16+

Рухия АХУНҖАНОВА (Шигърият)

Ни диярбез айлы кичләргә? Насыйп яр, дип, сине көтеп алдым - Ашыкмачы, берүк, ташларга. Кайчан гына, сөю сүзе сөйләп, Вәгъдә бирдек чуерташларга. Чал дулкынлы Чулман шаһит безнең Күңелдәге ихлас хисләргә. Сөю уртасында туктап калсак, Ни диярбез айлы кичләргә? Безне күреп, талга җил сарылды, Сихри дөнья кинәт тын калды. ... Сап-сары...

Рухия АХУНҖАНОВА (Шигърият)

Ни диярбез айлы кичләргә? Насыйп яр, дип, сине көтеп алдым - Ашыкмачы, берүк, ташларга. Кайчан гына, сөю сүзе сөйләп, Вәгъдә бирдек чуерташларга. Чал дулкынлы Чулман шаһит безнең Күңелдәге ихлас хисләргә. Сөю уртасында туктап калсак, Ни диярбез айлы кичләргә? Безне күреп, талга җил сарылды, Сихри дөнья кинәт тын калды. ... Сап-сары...

Ни диярбез айлы кичләргә?
Насыйп яр, дип, сине көтеп алдым -
Ашыкмачы, берүк, ташларга.
Кайчан гына, сөю сүзе сөйләп,
Вәгъдә бирдек чуерташларга.

Чал дулкынлы Чулман шаһит безнең
Күңелдәге ихлас хисләргә.
Сөю уртасында туктап калсак,
Ни диярбез айлы кичләргә?

Безне күреп, талга җил сарылды,
Сихри дөнья кинәт тын калды.
... Сап-сары комлык өстенә, бәгърем,
Энҗедәй саф күз яшем тамды.

Син - сөйләнмәгән серем
Күктән йолдызлар күзлибез -
Икебез дә дәшмибез.
Серле мәхәббәт алдында
Әллә соң бик яшьме без?

Йолдызлар да парлы, иркәм,
Үзара серләшәләр.
Җирдәге гашыйк парларга
Серләрен өләшәләр.

Йолдызлар серен тыңлыйк бер...
Нинди матур, тыныч кич...
Сизәсеңдер: син - әлегә
Сөйләнмәгән серем ич!

Бүген миңа ни булгандыр,
Тып-тыныч идем кичә.
Шомырт чәчкәләрен назлап,
Әнә төнге җил исә...

Сөйләсәм тәүге серемне,
Түгелеп ташыр сыман,
Иң кадерле тойгыларым
Үпкәләп качар сыман.

Тәүге серебез саф кына -
Шомыртыбыз ак кына.
Шул сафлыкның кадрен белеп
Атлавыбыз сак кына...

Төнге учаклар
Уртак учак сүнгән... Белмәгәнбез
Ничек дөрләтәсен ул чакны.
Хәзер тыным белән тергезер идем
Сүнеп барган тәүге учакны!..


Яшьлегебез хәтерлиме икән
Без кабызган тәүге учакны?
Йөрәктәге кайнар хисләребез
Сүнмәс кебек иде ул чакны...

Ут кимегән саен, кочак-кочак
Чыбык өстәп тордык учакка...
Учактагы утлар сүрелгәндә,
Мин сыендым синең кочакка.

Гомерлеккә ләкин булалмады
Төнге учаклар җәйге кичләрдә...
Алар сүнде. Алар белән бергә
Сүрелделәр безнең хисләр дә.

Син генә бит...
Син генә бит минем тормыш язым,
Сөюемнең тәүге хисләре,
Күңелемнең ихлас, якты моңы,
Яшьлегемнең сихри кичләре.

Син генә бит минем яшьлек таңым,
Гомеремнең иң шәп чаклары,
Язмышымның иң хатасыз мәле,
Бәхетемнең иң-иң аклары.

Син генә бит минем ел фасылым:
Ак кышларда энҗе карым син,
Җәйдә - гөлем, көздә - сары яфрак,
Ә язымда сөяр ярым син.

Нәсел гөлләре
Әбием истәлегенә
Истәлегең булып, исле гөлләр
Балкып утыралар шау чәчәктә,
Безгә - синең нәсел гөлләреңә,
Бәхет-тәүфыйк теләп киләчәктә.

Шәҗәрәдәй тамырланган гөлнең
Сине оныттырмас исе гелме?!.
...Бишек җыры көйләп тирбәтә җил
Мин болынга чәчкән исле гөлне.

Синең кебек, сыйпап-назлап кына
Үстерәсем килә һәрбер гөлне.
Берсе генә чәчәк атмаса да,
Сагыш биләп алыр йөрәгемне.

Ирек сөяр холкыбызга безнең -
Җил иркендә үскән гөлләр үрнәк!
Алар аша нәселемне барлыйм,
Тыштан боздай туңып, эчтән дөрләп...

Минем теләк
И, Аллаһым, бу теләгем
Изге теләк булса иде.
Тормышымда үз-үземә
Ныклы терәк булсам иде.

Миңа таш атканнарга да
Гел аш кына атсам иде.
Саф хисләрем, мулдан булып,
Чишмәләрдәй акса иде.

Яхшылыктан, яктылыктан
Җаным-тәнем тулса иде.
...Уңдырышлы җиргә төшкән
Орлык кебек булсам иде.

И, тормыш!
И, тормыш!
Бирсәң дә сынауның
Үземә тиярен,
Екма син аяктан,
Диямен.

Йа, Аллаһ!
Киләчәк көнемдә
Гаделлек йөр(е)сен -
Белергә телим бит
Дөресен.

Әй Раббым!
Яшь бөркет очырам,
Өйрәтеп яшәргә -
Ярдәм бир, насыйп ит
Яшьнәргә.

Илаһым!
Ярашып яшәүләр
Булмасын төп эшем.
Бир миңа үземнең
Өлешем.

Замандашка
Сорау белән дәшәм бүген замандашка.
Үзем карыйм мәңгелек ут - мәрмәр ташка.

Таптыкмы әле хәбәрсезләр каберен без?
Беләбезме исәннәрнең кадерен без?

Гасырлардан калган мирас сакланамы?
Безгә булган ил өметеакланамы?

Әй, замандаш, синдә ниндигамь ята соң?
Сиңа дәшәм. Миндә сораууятасың...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading