Себер шәһәрләре буйлап гастрольләр туры кысаларында ансамбль бер атна дәвамында концертлар бирәчәк.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллыгын уздыруга да планнары зурдан. Шундый эчтәлектәге гастрольләр республикада да оештырылачак. Узган елны уңышлы гына башланган проект буенча ансамбль вәкилләре район үзәкләрендә генә түгел, авыл клубларында да чыгыш ясаячак.
Шулай ук ансамбль май аенда Парижда узачак Сабан туен һәм Әстерханда узачак федераль Сабантуйны да чыгышлары белән бизәр.
Елның икенче яртысында исә юбилей уңаеннан зур концерт программасы Мәскәү һәм Санкт-Петербургта күрсәтелә. Гадәттәгечә, ел азагында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысын сөендерәчәк.
Белешмә:
Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1937 елда нигез салынган. Ансамбль эшчәнлегендә татар халкының күпгасырлы мәдәнияте, аның гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, бәйрәмнәре, киемнәре сәхнәдә чагылыш тапкан.
Комментарийлар