Мин кечкенәдән, әле балалар бакчасына йөргәндә үк, үзешчән сәнгатькә тартылганмын. Латвиядәге диаспораның да сәхнәне сайлавымда өлеше зур булды.
Татар теленә, татар милләтенә мәхәббәтне миндә әти-әнием тәрбияләде. Казанга килгәч беренче яздырган җырларымда татарча акцент бераз сизелә һәм аерма бар иде. Хәзер исә мин чиста, саф татарча җырларга өйрәндем.
Зур сәхнәдә чыгыш ясавыма вокал буенча беренче укытучым Татьяна Березина да сәбәпче булгандыр, чөнки Латвиядә яшәгәндә мин аның җитәкчелегендә эшләгән «Соло» вокал студиясендә биш ел шөгыльләндем. Ул мине бик күп конкурсларга әзерләде. Аның ярдәме белән мин Раймонд Паулсның «Яңа йолдызлар» конкурсы финалына чыктым. 15 яшьлек яшүсмер өчен бу бик зур җиңү булды. Анда бары латышлар гына катнаша иде, мин исә, татар кызы буларак, 3 меңнән артык конкурста катнашучылар арасында латышча җырлап, беренче 30лыкка кердем. Бу минем беренче зур җиңүем булды. Бәйгеләрдә катнашуымны дәвам иттем. «Риганың көмеш чишмәсе» дигән конкурста катнашып, Гран-при, ә «Славян базары» бәйгесендә өченче урынны яуладым. 2008 елны Юрмала шәһәрендә узган «Hello, Юрмала!» дип аталган халыкара телевизион конкурста катнашып, мин күп илләрдән килгән жырчылар арасында финалга уздым һәм икенче урынны алдым, жюри әгъзалары мине «Иң матур тавыш» дигән махсус бүләк белән дә бүләкләде. «Янтарь (гәрәбә) йолдызы» халыкара бәйгесендә гран-при оттым, Казанда оештырылган «Минута славы» проектының сайлап алу турында катнашып, зур финалга чыктым һәм Мәскәүдә чыгыш ясадым... Тагын да югарырак баскычка исә мине үзем белем алган кафедра җитәкчесе Венера Ганиева күтәрде, шуңа мин аңа бик рәхмәтле. Шушы бәйгеләрдә катнашуым аркасында, миндә үземә ышаныч барлыкка килде.
Татар телен һәм сәнгатен ярату мине Татарстанга алып килде. Дөрес, Латвиядә дә җырлый ала идем, әмма анда латыш, инглиз телләрендә чыгыш ясарга туры килгән булыр иде. Минем исә һәрвакыт татарча җырлыйсым килде.
Үзем эстрада җырларын да, классик җырларны да башкарам. Мин Европада туып-үскәнлектән, татар халык көйләре һәм чит ил музыкасы арасында аерымлылыкны ачык тоемлыйм. Һәр эстрада җырчысы да итальянча арияләрне башкара алмый, классик тавышлы җырчыларның да һәркайсы эстрада җырларын җырлый алмаска мөмкин. Бу икесе бик аерыла торган юнәлеш һәм вокал мәктәбе. Мин ике юнәлештә дә иҗат итәргә тырышам, чыгышларыма исә тамашачы гына бәя бирә ала. Хәзер Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең магистратурасында белем алам һәм үземне тагын да камилләштерергә омтылам.
Бернигә дә карамастан, миңа татар халык җырларын башкару җиңелрәк. Халык җырларын син үзеңнең күңелеңне, йөрәгеңне биреп, мөмкинлекләреңнән чыгып җырлыйсың. Ә классик музыкада исә эталон бар һәм шул билгеләнгән планкадан начаррак җырлау мөмкин түгел.
«Зур сәхнә һәм рояльле өй турында хыялланам...»
Мин тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылам һәм эшсез тора алмыйм. Әле күптән түгел генә җәйге ялым булды, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә чыгышлар ясадым, ә атнаның башка көннәре буш булганлыктан, үземә урын таба алмый интектем. Эшемне шулкадәр яратам, сәхнәдә чыгыш ясау, халык белән аралашу, җырлар яздыру - минем яшәү рәвешем ул, мин баш-аягым белән сәнгатькә чумган кеше. Сәяхәт итәргә, төрле шәһәрләргә барып чыгыш ясарга яратам. Кемдер акча эшләү максатыннан концертларда катнашса, мин болай гына да сәхнәгә чыгып, халыкның күңелен күрер өчен җырларга да риза, чакырсыннар гына.
Күптән түгел үземнең беренче яңа альбомымны чыгардым һәм Казанда аны тәкъдим итү чарасы булды. Анда якыннарым, дусларым һәм танылган артистлар килде. Әтиемнең юбилеена багышлап үзем язган җыр да шул альбомга керде.
Иҗат итү, җырлар язу бер дә арзан шөгыль түгел һәм мин бөтен гонорарларымны, хезмәт хакымны иҗатка тотам, әти-әнием дә ярдәм итә.
Иҗат белән янып яшәсәм дә, шәхси тормышыма да вакыт кала. Очрашып йөргән егетем мине тулысынча аңлый һәм һәрвакыт ярдәм итә. Минемчә, гаилә ул - авыр вакытларда бер-береңә терәк булу. Карьера белән генә дә яшәп булмый, иртәме-соңмы гаилә корып, балалар үстерү кирәк. Әмма гаилә корганчы башта югары белем, яраткан һөнәрле булып, аякта нык басып торырга кирәк дип саныйм, чөнки андый җитди адым ясар өчен тулысынча әзер булу мөһим. Шуңа да әлегә бөтен көчемне сәнгатькә багышлыйм.
Һәр кешенең хыялы булган кебек, минем дә зур хыялларым бар. Минем танылган, кеше күңеленә кереп калган артист буласым килә. «Евровидение» кебек дөньякүләм конкурсларда катнашу теләгем дә бар әле. Татар халкының матур җырлары шактый, аларны бары Европа тыңлаучысына яраклаштырып тәкъдим итә белергә генә кирәк. Татар профессиональ композиторларының кайберләре Европа композиторларыннан да югарырак һәм сыйфатлырак иҗат итә. Бары ул көйләрне башкара алырлык профессиональ җырчылар төркеме булдырып, аларга ярдәм итәргә генә кирәк.
Икенче хыялым - киләчәктә үз йортымны төзисем, гаиләм белән шунда яшисем килә. Миңа Латвия, Татарстан Һәм Башкортстандагы матур табигать, елга-күлләр бик ошый. Шундый җирдә яшәр идем һәм өемдә зур зал, анда рояль булуы турында хыялланам... Әлбәттә инде, иң зур теләгем - әти-әнием, якыннарымның исән-сау булулары, алар шушы матур дөньяда озак яшәсеннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар