16+

Казанга яшь режиссерлар җыела

Казанда 10-15 декабрь көннәрендә «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә.

Казанга яшь режиссерлар җыела

Казанда 10-15 декабрь көннәрендә «Һөнәр» IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә.

Фестивальдә Казан, Уфа, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссер катнашачак. Быелгы «Һөнәр» фестивалендә спектакльләр дүрт мәйданда - Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Болак буе театрында, «Театр.Акт» сәхнәсендә күрсәтелә. «Һөнәр» афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 15 спектакль тәкъдим ителә.
Фестиваль беренче тапкыр 2009 елның декабрендә Казанда Г.Камал театры башлангычы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уңышлы гына узган иде. Анда алты яшь режиссер, нигездә Фәрит Бикчәнтәев укучылары - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, быел исә төрле мәктәпләрдән 16 режиссер үз эшләрен күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading