16+

Кемне гаепләргә дә белмәссең...

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең тыңлап карау этабын карап кайттык әле.

Кемне гаепләргә дә белмәссең...

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең тыңлап карау этабын карап кайттык әле.

Хисләр, уйлар төрле. “Безнең җыр” лабораториясенең исеме җисеменә туры килә икән. Шагыйрь, композитор, җырчыдан кала җырны жюри әгъзалары да камилләштерергә булыша. Алай булгач, җырны “минеке” дип атау дөрес булмас. Артык “тәти”ләнеп утырмадылар, һәркем фикерен җиткерде.

Проект «Калеб» җыены тарафыннан Казан Мэриясе һәм ТР Рәисе каршындагы туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

Иҗат лабораториясе кысаларында җырлар иҗат ителә, тик монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк. “Безнең җыр” дип бер җырны да аерып күрсәтмиләр. Акчалата бүләк тә юк. Хәер, катнашучыларда азарт уятыр өчен аларны җирәбә ярдәмендә командаларга бүләләр. Бер үк төрле җырлар язылуны булдырмас өчен темалар да бүлеп бирәләр. Иҗатчыларга танышу, бер-берсен танып белү өчен менә дигән урын. Быел лабораториядә шагыйрь, композитор, җырчыдан торган 16 команда катнашты. Иҗатчыларга бер-берсе белән танышу, аңлашу өчен вакыт бирелде. Хәзер инде, жюрилар әзер иҗат җимешләрен бәян итте.

Бу җаваплы эшне Татарстанның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова;  республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт; Башкорт Дәүләт Филармониясе солисты Зөлфия Авзалова башкарды.

Һәр жюри әгъзасы чыгыш тәмамланганнан соң киңәшләрен бирде. Рәмис Аймәт шигырь сүзләрен бәяләде. Чын дипломатларча үз фикерен шигъри күңелләргә каты бәрелмичә җиткерде. “Мәхәббәт кебек традицион теманы да шигърият югарылыгына күтәргән, баеткан, метафоралы, образлы иткән” Лилия Гөбәйдуллинаның әсәрен аерып күрсәтте. Миләүшә Таминдарова исә, башкару буенча техник киңәшләр бирде.

Кайбер җырларда башкаручыларның үзгәрүенә тап булдык. Җырчыларны үзгәртергә кирәк икән, җирәбә оештыруның мәгънәсе бармы соң? Таякның икенче башы шушы инде. Очраклы рәвештә барлыкка килгән иҗади тандемнар барысы да 100 процент камил була алмый. Яңгырашны яхшырту өчен – җырчыны, композиторга – көйне, шагыйрьгә – сүзләрен үзгәртергә туры килергә мөмкин. Җырларга карата критик фикер дә яңгырау, аралашу булу сөендерде.

– Проектта икенче тапкыр катнашам. Быел әзерләнү өчен күбрәк вакыт, көч сарыф иттем. Җырлар гына язмыйм. Ике җырым проектта катнаша. Дуэт башкару бер яктан табигый тәкъдим булып яңгырады. Алмас белән беренче тапкыр бергә җырлыйбыз. Тавышларыбыз бер-берсенә ятышлы диделәр. Халык аны безгә караганда яхшырак беләдер. Безгә бергә эшләргә җайлы. Ә “Балам” җырын без үзебез өчен генә иҗат иткән идек. Мөмкинлек булгач, әлеге проектка да тәкъдим итеп карадык. Жюрилар уйладылар, җавапны шунда ук әйтмәделәр. Җыр әзер булгач: “Тыңлап карыйк”, - диделәр. Эксперт сүзләренә, һичшиксез, колак салырга кирәктер. Беренче тыңлап карау этабыннан соң, дуэт составын үзгәрттек. Без бала-чагалар түгел бит, профессионаллар сүзен дөрес кабул итә белергә кирәк. Иң мөһиме - сыйфатлы җыр иҗат итү, - композитор Гөлназ Закирова.

Лаборатория шартлары буенча һәр өчлек яңа җыр иҗат итте.  Дүрт команданың җыры беренче тыңлау этабында финалга әзер дип кабул ителгән. Бу әсәрләр рәтендә:

1. “Бабайдан калган мирасым” – Рифат Сәлах шигыре, Алмаз Әсхәдуллин музыкасы, башкаручы Муса Камалов.

2.“Кар да кар” – Луиза Янсуар шигыре, Гөлнара Тимербулатова музыкасы, башкаручы Илүсә Хуҗина;

3.“Иң якты кояшым” – Ленар Шәех шигыре, Лилия Таһирова музыкасы, башкаручылар Динар Шәрәфетдинов белән Элина Сафина.

4.“Гомерлек дуслар” – Гөлназ Газизова шигыре, Миләүшә Хәйруллина музыкасы, башкаручылар Артур Исламов белән Илгиз Шәйхрәзиев.

Ә калган иҗатчыларга исә, киңәшләргә колак салып эшләргә кирәк әле. Оештыручылар, бәлки, тагын бер тыңлап карау этабын да ясарлар. Халыкка “Безнең җыр” исемен акларлык продукт тәкъдим итәргә кирәк бит. Шунысы гына кызганыч: бу проектта элек катнашкан җырларның барысы да тиешле дәрәҗәдә таныла алмады. Монда кемне гаепләргә дә белмәссең... Лаборатория җырчыларга репертуарга яңа җырлар бүләк итә. Бәлкем, аларга да җаваплырак булырга кирәктер. Хәер, гала-концертта безнең җырлар яңгырар дип ышанабыз.

II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты Филармония концертлар залында 28 май узачак дип көтелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading