«Татар моңы»нда - дипломант, «Ягымлы яз»да - махсус бүләк, «Созвездие»- «Йолдызлык» та - 1нче, «Сандугач керде күңелгә»-«Дулкыннар»да - 2нче , Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге I халыкара фестивальдә - 1 нче урыннар...
Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Зарина ХӘСӘНШИНАның моңа кадәр булган уңышларын да әнә шулай бармак бөгә-бөгә санап чыгып булыр иде. Бүгенге күзлектән кечкенә тоелсалар да, аларының да уңышка китерүче ныклы нигез булып торуы бәхәссез. Соңгы вакытта тамашачы яшь җырчыны Марат Фәйрушин концертларындагы чыгышлары буенча да истә калдыргандыр. Әле күптән түгел генә Ринат Мөслимовның юбилей кичәсендә дә алкышларга күмделәр үзен. Максатына ышанычлы адымнар белән баручы кыз бүген редакциябез кунагы.
- Моннан элек син башкарган халык җырыннан соң, Татарстанның халык артисты Миңгол абый Галиев: «Шушындый чыгышлар музыка көллиятендәге укыту дәрәҗәсе турында сөйли», - дип сокланып әйтеп куйган иде. Зарина, әйт әле кайчан җырлый башладың? Ни өчен музыка көллиятен сайладың? Үзең кайсы яклардан?
- Мин Балык Бистәсе районының Тәберде-Чаллысы авылыннан. Миңа 18 яшь. Үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм дисәм дә арттыру булмас. Җырга этәрүчем әнием булса, сәләтемне беренчеләрдән булып күреп алучы - балалар бакчасында эшләүче баянчы Гөлия апа. Мәктәптә укый башлагач, аның ире - сәнгать дәресе укытучысы Рәсим абый төрле конкурсларга йөртә башлады. Шактый гына фестиваль һәм бәйгеләрдә йөреп, күп кенә иҗат кешеләре белән очрашырга туры килде. Нәкъ менә алар Казан музыка көллиятенә керергә киңәш бирделәр.
- Әти-әниең җыр-моңга мөкиббән кешеләр идеме әллә?
- Әти-әнием сәнгатькә якын кешеләр түгел, ләкин, аңа карамастан, бәләкәй чактан ук миңа гел үзләренчә ярдәм итеп, юл ачып килделәр. Әнием минем белән бәйгеләргә йөри иде. «Шушы юл белән китәсең икән, ахырга хәтле бар», - диделәр.
- Авыл баласы моңлы була, диләр. Син дә күбрәк озын, моңлы көйләр башкарырга яратасың.
- Бу минем иң яраткан җыр жанрым дияр идем. Андый көйләр күңелемә бик якын. Халык көйләре моңлылыгы, тыйнаклыгы, бормалары-мелизмнары белән җәлеп итә. Әйе, моң авылга хас дип еш әйтәләр. Мактанып әйтүем түгел, ләкин үземдә татарның шул бер үзенчәлеге - моңы булуына, моңлы авыл баласы булуыма бик горурланам.
- Җырдан башка яши алыр идеңме?
- Юк, алмас идем. Авырып киткән чакларымда шуны уйлап куйсам, куркып китәм. Һәр көнем «аккомпанемент» астында бара. Иртән музыка тыңлап чыгып китәм, көне буе жырлыйм, кайткач, төнгә кадәр компьютерымда музыка уйнап тора. Бу һөнәрне сайлаганга да бер дә үкенмим.
- Ә тавыш «югалган» чакларда нинди уйлар килә башыңа?
- Андый вакытлар да була. Барыбер күңел моңга тартыла, җырлыйсым килә. Әлбәттә, куркыта, шуңа да сакланып йөрергә тырышам.
- Җырдан башканы белми икән бу Зарина димәсеннәр инде. Күңелең, кулың тагын ниләргә ята?
- Фотога төшерү, визаж, прическа ясау - минеке! Авылга кайткач, гадәттәгечә, әниемә булышам. Хәзер бигрәк тә: бакча эшләре, өй юу, жыештыру белән мәшгуль. Әнием иң якын дус кызым кебек. Бөтен серләремне, хыялларымны аңа сөйлим. Кайткан саен әтием машинасында йөрттерә. Ул да үзенә күрә бер шөгыль. Шулай йөри торгач, ял көннәре сизелми дә үтеп китә.
- Егетең бармы соң? Синең кебек нечкә хисле кыз янында нинди егет булырга тиеш дип уйлыйсың? Бәхет синең өчен нәрсә ул?
- «Егетең бармы?» - дип гел сорыйлар. Юк әлегә. Аның ниндиерәк булырга тиешлеген тәгаен генә әйтеп тә булмый. Йөрәгеңә кайсысы үтеп кереп, шунда төпләнеп утыра бит әле - кем белгән. Һәр кешедә дә, минемчә, үзенең кемгәдер кирәкле булуын тою теләге бардыр. Ике иҗат кешесе бергә булырга тиеш димәс идем. Шулай да теләсә нинди даирәдә үзен кирәгенчә итагатьле тота белгән, акыллы, уен-көлкене аңлардай егетне күрер идем үз янымда. Ә бәхеткә килсәк, мин чын-чынлап үземне бәхетле кеше дип әйтә алам. Аллага шөкер, әти-әнием исән-сау. Алар һәрвакыт минем өчен олы терәк булып торалар. Шатлыкларны да, борчуларны да бүлешер дусларым бар.
- Училищены тәмамлагач, нишләргә уйлыйсың?
Иң зур теләк, әлбәттә, зур сәхнәгә чыгу, ә колледжны тәмамлагач, хыялым - консерваторияга керү. Кем булып, нәрсә эшләп беткәнне вакыт үзе күрсәтер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар