16+

«Сандугач»лар кыш дип тормый

Төмән өлкәсендәге Ялутор шәһәрендә эшләп килүче «Сандугач» ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ансамбльгә йөрүчеләрне Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитет булышлыгы белән башкалабызга алып килгән.

«Сандугач»лар кыш дип тормый

Төмән өлкәсендәге Ялутор шәһәрендә эшләп килүче «Сандугач» ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ансамбльгә йөрүчеләрне Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитет булышлыгы белән башкалабызга алып килгән.

Коллективта барысы 15 хатын-кыз. Зөһрә ханым үзе башта мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган. Соңгы 15 ел дәвамында әлеге ансамбльне җитәкли.
- Безнең барыбызның яшен бергә кушсак, 1043 яшькә җыела, ә уртача яшебез 73ләр тирәсе. Репертуарыбызда 80гә якын җыр бар. Бигрәк тә халык һәм эстрада җырларын, бәетләр, мөнәҗәтләрне яратып башкарабыз. «Төйдергечләр» дигән фольклор уены да күрсәтәбез, - ди җитәкче.
Ансамбль шактый гына фес­тивальләрдә катнашып, лауреат булган. Тирә-юньдә үткәрелә торган чараларның берсе дә алар катнашыннан башка узмый. Былтыр «Сандугач» ансамбленең 25 еллыгын да үткәргәннәр. Надежда Мальцева - 20 ел буе ансамбльнең алыштыргысыз баянчысы. Милләте буенча рус кешесе булса да, татар җырларын җырлый. Коллективта һәркайсының тавышы үзенчәлекле. Нурзия Калиева белеме буенча медицина хезмәткәре. Ул ансамбльгә 15 ел йөри. Ата-бабаларыннан мирас булып калган борынгы җырларны өйрәнү теләге тартып китергән аны бирегә.
Кунаклар Бөтендөнья татар конгрессында да булдылар.
- Без сезнең ансамбльне ишетеп тә, күреп тә беләбез. Сез телебезне, мәдәниятебезне саклауда зур өлеш кертәсез. Сездәге көчле энергетика күренеп тора, - диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров.
«Ак калфак» оешмасы җи­тәкчесе Кадрия Идрисова коллективка, халыкка рухи азык өләшкәннәре өчен, рәхмәтләрен җиткерде.
- Сезнең тавышыгыз га­җәеп, чын сандугачларныкы сыман, исемегезгә туры килә. Киемнәрегез дә милли, зәвыклы итеп тегелгән. Безгә элекке киемнәрне кире кайтарыр­га кирәк, - дигән теләкләрен дә ирештерде Кадрия ханым.
Кунаклар үзләренең репертуарларындагы кайбер җырларын да башкардылар.
Кунаклар кичә Арча райо­нында Тукай эзләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм концерт куйдылар. Бүген Казанның истәлекле урыннарында булачаклар.
Марсель Мәсәгутов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading