16+

«Көндез хәл белешеп шалтыраттым үзенә, кәефе әйбәт иде, мәзәкләр сөйләп көлдерде...»

Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат... 73 яшендә китеп барды.

«Көндез хәл белешеп шалтыраттым үзенә, кәефе әйбәт иде, мәзәкләр сөйләп көлдерде...»

Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат... 73 яшендә китеп барды.

Ул үзенең туган ягы -  Башкортстанның Шаран районында яши иде. Иң якын дусты - “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, җырлар авторы, эшмәкәр Фәнир Галимов белән элемтәгә кердек.
- Менә өендә без, абзый гына юк... Сәгать ярым элек кенә җан биргән. Көтмәгәндә китеп барды, ышанырлык та түгел. Көндез хәл белешеп шалтыраттым үзенә, кәефе әйбәт иде,  мәзәкләр сөйләп көлдерде. Улы Румзан белән мунчага барган, ай рәхәт дип, озак парланып утырды, аркаларын ышкып юдым, ди. Үз аягында кайткан. Йөрәк инде. Кан басымы төшеп киткән. "Ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Тиз килгән алар да. Юлда өзелгән, алып барып җиткерә алмаганнар. Хастаханәгә якын яшиләр, кул сузымы ара, абзый анда ята - моргта, без монда... Бер гаилә булып гомер иттек бит, шул кадәр тату идек. Иртәгә күммибез, дүшәмбе инде, - ди Фәнир Галимов. 
Фән абый Вәлиәхмәтов  гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

41

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    8

    0

    Туганнарының кайгысын уртаклашабыз.Жаны жәннаттә булсын

    • аватар Без имени

      8

      0

      Авыр туфрагын жинел тар каберлэрен кин урыннарын ожмах турендэ булсын монлы сандугач- Фэн абый .Калганнага сабырлык бирсен Ходай.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Урыны ожмахмах турендэ булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рухы шат, җаны фирдәүс җәннәтләрендә булсын! Якыннарына күркәм сабырлык бирсен газиз бер Аллаһ!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Урыны ожмах турендэ булсын

            Мөһим

            loading