16+

Мәдәният министрлыгы 2025 елда: худ.советлар кире кайта?

Яңа Камал театры бинасында Мәдәният министрлыгының 2024 елга эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Мәдәният министрлыгы 2025 елда: худ.советлар кире кайта?

Яңа Камал театры бинасында Мәдәният министрлыгының 2024 елга эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Россиянең театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин,  Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин катнашты.
Республикада мәдәният өлкәсендә 24 меңнән артык кеше хезмәт итә. Быел  Татарстанда 500 меңгә якын мәдәни чара, 3,5 мең театраль куелыш, 3,6 меңнән артык концерт оештырылган.  Республикада мәдәниятнең  халәте турында мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Аның докладыннан төп фикерләргә тукталыйк:

Нәтиҗәләр:
1. Коллегиядә 2019 елда башланган “Мәдәният” милли проектына да нәтиҗә ясадылар. 5 ел эчендә музейларга йөрү саны  – 154 процентка, ә мәдәни-белем бирү чаралары саны - ике тапкыр арткан. “Мәдәни мохит” һәм “Цифрлы мәдәният” проектлары ярдәмендә мәдәният учрежденияләренең матди-техник базасы яңартылды. Сораштыру нәтиҗәләре буенча 67 проценттан артык кеше республикада мәдәни тормышның бай булуын билгели. Республика халкының милли проект кысаларында ярдәм чаралары белән колачлау 64% тәшкил итте. 

2. Республикада мәдәният тармагы белән идарә итү системасында үзгәрешләр бар. Мәдәният министрлыгы проектларны гамәлгә ашыруны  тулысынча үз кулына ала. “Быел  министрлыкның иҗади берлекләренең эксперт советларының эш принципларын үзгәртәбез һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга, патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа драматургия, концерт әсәрләре һәм театр куелышлары иҗат итүгә дәүләт заказлары практикасын кертәбез”, - диде министр. Ирада Әюпова, дәүләт заказы буенча әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсе 2019 елда (ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр) һәм 2022 елда (татар халкы мәдәниятен саклаучы, үстерүче һәм популярлаштыручы әсәрләр) уңышлы кулланылганын да искәртте. Бу елдан мәдәният өлкәсендәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге - сыйфат һәм әсәрләрнең традицион кыйммәтләргә туры килүе  буенча бәяләнәчәк. “Иҗади продуктны булдыру һәм агымдагы репертуардан чыгару мәсьәләләре министрлык белән мәҗбүри килешеп эшләнәчәк. Бу принцип күргәзмәләр, мәгариф һәм башка проектларны гамәлгә ашыруга да кагыла”, - диде министр. Мәдәният өлкәсендә кагыйдәләрнең катгыйлануы элеккеге худ.советларга аваздаш, шулай да аларны торгызырга теләүчеләр белән беррәттән бу идеягә каршы булучылар да бихисап. Тәртип китапханәләр структурасына да кагылырга мөмкин. Ирада Әюпова Россиянең мәдәният министрына илнең иң эре федераль китапханәләре базасында эксперт советлары булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Алар китапханәләрне сыйфатлы әдәбият белән тәэмин итү өчен җаваплы булачак. 

3. Узган ел МХОда катнашучыларның гаиләләренә төрле чараларга 21 меңнән артык бушлай билет бирелгән. Шулай ук, 2024 елның февралендә Луганск Халык Республикасы Мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлек итү турындагы килешү нигезендә Луганскта Татарстан мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре музейларга, мәдәни-күңел ачу үзәкләренә, балалар сәнгать мәктәпләренә методик ярдәм күрсәтү буенча киңәйтелгән семинар-практикум уздырды.  Татарстан театрларыннан беренче булып Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә кечкенә тамашачылар өчен Илгиз Зәйниев җитәкчелегендәге курчак театры чыгыш ясады. Хәзер Илгиз Зәйниев  Галиәсгар Камал исемендәге театрны җитәкли. 

Планнар:
1. Татарстанда мәдәният өлкәсендә хезмәт итүче 25 яшькә кадәр яшьләр саны нибары 5 процентка тигез. Елдан-ел бу күрсәткечләрнең кимүе мәдәният өлкәсендә яшь кадрларга кытлыкны ачык күрсәтә. Эш урыны белән контракт төзеп уку системасы, яшь белгечләргә акчалата түләүләр кебек ярдәм чаралары гына җитми. Бу елдан Россия Президенты Владимир Путин юлламасын гамәлгә ашыру кысаларында күптән көтелгән «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы башланачак. Авылга яки кечкенә шәһәргә эшләргә күченгән мәдәният хезмәткәренә бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум акча биреләчәк, ә Ерак Көнчыгышта, Донбасста яки Новороссиядә ул 2 миллион сум тәшкил итәчәк. Ирада Әюпова  проект авылларга мәдәният тармагы белгечләрен, шул исәптән яшьләрне дә җәлеп итәргә һәм кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәр дип ышана. 

2. Татарстанда 2025 елда «Гаилә билеты» дигән яңа проект эшли башлаячак. Аның кысаларында гаиләләргә республиканың мәдәният учреждениеләренә билет алганда ташлама карала. 
3. Быел һөнәрчелек үзәген ачу планлаштырыла. Биредә республиканың һөнәрчеләре катнашында креатив мәйданчык барлыкка киләчәк. Мәдәният министрлыгы район һәм шәһәр башлыклары,  Фәннәр Академиясе белән берлектә халык һөнәрчеләр исемлеге төзеде. Барлыгы  413 һөнәрче теркәлде. 

4.  Быел мәдәният йорты хезмәткәрләре квалификация күтәрү кысаларында  психологик-педагогик цикл буенча мәҗбүри курс узачаклар. (кимендә 8 сәгать). 
5. Быел Татарстан Мәдәният министрлыгы мигрантларның мәдәни адаптациясе белән дә шөгыльләнәчәк. Халыклар дуслыгы йорты диаспораларга ярдәм итү өчен телеграм-каналлар челтәре булдырган инде. “Бу чит ил гражданнары Россиядә үз-үзләрен тоту  кагыйдәләрен белсеннәр, җирле халык белән хезмәттәшлек итә алсыннар өчен кирәк”, – дип хәбәр итте Әюпова. Татарстанда яшәүчеләрнең 86 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. 

6. 2025 елда, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, Казанда фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл, армия генералы Мәхмүт Гәрәев һәм МХО катнашучысы Дамир Гыйлемханов бюстлары, шулай ук Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловка мемориаль такта куелачак.  Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге белән берлектә МХОда катнашучыларга багышланган мемориалларның үрнәк проектларын төзү буенча бәйге үткәреләчәк.

7. 2025 елда мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгы һәм композитор Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Ә 2026 елда - Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Муса Җәлилнең тууына 120 ел, шулай ук татар театрының 120 еллыгы кебек мөһим вакыйгалар булачак.  
8. 2025 елда Мәскәү, Иран, Әзербәйҗан, Мисыр, Казахстанның Абай өлкәсендә, Үзбәкстанның Каракалпакстан республикасында Татарстан республикасы мәдәният көннәре узуы планлаштырыла. 




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading