16+

"Киләчәктә дә гел алга барыгыз!": "Ягымлы яз"га - 30 яшь

Казанның “Чулпан” исемендәге мәдәни үзәгендә “Ягымлы яз-2023” татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Быел ул 30 нчы тапкыр үткәрелде. «Ягымлы яз» фестиваленең бурычы - татар милли мәдәниятен һәм татар телен үстерү һәм популярлаштыру.

"Киләчәктә дә гел алга барыгыз!": "Ягымлы яз"га - 30 яшь

Казанның “Чулпан” исемендәге мәдәни үзәгендә “Ягымлы яз-2023” татар милли мәдәнияте яшьләр фестиваленең гала-концерты узды. Быел ул 30 нчы тапкыр үткәрелде. «Ягымлы яз» фестиваленең бурычы - татар милли мәдәниятен һәм татар телен үстерү һәм популярлаштыру.

Аның максатлары киләсе: татар халкының мәдәни мирасын саклау; үсеп килүче буында толерантлык һәм патриотизмны үстерү; яшьләрне халык иҗаты традицияләренең күптөрлелеге белән таныштыру; Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче яшьләргә иҗат өчен тиешлеге шартлар тудыру.
Бәйгедә “җыр”, “бию”, “театр”, “мода”номинацияләре игълан ителде. Шулай ук Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән аерым башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнашты. Белгәнебезчә, һәр елны әлеге бәйге яз көне уздырыла. Шуңа күрә фестиваль кысаларында “Ягымлы язбикә” исеменә лаек булган кызны да билгелиләр. Быел бу матур исемгә Казан дәүләт медицина университетыннан Язилә Әгълиуллина лаек булды.

Конкурста  14 яшьтән алып 35 яшьтәге кешеләр катнашкан. Барлыгы 1006 гариза кабул ителгән. Әмма гала-концертка кечкенә өлеше генә узган. 
-    Күп еллар элек үзем дә “Ягымлы яз” фестивалендә катнашып беренче урынны яулаган идем. Зур сәхнәгә адымнарым нәкъ бу конкурста башланып китте, - диде Татарстанның популяр артисты, юморит һәм пародист Әбри Хәбриев. 

“Ягымлы яз-2023” фестивале җиңүчеләрен Россиянең тавыш иҗтимагый академиясе әгъзасы, Халыкара һәм Россиякүләм конкурслар лауреаты Резеда Вәлиева, популяр эстрада җырчысы Илвина Миннегалиева, Россия һәм Республикакүләм чаралар режиссеры Александр Рожков, Татарстанның атказанган артисты Алексей Егоров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Кәлимуллин, актриса һәм драматург Динара Сәйфетдинова, Татарстанның атказанган артисты Азат Зариповтан  торган жюри әгъзалары сайлады. 
-    Быел “Ягымлы яз” фестиваленә 30 ел! Без бу көнне дулкынланып көттек. Үз тарихы булган һәм 30 ел дәверендә күп талантларга яңа юл ачкан матур чара дәвам итсен иде. Барысына өстәп, “Ягымлы яз” конкурсы күп милли бәйгеләрнең башлангычы да булып тора. Хәзер фестивальнең үсеше турында да уйларга вакыт җиткәндер, - ди Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Шулай ук конкурста Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, татар эстрадасының популяр җырчысы Илвина Миннегалиева, җырчы Илгиз Мөхетдинов, юморист Әбри Хәбриев чыгыш ясады. 
-    Иң мөһиме – яшьләр тукталып калмасын, чөнки яшьләргә үсәр өчен мондый конкурсларда катнашып тору бик кирәк. Киләчәктә дә гел алга барыгыз! – дип теләде Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова.

ГРАН-ПРИ ияләре: 
“Театр” номинациясендә Лилия Гатина “Җәйге кич”
“Җыр” номинациясендә Алмаз Зиһаншин “Ярат кына”
“Мода” номинациясендә “Шум” иҗади остаханәсе “СилуЭтно”
“Бию” номинациясендә “Дуслык” бию коллективы “Туй алды”
Беренче дәрәҗәдәге лауреатлар исемлеге: 
“Җыр” номинациясе:
Софья Аввакумова– “Бию көйләре”
Алинә Минхаҗева – “Умырзая”
Илмир Шакиров – “Попурри”
Зәринә Әхмәдиева – “Җидегән чишмә”
“Язгөл” вокаль ансамбле – “Әпипә”, “Зәңгәр томан”
“Арча егетләре” халык вокаль ансамбле – “Ямщикәй”, “Йөр син безнең урамнарда”
Рәмис Габделхәев – “Җанкай җанаш”
“Duodecim” вокал коллективы – “Сөембикә моңы”
Эмилия Зиннәтуллина – “Изге җир”
Әдилә Хәмидуллина – “Мин яратам сине тормыш”
Казан дәүләт мәдәният институтының Милли ансамбле – “Мәңге яшә, Болгар!”
“Гармония” ансамбле – “Миләшләрем”
Алмаз Зиһаншин – “Алмагачлары”
Марина Муратова – “Килче-килче”

“Бию” номинациясе 
“Яшьлек” бию коллективы – “Кукмара керәшеннәре биюе”
“Талисман” халык бию ансамбле. Өлкән төркем – “Крәшен татарлары биюе”
“Шахнас” бию коллективы – “Гармун көйләү”

“Мода” номинациясе:
MERAKI – “Зифа”
“YUKOS” мода театры – “МАТУР”
“Театр” номинациясе:
Галия Ибатуллина - “Зәңгәр күккә карап”
Лилия Гатина “Татар иле”

Адилә Илалова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading