә барырга бик тә хыялланам. Чит илләргә барып кайту күңелне күтәрә.
– Сәламәтлекне ничек саклыйсыз?
– Бик тә хәрәкәтчәнмен, тик тормыйм. Йорт төзегәндә бөтен эшне үзем башкардым. Күп нәрсәне инженер буларак та беләм. Аннан файдалырак азык белән туклану кирәк. Формам яхшы, бөтен организмны белеп торам. Җырчының сулышы алуы тирән булырга тиеш.
Комментарийлар