Быел «Тантана» бүләгенә театрлардан 81 гариза кабул ителгән. Жюри әгъзалары республика театрларының 28 спектаклен карады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында алар сайлап алган актерларга «Тантана» бүләге тапшырылды.
Скопировать ссылку
Быел «Тантана» бүләгенә театрлардан 81 гариза кабул ителгән. Жюри әгъзалары республика театрларының 28 спектаклен карады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында алар сайлап алган актерларга «Тантана» бүләге тапшырылды.
«Дебют» төрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрыннан Гүзәл Гафарова (М.Әмирнең «Миңлекамал» спектаклендәге Гайни роле өчен) һәм Качалов исемендәге Зур дәүләт рус академия драма театры артисты Алена Козлова бүләкләнде. «Намус һәм тугрылык» төренә Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов ия булды. Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» төренә Түбән Камадан Физалия Гыйниятуллина (Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре»ндәге Үринә роле өчен) һәм шундый ук төрдә ир-атлар арасында «Мастеровые» рус драма театрыннан Дмитрий Томилов лаек дип табылды. «Иң яхшы хатын-кыз роле» Бөгелмә рус драма театрыннан Наталья Бородинага («Большая советская энциклопедия», Вера роле) тапшырылды. «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев (Г.Камалның «Банкрот»ында Сираҗетдин образын гәүдәләндергән өчен) һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрыннан Артем Пискунов (В.Шекспирның «Гамлет. Күренешләр»ендәге Гамлет роле өчен) бүләкләнде. «Иң яхшы ансамбль» төрендә Чаллы татар дәүләт драма театрыннан Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәлахов, Рушания Таһирова, Рафил Сәгъдуллин Ж.Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җирдә» спектакле өчен лаек булды. «Ел вакыйгасы» дип М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында куелган (Р.Ахиярова музыкасы, Р. Харис либреттосы) «Алтын Урда» балеты танылды. «Иң яхшы эпизод ролен башкаручы» төрендә («Банкрот»та Гарәфи образы өчен) Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин бүләкләнде.
«Уңышлы педагогик эшчәнлек өчен» дигән махсус төрдә (Р.Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакле өчен) режиссер Ренат Әюпов, «Дөнья классикасының заманча укылышы» дигән махсус төрдә режиссер Рәшит Заһидуллин, «Яшь режиссураны үстерүдәге хезмәтләре өчен» махсус төрендә Фәрит Бикчәнтәев бүләкләнде. Шулай ук махсус бүләккә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Әхнәф Исрафилов Р.Кинҗәбаевның «Тилмереп дога көткәннәр» спектаклендәге Газраил роле өчен лаек булды.
Салават Фәтхетдиновның җыр театры Шамил Закиров исемендәге 67 мең сумлык үз премиясен булдырган иде. Аның быелгысы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының тегү цехы хезмәткәре Роза Байбиковага тапшырылды. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә рус яшь тамашачы театрыннан Роман Ерыгин ия булды.
Комментарийлар