- Син сәхнәгә чыгар алдыннан гына рольгә керәсеңме, әллә көне буе шул образда йөрисеңме?
- «Соңгы риваять», «Гөлшаян», «Бер күрешү - үзе бер гомер» спектакльләрендә уйныйсы көнне иртән торуга шул образ турында уйлый башлыйсың. Кечерәк рольләр булганда, бер-ике сәгать алдан гына рольгә керәсең.
- Үзеңне сәхнәдән башка күз алдына китерәсеңме?
- Мин, фатир алуга, театрдан китәм, дип йөргән идем. Мәрхүм Наил абый Шәйхетдинов безгә: «Сез хәзер монда беректегез инде, китә алмаячаксыз», -дип белеп әйткән икән. Сәхнәне, театрны яраткач, акча турында уйламыйсың ул. Йөрәккә якын театр.
- Тормышыңда очраклы хәлләр булганы бармы?
- Театр училищесында укып йөргәндә, үземнең сыйныфташым янына университет тулай торагына бардык. Шунда чәй эчеп утырганда, күрше бүлмәдән бер кыз бик матур итеп чигелгән кулъяулыгын кызларга күрсәтергә керде. Моның егете армиягә китәсе икән. Шуңа дип чиккән. Борылып карасам, шундый чибәр кыз басып тора. Бер күрүдә гашыйк булдым үзенә. Кайтып киткәч тә, күз алдыннан китми бит шул кыз. Икенче, өченче дә килдем. Иптәш кызыннан фотосын да сорап алдым. Үзен тиз генә сөйләштерә алмадым. Аннары бер-беребезгә ияләшеп киттек. Дүрт ел очрашканнан соң, гаилә корып җибәрдек. Өч бала үстерәбез. Олы улыбыз Арслан техникумда белем ала. Айнур 7нче сыйныфта, Алинәбезгә - биш яшь. Бүгенге тормышыбыз бик матур. Ләйлә үзе дә сәнгатьне ярата, бик матур җырлый.

- Артист буларак, бәхетлегә саныйсыңмы үзеңне?
- Студент елларыннан бирле сәхнәдә уйнау - зур бәхет ул. Моның өчен мин режиссерыбыз Рәшит Заһидуллинга рәхмәтле.
- Син бит әле фильмнарда да, клипларда да төшәсең.
- Әйе, «Өч аяклы ат», «Китәм, димә», «Сиңа кайтам», «Саубуллашу», Мәхәббәт шаяруы» фильмнарында төшәргә туры килде. Зәйнәб Фәрхетдинова белән Ләйсән Мәхмүтова җырларындагы клипларда да төштем.
- Синең театр артистлары Сабан туенда көрәшкәнеңне күрәбез. Үзеңнең туган якларда көрәшәсеңме?
- 2011 елда узган Сабантуйда төрле республикалардан килгән артистлар катнашкан иде. Шунда көрәшеп, машина белән тәкә алдым. Очраклы гына булмады ул. Мине көрәшкә тренер Наил Зиннәтуллин әзерләгән иде. Театрлар Сабан туеннан башка җирдә көрәшергә уйлаганым юк, чөнки көрәш гәүдәне вата, сәламәтлекне какшата.
- Туган якларыгызга коллектив белән спектакльләр уйнарга кайтасызмы?
- Безнең Теләчедәге кебек кунакчыл җитәкчеләрне бер җирдә дә күргәнем юк минем. Шуңа күрә анда ел саен бер мәртәбә кайтып киләбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.



Комментарийлар