16+

«Классика җырлаучы популярлык артыннан кумый»

Челтерәп аккан чишмә тавышларын да, таллардан талларга кунып сайраган сандугач сайрауларын да тыңлап үсмәгән ул. Моң дигән нәрсә Гөлнарага әти-әнисеннән күчкән. Әтисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитов баянда өздереп уйнаганда җырламый түзеп буламы соң? Әнисе дә һөнәре буенча музыкант булганлыктан, кызларын биш яшьтән үк музыка серләренә өйрәтә башлый...

«Классика җырлаучы популярлык артыннан кумый»

Челтерәп аккан чишмә тавышларын да, таллардан талларга кунып сайраган сандугач сайрауларын да тыңлап үсмәгән ул. Моң дигән нәрсә Гөлнарага әти-әнисеннән күчкән. Әтисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитов баянда өздереп уйнаганда җырламый түзеп буламы соң? Әнисе дә һөнәре буенча музыкант булганлыктан, кызларын биш яшьтән үк музыка серләренә өйрәтә башлый...

Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Мурзиева үзенең үткәннәрен искә төшереп болай ди:
- Мин үземне балачактан ук сәхнәдә күз алдына китерә идем. Балерина булырга да хыялланып йөрдем, чөнки бию түгәрәгендә дә шөгыльләндем. Әмма башка юлдан китәргә туры килде. Консерватория тәмамлаганнан соң, педагогика университетында фортепьяно укыттым. Аннары үз-үземә: «Тавышым булгач, нигә әле сынап карамаска?» - дигән сорау куйдым. Кабат консерваториягә укырга кереп, башта Зөләйха Хисмәтуллина, аннары Зилә Сөнгатуллина классында белем алдым.
- Гөлнара ханым, ничек уйлыйсыз, бүген классик җырлар башкарып кына танылып буламы икән?
- Миңа Европа илләре буйлап гастрольләргә күп йөрергә туры килде. Кызганыч, мәдәният ягыннан без алардан калышабыз. Бездә классика яратучы бик күп түгел. Билгеле, эстрадада популярлык яулау җиңелрәк. Классика җырлаучылар популярлык артыннан кумыйлар. Алар культура дәрәҗәсен күтәрәләр, милләтнең йөзен билгелиләр.
- Сез бүген үзегез дә педагог. «Голос» проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллинаның да Сезнең укучыгыз икәнен беләбез...
- Студентларның язмышы безнең кулда. Ул бик дөрес юл сайлады. Әгәр Эльмира яхшы репертуар тупласа, аны матур киләчәк көтә. Ул беренче мәртәбә үзен шундый зур конкурста сынап карады. Мәскәүгә барып беренче турдан узганнан соң гына Эльмира, миңа шалтыратып, үзенең сөенечен уртаклашты. Ул үзен төрле жанрны башкаручы җырчы итеп күрсәтте. Консерватория белеме белән классиканы да, эстрада җырларын да башкарып була. Эльмира хәзерге вакытта үзенең концертына әзерләнә. Мин аның белән бик горурланам. Урамда туктатып: «Сез Эльмира Кәлимуллинаның укытучысы бит әле», - дигәннәре дә бар.
- Бүгенге көндә консерваториядә опералар кую да күркәм гадәткә әйләнде. Киләчәктә опера театрында да шундый опералар карау насыйп булырмы икән соң?
- Кызганыч, опера театры шулкадәр автоном оешмага әйләнде. Татарстанда ул мәдәният үзәге булып халкыбызга хезмәт итәргә тиеш. Әмма алар бүгенге көндә коммерция белән шөгыльләнә. Мин кечкенә чакта анда нинди генә опералар куелмый иде. Хәзерге вакытта опера белән кызыксынмый да башладылар.
- Элек Италия сәхнәсендә җырчы килде-китте җыр башкарса, аңа әйберләр ыргытканнар. Ә бездә киресенчә, зәвыксыз тамашачы андыйларны хуплап каршы ала.
- Бик кызганыч, бу бит безнең культура дәрәҗәсен күрсәтә. Эстрада күңел ачтырса, опера сәнгате мәдәниятне күтәрә.
- Консерваторияне тәмамлаганнан соң, яшь белгечләрнең үзебездәге опера театрына эштә калырга мөмкинлекләре бармы?
- Бездәге М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында калучылар бик сирәк. Алар бөтен Россия буйлап тарала. Кайберләре чит илгә китә. Ни өчендер, Башкортстанда үз кадрларына урын табыла, ә бездә юк.
- Ничек уйлыйсыз, безнең милли операны дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәреп буламы?
- Минемчә, вакыт узу белән булыр ул. Аның өчен халыкның кызыксынуы гына кирәк.
- Сез шактый гына чит илләрдә йөргән кеше. Әгәр чакырсалар, анда яшәргә китәр идегезме?
- Чит илдә мин ике айлап кына яши алам. Бары тик үз илемне генә яратканга күрә беркая да китмим. Биредә яраткан эшем бар. Минем өчен акча беренче урында түгел.
- Соңгы елларда кайбер күренекле артистларның гомеренең соңгы көннәренә кадәр интегеп яшәгәннәрен дә беләбез...
- Әйе, бөтен илгә исеме билгеле булган шәхесләрнең хәерчелектә яшәп, арабыздан китүе бик аяныч. Андый хәлләр булмасын иде. Сәнгатькә үзләрен багышлаган кеше хезмәтенә күрә акчасын да алсын иде.
- Сезне музыкантлар нәселе дияргә була. Үз балаларыгызда музыкага мәхәббәт тәрбиялисезме?
- Мин балаларымның музыкант булмаячагын алдан ук әйтеп куйган идем инде. Шулай да олы кызым Адилә флейтада уйный. Музыкаль сәләтләре күренә икән, аларга белем алырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading