Драматург Мансур Гыйләҗев бүгенге көндә татар кино сәнгате үсешенә шактый өлеш кертүче шәхесләребезнең берсе. Шуңа күрә аны Х Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленә жюри әгъзасы итеп сайлаулары очраклы түгел. Ул - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, «Рамай» киностудиясенең баш мөхәррире һәм продюсеры.
- Мансур әфәнде, моңа кадәр Казанда узган әлеге фестивальдә күрсәтелгән фильмнарны карап бара алдыгызмы?
- Юк, бик теләсәң дә, аларны тулаем карау мөмкин түгел, чөнки фильмнар бер үк вакытта берничә залда бара.
- Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел нинди үзгәрешләр сизелә?
- Фестиваль оештыру ягыннан нык үзгәргән. Баштагы елларда тәҗрибәләре азрак иде. Хәзер фестивальне ачу һәм ябу тантанасында җитәкчеләр дә катнаша башлады. Иң шатландырганы шул: быел конкурс программасына Татарстаннан биш фильм кертелгән.
- Ә фильмнарга килгәндә...
- Миңа быел унлап кино карарга туры килде. Жюри әгъзасы буларак, миңа әлегә алар турында фикеремне белдерергә ярамый. Барысының да сыйфатлары бик шәп. Ә инде фестивальдә катнашу гына да алга таба кино сәнгатендә эшләүгә зур стимул.
- Фестивальнең таләпләре нинди?
- Фильмнар безнең дин кануннарына туры килергә тиеш. Көчләү, алкоголь куллану, наркотиклар куллану кебек яман күренешләр булмаска тиеш.
- Жюрида төрле илләрдән килгән белгечләр, төрле фикерләр... Каршылыклар килеп туганда нишлисез?
- Анда барысы да тәҗрибәле кешеләр. Кайвакыт фикерләр туры килмәсә дә, без бер-беребезне аңлашып эшлибез.
- Бу фестивальне ел саен үткәрү кирәк, дип уйлыйсызмы?
- Ел саен үткәрелүен телим, ташларга ярамый. Ул инде традициягә әйләнде. Биредә катнашкан илләр безгә зур өмет, ышаныч белән карый.
- Әтиегез Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сез сценариен язган «Бибинур» фильмы тамашачыны бик тетрәндергән иде. Ул фестивальдә җиңүчеләр рәтендә дә булды. Аның әсәрләре буенча тагын берәр фильм төшерергә исәбегез юкмы?
- Кайберәүләр мине үзе яза алмый, әтисенең әсәрен генә сәхнәләштерә, диләр. Шуңа күрә минем үз сценарием буенча фильм тудырасым килә.
- Соңгы вакытта нинди иҗат планнары белән яшәвегезне дә беләсе килә.
- Без Илдар Ягъфәров белән «Ләйлә җыры» дигән ун серияле фильм төшердек. Аңа тамашачы үз бәясен бирер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар