16+

Татарстан Милли китаханәсендә язу тарихы белән таныштыралар

Татарстан Милли китапханәсендә «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язу тарихы» күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Милли китаханәсендә язу тарихы белән таныштыралар

Татарстан Милли китапханәсендә «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язу тарихы» күргәзмәсе ачылды.

Анда XV гасыр – XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең язма истәлекләре, XIII гасыр – XIX гасыр башына караган гарәп графикасындагы дөньяви һәм дини характердагы кулъязма документлар, сирәк кулъязмалар, нумизматика һәм эпиграфика раритетлары тәкъдим ителгән.

-    Без бүген Европа цивилизациясенең төрле халыклары телләренең барлыкка килү һәм алар арасында үзара элемтәләр булдырылу тарихы белән таныша алабыз. Тәҗрибә һәм тупланган күпсанлы материаллар белән уртаклашу өчен бу яхшы мөмкинлек. Башка телләр барлыкка килү тарихын тирәнрәк белгән саен, туган телебезгә дә, бөек рус теленә дә хөрмәтебез зуррак булачак. Үз телебезне яратсак, без милли үзенчәлегебезне дә саклап кала алачакбыз, - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов күргәзмә ачылышында.

Күргәзмә «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» халыкара фәнни конференциясе кысаларында оештырылган. Шулай ук бу уңайдан китапханәдә «Кәгазь әйберләрне реставрацияләү. Кулъязмаларны һәм китапларны реставрацияләү үзенчәлекләре» дигән темага ачык лекция, гарәп һәм кирилл каллиграфияләре буенча мастер-класслар да узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading