Партбилетым кесәмдә булса да, Аллаһның рәхмәте белән яшәдем, ди ул.
Әдәбият мәйданында үз урынын тапкан, әсәрләре кулдан-кулга йөреп укылган, күпләп төрле телләргә тәрҗемә ителгән, кайда барсалар да, танып хөрмәт итүче әдипләребез арасында олпат язучы Вакыйф ага Нуруллин да бар.
Без аның хәл-әхвәлләрен белешеп кайттык. Туган ягы Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында яшәргә яратты ул. Тик соңгы елларда, аяклары авырту сәбәпле, шәһәрдәге фатирында гына тора икән.
– Вакыйф ага, ничек хәлләрегез?
– Әле менә өченче көн генә СССРның картасын алып кайтып бирделәр. Язганда карарга кирәк була. Хәзер онытыла. Бу элеккеге карта. Кәефләр картларча, хәтер бик әйбәт түгел. Яшь тә 88дә бит, бу уен эш түгел.
– Хәл белергә килүчеләр бармы?
– Юк, кая кем килсен хәзер. Һәркем үз гаме белән яши. Язучылар белән сөйләшмим. Элек тә бик аралашып йөрмәдем. Мин 75 яшькә кадәр туктаусыз эшләдем, шул ук вакытта яздым да. Язучылар әсәрләре әз-мәз күзгә күренә башласа, шуның белән яшиләр иде. Мин андый кеше түгел. 1968-1977 елга кадәр “Казан утлары”нда эшләдем. Аннан нәшриятка күчерделәр. Эшләгән урыннарымда яраттылар үземне. Китапларым русча да чыкты. Алары күбрәк тә икән әле. Минем “Казан утлар”нда басылганны тәрҗемә итәргә көтеп кенә тордылар. Марсель Зарипов, Рәис Сабиров, Рөстәм Кутуй тәрҗемә итте. “Әгәр син булмасаң” – русчага тәрҗемә ителгән беренче китап, Галия Кәримова тәрҗемәсен эшләде. Аңа пенсиягә китәр алдыннан үзең теләгән китапны тәрҗемә ит дигәннәр. Ул туганы Мостай Кәримнән киңәш сораган, тегесе: “Берни эзләп йөрмә, шушыны эшлә”, – дигән. Китапларның кайберләре өч-дүрт тапкыр басылды. Таджик телендә дә чыкты. Украинча да нәшер ителде.
– Вакыйф абый, болай популярлашып китүнең сере ничек булды?
– Нишләтим, язганымны яраталар. Китаплар бер-бер артлы чыкты. Популярлык көнләшүләр дә алып килде. Кеше үзеннән узганны яратмый икән.
50 яшемне шулкадәр зур итеп уздырдылар. Россиянең төрле нәшриятларыннан бик күп котлау телеграммалары алдым. “Һәлакәт” китабының чыккан вакыты. Бәйрәм вакытында чемоданнарын тоткан Әлфия Авзалова килеп керде. “Китеп барышым, ләкин Вакыйфка бер җыр җырламыйча китмим”, – диде. Элек бит язучыларга бөтен артистлар ияреп йөрде. Артистларга халык шаккатмады. Халык артистына 12 сум 50 тиен түләсәләр, безгә 15 сум түлиләр иде. Мине һәркайда көтеп тордылар. Бөтен шифаханәләргә очрашуларга йөрдем. Әсәрләремнең берсе дә уйлап чыгарган әйбер түгел. Күп геройларны янәшәмнән эзләп таптым. Мин җәй буе авылда яши идем. Кешеләрне күзәттем.
– Авылда йортыгыз төп нигезме ул?
– Бабайлар урыны. Бабай мәэзин булган. Мәчет янында гына торганнар. Шуннан калган. Ул йорт 15 ел авыл советына хезмәт итте. Шул ук йортта почта да урнашкан иде. Мин кайтып кергәндә тузган, ташландык иде инде. 1980 еллар бу. Шушыны миңа сатыгыз, дидем. Кич белән өялдына керсәм, анда бөтен йолдызлар күренеп тора, калайлары череп беткән икән. Әйбәтләп түбә яптырып куйдым. Бүрәнә йорт ул, ләкин байлар дүрт кырлы, яхшы итеп эшләгән. Уңайсызлыклар булса да, без аның рәхәтлегенә түздек.
Аягым 58 ел буе авырта, карап торганлык белән генә яшим. 2011 елны аяк тамырын алып, йөрәккә куйдылар. Операция булмаса, бер ел, ел ярым гына гомерең калган иде, диделәр. Хирург Ринат Галиев әсәрләремне бик яратып укый иде. Тәвәкәлләдек. Аллаһның рәхмәте белән әйбәт кешеләр аркасында яшәп торам. Әни 3 яшьтән бирле безгә догалар өйрәтте. Бөтен дини бәйрәмнәрнең шартын үти иде. Партбилетым кесәмдә булса да, Аллаһның рәхмәте белән яшәдем.
– Популяр булган әсәрләрегезнең кайсысы күңелегезгә якын?
– Бөтенесе якын. Барысы да йөрәк аша узган. “Аккан су юлын табар” дигән повесть бик популяр булды. Бер колхоз рәисе белән танышып, төне буе сөйләшеп чыктык. Бер блокнотны язып бетердем, аннан кайттым да киттем. Материал булды. Әсәрне өч ай эчендә яздым. Кулъязманы укып чыгарга бирдем. Шалтыратам, алмый. Шикләндем дә, үзе янына киттем. Төсе киткән. Вакыйф, мин моны басарга рөхсәт итмим, ди. Хатыны бәйләнерлек урыннар булган. Кулъязманы бирмим, чыгартмыйсың, ди. Төнге 11дә юлга чыктым. Юлда 5-6 шикле малай очрады. Эш юк, акча юк вакытлар. Башта берсе килде, аннан икенчесе. Берсе төпченә үк башлады. Бетте баш, дим. Язучы икәнемне әйтергә туры килде. Ә ул егет минем әсәрне укыган булып чыкты. Зыяннары тимәде.
– Әсәрләрдә мине язгансың дип үпкәләүчеләр булмадымы?
– “Аккан су юлын табар” буенча судка да биреп йөрделәр. Анда эчеп йөрүче җитәкче турында язылган, соңгы вакытта бик азынган иделәр. Гаепне үзенә алган кешеләр булды. Исемнәре дә юк аларның, әмма үзләрен таныдылар.
Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без 41 ел балалары” минем “Шинельсез солдатлар” белән бер үк санда басылды. Ул Язучылар берлегенең елның иң әйбәт китабы булып танылды. Мин аны ун төндә яздым. Төнлә генә эшли идем. Көндез эштә аның белән утырып булмый.
– Хәзер кемнәр белән аралашасыз?
– Үземә кирәккә шалтыратам, үзем кирәк булсам да – шалтыраталар. Элек тә бит бит артык сөйләшеп йөрмәдем. Ун ел Язучылар берлегенең идарәсендә эшләдем, аралашудан туеп та киткәнмендер. “Казан утларында” эшләве рәхәт иде, шул чаклар сагындыра. Нәшриятта эшләүнең үз таләпләре бар. Өстәгеләргә дә ошарга кирәк, астагыларга да, халыкка да укылышлы әсәр булсын. Бервакыт икенче секретарь Мөҗәһит Вәлиев шалтырата, Евтушенко дача сала икән, ике томын чыгарырга иде, ди. Мин каршы төштем. Татар язучылары дүрт елга бер тапкыр профсоюз кенәгәсе кадәр китабын чыгарса да, бәхетле булып йөри, дим. Безгә өстән кабат чыгарлык булмасын, басмасаң басмыйсың инде, диделәр.
– Вакыйф абый, иркенләп сөйләшеп утырабыз, сездә зарлану юк, заманны да сүкмисез...
– Заман беркайчан да җиңел булмаган. Заман белән эшли белергә кирәк. 1978-1987 елга кадәр илдә хөкүмәттән акча алмаган дүрт нәшрият бар иде. Икесе Мәскәү, берсе Ленинградныкы, берсе бездә иде. Хөкүмәткә 700 мең сум акча эшләп бирә идек. Тиражны арттырасың, сату бар, акча эшлисең. Әнә өзеп ала торган стена календарын 600 мең данә чыгара идек. Гомумән, эштә сөйләшә белергә, эшне оештыра белергә кирәк. Ничә ел нәшриятта машина алмаганнар иде. Машинасын да алдык. Бастырырга кыйммәтле кәгазь дә таптык. Татарларым гел ярдәм кулы сузды.
– Татар яшәрме, авыл яшәрме кебек сорауларга сезнең белән җавап эзлисе килә.
– Үз сүземне әйтәм: авыл бетми ул. Ләкин авылда эш юк. Кара син хәзерге комбайннарны! Көненә меңәр гектарны берүзе эшли дә куя. Авыл кешесе нишләргә тиеш? Быел мине бер атнага авылга алып бардылар. Мин кайтмый торган ике ел эчендә авыл шулхәтле үскән, шулхәтле яңарган. Менә дигән йортлар. Андый хәлнең булганы юк иде. Олы Солтан ерак түгел. Шәһәрдә эшлиләр, авылга кайталар. Алга таба да шулай булып яшәячәк ул.
– Өстәлегездә китаплар, газеталар. Әле укый аласызмы? Күзләрегез күрәме?
– Укыйм, тиз арыта инде. Хәзер бит телевизор, интернет бар. Бөтенесен күрсәтеп торалар, татарча тапшырулар карыйбыз. Аннан соң һәрнәрсәнең үз вакыты дип уйлыйм мин. Кичә әнә берәү сөйләп утырды: нәрсә генә язса да бөтенесен чыгарып бара ул. Ләкин кемгә кирәк ул 12-15 томлыклар?! Шушының белән дә халык бизә. Юньле әйберләр түгел бит. Туфан булып Туфанның да ун томының икесендә генә популяр пьесалары...
– Вакыйф абый, әдәбиятчыларга, башлап язучыларга, нинди теләкләрегез бар?
– Теләк шул: әйбәт әйберләр язсыннар. Халыкка аңлашыла торган. Язучы заман белән яшәргә тиеш. Миңа гел сине халыктан аерып булмый, син үз арабызда, дип әйтәләр иде. Томлыклар бәлки 90 яшьлеккә чыгар. Алар туплап бирелгән. Яңа китабым узган ел чыкты. Бик тиз таралып та бетте. Тукай премиясен алмадым. Тукайга башка бирмәдем. Ул чакта премия 30 мең сум иде. Китапларым Мәскәүдә дә чыгып торган чак. Минем өчен акча мөһим түгел. Башка бу хакта уйламадым. Гаиләм тыныч булды. Үзебез тәртипле булганга, балаларым тәртипле. Улымның университетка кереп, юрист булырга имтихан биргәнен белмәдек тә. Кыз архитектура буенча укыды. Рәсемнәр ясый. Хатыным Нәзәхәт китапханәдә эшләде. Бергә тора башлавыбызга 63 ел була.
Комментарийлар