Хыялланып җырлаучылар, басып биючеләр дә күп булды
Тинчурин театрында яңадан-яңа проектлар гамәлгә куела. Шуларның берсе – «Синең хакта...» театраль концертын билгеләп узарга кирәк.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Казанда курьерлар өчен яңа кагыйдәләр кертәләр
-
#Язмалар
Төнге икедә юлга кузгалалар, иртәнге алтыда елмаеп сәхнәгә чыгалар
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә банкротка чыгучылар саны кискен арткан: бер елда 560 меңнән артык кеше бурычларын түли алмаган
-
#Җәмгыять
Рөстәм Гафаров: «Аңламаучыларга штраф белән җавап бирергә туры киләчәк»
-
#Кыскача яңалыклар
Студентлар, игътибар! Стипендияләр 4 процентка артачак: кайчаннан һәм кемнәргә?
loading
Җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрның талантлы артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискуновлар башкарды.
“Әллүки”, Кара урман”, “Сахраларда”, “Мәйсәрә”, “Әдрән диңгез”, “Идел буе каеннары”, “Синең хакта”, Казан кичләре”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Бер генә минутка”, “Чаба поезд, чаба”, “Туган як”, “Уразай” кебек җырлар – күптән халкыбыз күңелендәге җырлар алар. Аларның һәрберсенең үз язылу тарихы, үз аһәңе бар. Билгеле, алар бер вакытта бик популяр булып торганнар, яратып башкарылган.
Шулай итеп, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының җырларыбызга багышланган проекты уңышлы узды дип әйтергә була. Әлбәттә, концертның режиссеры Камил Гатауллин һәм Ильяс Камалов җитәкчелегендә оркестрның хезмәтен дә бәяләми булмас. Театрның үз артистлары көче белән әзерләнгән концертны уңышлы узуын тагы бер кат билгеләп үтми булмас. Җырларның төрлечә башкару осталыгы күренде, монысы инде икенче мәсьәлә. Шулай да театрга нигез салынуның 90 еллыгы кысаларында уздырылган әлеге чараның дәвамын да күрәсе килү теләге калды. Җырланмаган җырлар алда әле.
Комментарийлар