16+

Казан мөселман кино фестиваленә әзерләнә

X Казан мөселман киносы фестиваленә дөньяның 9 иленнән 40тан артык гариза кабул ителгән.

Казан мөселман кино фестиваленә әзерләнә

X Казан мөселман киносы фестиваленә дөньяның 9 иленнән 40тан артык гариза кабул ителгән.

Фильмнарны теркәү хезмәтенә беренче гаризалар узган елның октябреннән үк килә башлаган. «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Владимир Кириллов хәбәр иткәнчә, Казанның быел төрки дөньяның башкаласы дигән исем алуы фестивальнең төп программасында һәм аның кысаларында узачак башка чараларда да чагылыш табачак.
Конкурстан тыш, программа үз эченә ТЮРКСОЙ илләре-катнашучыларының кинематографлары белән очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрүне, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм милли коллекцияләр күрсәтүне, иҗади очрашулар һәм башка күп жанрлы программаларны алачак. Төрле елларда фестиваль лауреатлары булган фильмнарны демонстрацияләү дә ниятләнелә. Быел «Татаркино»га 90 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары да читтә калмаячак. Казанга төрле илләрдән кинематографлар, кинофестиваль оешу тарихына мөнәсәбәтләре булган жюри рәисләре һәм ТЮРКСОЙ вәкилләре чакырылачак.
Фестиваль бюджеты быел да 15 млн сумны тәшкил итәчәк. «Жюри составы әлегә билгеле түгел. Чакырылачак кино йолдызлары белән сөйләшүләр бара», - дип билгеләп үтте Владимир Кириллов. Журналистларның, Татарстан фестивальгә нинди картиналар тәкъдим итәчәк, дигән соравына ул, Салават Юзеев «Курбан-роман» фильмын тәмамлар һәм картина конкурс программасына керер дигән өмет бар, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading