– Гөнаһтан куркасызмы?
– Куркам, әлбәттә. Яшь вакытта аны уйламыйсың. Олыгая башлагач күбрәк уйландыра.
– Тагын нәрсәдән куркасыз?
– Бала, оныклар хәсрәтеннән куркам. Пенсиягә чыгарып, эштән җибәрсәләр дә курыкмыйм. Театрны бик яратсам да.
– Артист һәрвакытта да рольле булмый. Сезнең дә ун еллап рольсез утырган чагыгыз булган. Андый вакытларны ничек җиңдегез? Еладым, дисез. Шуның өчен дә елаган вакытлар булдымы?
– Еладым. Үпкәләп тә, гарьләнеп тә, хурланып та йөрдем. Бик авыр булды. Хәзер мин Марсель абыйның: “Син минем запас юлдагы бронепоезд”, – дигәнен аңлыйм. Ул мине олыгайгач уйный дип күргәндер. Яшь вакытта, көч, кыяфәт тә булганда уйныйсы килә бит. Бөтен кеше эшли. Син театрга килсәң: “Нишләп йөрисең?” – диләр. Килмәсәң, кара, эшең дә юк, театрга да йөрмисең, диләр. Андый вакытта нишләргә дә белгән юк.
– Роль булмагач, театрдан китәсе килмәдеме?
– Андый уйның башыма да кергәне булмады. Ирем аркасында театрда бер ел эшләмәдем. Телестудиядә тапшырулар алып бардым. Миңа бик авыр булды. Көз көне кошлар очып китә бит, ә канаты сынганы кала. Үземне шундый кош итеп хис иттем.
Марсель абыйга театр эчендә яшьләр театры ясар өчен штат биргәннәр. Фирая кайтса, кире алыр идем дигән. Шуннан Зөлфирә Зарипова йөгереп килгән минем янга: “Фирая, Марсель абый әйтте, алам диде”, – ди. Ирем дә: “Бар”, – диде. Чаба-чаба килдем театрга. Миңа “Казан сөлгесе”ндә баш роль бирделәр. Авыр иде. Бер ел эшләмәгән, өстәвенә үземне героиня итеп бөтенләй дә хис итмим. Аның режиссеры Ришат Хаҗиәхмәтов иде. Спектакль бик уңышсыз булды. Аннан Марсель абый яңа артистлар җыеп, “Казан сөлгесе”н яңадан куйды. Мин катнашмадым. Шуңа гарьләндем, хурландым да... икенче баланы табарга булдым! Марсель абыйга бу нур өстенә нур булды инде! Шуннан соң ничә ел эшсез утырдым...
Театр ул бала кебек. Балаң нинди булса да аны яратмыйча булмый бит. Безнең эш тә шундый. Мин кызларга гел әйтәм: безнең һөнәр ияләренә кияүгә чыгарга бик авыр.
– Ә сез ничек гаиләле булдыгыз?
– Яратып чыктым. Ул бик акыллы кеше булды. Бик матур сөйли. Аның куллары бик матур иде. Минем киленнәр дә: “Кулларына гашыйк булган”, – дип көлә миннән. Бергә яшәгәндә, ул фәннәр кандидаты булды. Үзгәртеп кору чорында үзен-үзе таба алмады. Нәрсә дисәң дә, хатын-кыз көчле. Ирләр үзләрен кызганып, мин бәхетсез дип утыра. Безнең хисләргә бирелергә вакыт юк. Баланы карыйсы, ашатасы, киендерәсе бар.
Бик авыр заманнар иде. Арбаны үзем генә тартам. Ике бала һәм ир. Кияүгә чыккач, арбаны бергә тартырга кирәк бит. Мин аны арбадан төшереп калдырдым инде. Аннан рәхәт булып, җиңеләеп китте.
– Улларыгыз ничек кабул итте моны?
— Аларның мөнәсәбәтләре бик начар иде. Бигрәк тә олы малай белән. Улым 13 яшеннән минем әнидә торды. Әтисе аны кабул итмәде. Миңа улым: “Аерыл, яисә миңа зарланма, менә сиңа ике юл”, – диде. Аерылам дигәч тә, бер ел йөрдем әле. Ул җиңел әйбер түгел. Аннан соң мәҗбүр булдым. Мин бик сабыр кеше. Күрәсең, сабырлыгым беткәндер инде.
Көнчелек тә бик көчле иде. Мин үзем ул хисне бөтенләй дә яратмыйм. Мин 17 ел эчендә СССРның иң матур хатын-кызы идем, чөнки ирем фикеренчә, миңа һәр кеше гашыйк иде, дип көлдерәм.
– Икенче тапкыр кияүгә чыгу теләге булмадымы?
– Ю-у-ук! Үземнең гадәтемне беләм. Мин кешегә җайлаша башлыйм. Аннары ул кешене дә, үземне дә шуның өчен яратмыйм. Ул бала чактан да килә бит. Без әни белән икәү генә булганга, кечкенәдән миндә гаилә моделе нинди булырга тиеш дигән күзаллау юк. Шуңа улларыма да әйттем: өйләнгәндә, әтисе булган кызларны сайларга тырышыгыз, дидем.
– Нинди кызлар сайладылар соң?
– Берсе рус кызын сайлады. Башта эчтән бик каршы булдым. Аннан берәр хәл булыр да, менә синең аркада гына шулай бәхетсез булдым, дияр, үзе абынган үзе белер, дидем. Хәзер аннан да яхшы килен юк, дияр идем.
Икенче улымның хатыны татар кызы. Киленнәр белән уртак тел табам, Аллага шөкер! Мине кеше бик аралашучан дип уйлый. Тик мин алай түгел, кешегә озак ияләшәм. Киленнәрем белән аңлашып яшибез. Гел барып йөреп борчымыйм. Чакырсалар барам, кусалар китәм, дигәндәй. Әле безнең картаясы бар. Аллаһ сакласын, төрле хәл булырга мөмкин. Килененә каршы булып, начарлыклар эшләп, әллә кем булып яшәгән каенаналарны аңламыйм. Акыллы кеше барысын да уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Малайлар нинди олкэдэ эшлилэр?
0
0