16+

«Курчаклар безгә бала сыман»

Курчак артына яшеренгән артистны тамашачы сәхнәдә сирәк күрә. Әмма үз эшенә бирелгән, яраттыра белгән актерны халык хәтерендә калдыра. Әнә шундый сәхнә осталарының берсе - Татарстанның халык артисты Сания КАЮМОВА. Үзенең 30 ел иҗат гомерендә нәни тамашачыны нинди генә әкият каһарманнары белән очраштырмаган ул! Артист «Хан кызы» спектаклендә - Хан кызы,...

«Курчаклар безгә бала сыман»

Курчак артына яшеренгән артистны тамашачы сәхнәдә сирәк күрә. Әмма үз эшенә бирелгән, яраттыра белгән актерны халык хәтерендә калдыра. Әнә шундый сәхнә осталарының берсе - Татарстанның халык артисты Сания КАЮМОВА. Үзенең 30 ел иҗат гомерендә нәни тамашачыны нинди генә әкият каһарманнары белән очраштырмаган ул! Артист «Хан кызы» спектаклендә - Хан кызы,...

Кичәләрдә чегән, Хьюстон курчаклары белән дә эстрада номерлары башкара ул. Сания Каюмова бернинди театраль уку йортын да тәмамламаган. Ходайдан бирелгән таланты аркасында мактаулы исемнәргә ирешкән Сания Каюмова. Шушы көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны театр җитәкчеләре, хезмәттәшләре тәбрикләде.
Без, Сания Каюмова белән очрашып, аның үткәннәренә караш ташладык.
- Сания ханым, балачакта курчак уйнап карамаган кыз бала юктыр ул. Ә менә курчак театры белән кызыксыну ничегрәк башланды?
- Әйе, балачакта үзем дә курчак уйнарга яраттым. Без аларны журналлардан кисеп алып ясый идек. Мәктәптә укып йөргәндә Киров исемендәге мәдәният сараена биюгә, драма түгәрәгенә йөрдем. Шул чакта ук үземә баш рольләрне бирәләр иде. Театр минем өчен күз алдына да китерми торган храм иде. Ә анда эшләү минем өчен буй җитмәс хыял булды. Мин анда талантлы кешеләр генә эшли дип уйлый идем һәм ялгышмаганмын да. Ниһаять, миңа да шундый бинага кереп уйнарга насыйп булды. 1973 елда театрга артистлар җитми иде. Безне - 30 кешене башта стажер итеп алдылар. Шуннан без өч кыз гына калдык. Шул чагында үземнең театрда эшләвемә ышанмадым. Кечкенә генә бер күренешне күрсәтү дә минем өчен бәхет иде. Әле дә хәтеремдә: онга баткан тычкан баласын гәүдәләндерү өчен, миңа пудра өреп торырга куштылар. Әй, шул вакытта сөенгәннәремне белсәгез икән. Тора-бара баш рольләр бирә башладылар. Анысы инде күктән иңгән бәхет кебек иде.
- Курчакларыгыз арасында иң кадерлесе дә булмый калмыйдыр. Шуларның берәрсен үзегездә истәлек итеп сакламыйсызмы?
- Курчаклар безгә бала сыман, аларның һәркайсы кадерле. Чыннан да, пенсиягә киткәндә берәрсен бүләк итсәләр, бик шат булыр идем. Минем яшьлек елларын искә төшереп торыр иде ул курчак.
- Артист кеше театрдан китүен бик авыр кичерә. «Әкият» театры Сезнең өчен нәрсә ул?
- «Әкият» театры - минем тормышым. Аны өйгә кайткач та онытып булмый. Мин пенсиягә чыккач та әлегә хәтле аннан аерыла алмыйм.
- Сез Сихерче ролен дә башкарган артист. Әгәр үз кулыгызга серле таяк тоттырсалар, җәмгыятьтә нәрсә үзгәртер идегез?
- Сәнгатькә хөкүмәт тарафыннан игътибар булуын, Фән һәм мәгариф министрлыгының үсеп килүче яшь буында мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләвен теләр идем. Мәдәният, сәнгать аша гына балага яхшы тәрбия биреп була.
- Үзегезнең театр да сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү белән шөгыльләнә. Бинагызга килгән саен киләсе генә килеп тора.
- Аллага шөкер, үзем дә бу бинада эшләп калдым дип сөенәм. Директорыбыз Роза Җаббарова артистларга аеруча игътибарлы. Аның тырышлыгы белән, актерларыбызга мактаулы исемнәр бирелде. Ул һәрвакыт безне үз канаты астына ала. Аның аркасында, без чит илләргә дә гастрольләргә йөрибез. Коллектив күп кенә илләрдә булырга өлгерде. Ә инде режиссерлар Людмила Дьяченко белән Илдус Зиннуров минем өчен әни белән әти кебек булды. Хезмәтемә күрә мактаулы исемнәр алганмын икән, мин моның өчен җитәкчеләргә рәхмәтле.
- Сания ханым, үзегезнең шатлык-сөенечләрегезне кемнәр белән уртаклашасыз?
- Ирем - мине аңлый торган кеше. Улым Айдар тавыш режиссеры булып эшли. Киленем Гөлназ Милли мәдәният үзәгендә фәнни хезмәткәр, Төркиядән килгән делегацияләр белән экскурсияләр үткәрә. Аллага шөкер, алар минем куанычым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading