16+

«Тантана» премияләре ияләренә тапшырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Тантана» премияләре ияләренә тапшырылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Камал исемендәге театрда «Тантана» театр премияләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус бүләге белән Бөгелмә рус драма театрыннан «Иң яхшы режиссер эше» дигән төрдә Рөстәм Фәйзрахманов бүләкләнде. «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» комедиясенең заманча укылышы өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссёры Резедә Гарипова ия булды. «Үзгәреш җиле» Татар җыры фестивале» проектын уңышлы тормышка ашырулары өчен Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры коллективы бүләкләнде. «Иҗади үсеше өчен» махсус номинациясенә - Яшел Үзән музыка театры, Түбән Кама яшь тамашачы театры, Динара Әхмәтова (Минзәлә театры) лаек дип табылды.

«Намус һәм тугрылык» номинациясендә бүләк Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдиновка тапшырылды.

«Ел вакыйгасы» номинациясендә Илгиз Зәйниевнең «Сак-Сок» спектакле өчен Яр Чаллы дәүләт курчак театры бүләкләнде. «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тапкыр Кәҗә турында әкият» спектакле өчен Минзәлә Татар дәүләт драма театрына тапшырылды. «Иң яхшы эпизод роле» номинациясендә Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының «Артист» (Ркаил Зәйдулла) спектаклендә Әби роле өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Алия Кәлимуллина бүләкләнде.

Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләккә Камал театрыннан («Җилкәнсезләр» спектаклендә Нуретдин роле өчен) Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев лаек булды. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Әлмәт театрыннан Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова («Син кайда идең?» спектаклендә Эльза Александровна роле өчен), «Курчак театрының иң яхшы артисты» номинациясендә «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Бүре җиләге» (Ркаил Зәйдулла) спектаклендә Елгыр роле өчен Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова бүләкләнде. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкне Камал театрыннан Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин («Җилкәнсезләр» спектаклендә Мисбах хаҗи роле өчен) яулады. «Дебют» номинациясендә Буа театрыннан Илсур Мортазин һәм Әлмәт театрыннан Диләрә Ибәтуллина бүләкләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading