«Һәр җырның үз җырчысы»
- Сезне тамашачы башта ук җырчы буларак кабул иттеме, әллә композитор булуыгыз таныттымы?
- Әлбәттә, җырчы буларак кабул итте, ул вакытта минем җырлар язганны кем генә белде икән әле?! Тамашачы соңгы вакытларда гына миңа автор буларак карый башлады. Авторларга сакчыл карашлы җырчылар күп түгел шул. Кайберәүләр хәтта: «Менә хәзер сезгә шушы җырымны башкарам», - дип кенә игълан итәргә ярата. Җырын үзе язганмыни!
- Иң кызыксындырган соравымны бирим әле: матур җыр иҗат иткәннән соң, аны башка бер җырчыга бирергә жәл түгелме? Аны бит инде үзегез дә башкара алыр идегез?
- Юк, жәл түгел. Җыр язылгач ук чамалый аласың - бу җырны кем яхшырак башкара алачак? Мин язам икән - мин башкарам, дигән закон юк. Гомумән, һәр җырның үз җырчысы була.
- Ә җыр язу өчен нинди шартлар булырга тиеш, Зөфәр абый?
- Иң әүвәл шәп шигырь! Ун көндә ун җыр яза алам - шигырьнең тәэсир итү көченнән тора ул. Кайвакыт шигырь җаныңа кереп утыра да бимазалый башлый - син үзеннән-үзе аны утырып язарга мәҗбүр буласың. Ул вакытта көй 5 минутта да язылырга мөмкин. Айлар буе җыр язмаган вакытлар да була - анда да берни эшли алмыйсың. Кемдер әзер композиция язып бирә дә җырчы шуңа шигырь әтмәлләттерә. Ә мин андый композиция язып бирә алмыйм - минем җыр шигырьдән генә туа ала. Яшермим, заказга язылган җырлар да булды: анда инде шигырьгә җаныңны бирә алмыйсың, ул сине «эләктерми» - ул вакытларда, еллар буена тупланган тәҗрибәңнән чыгып, җырны «ясыйсың». Иң кызыгы - җаныңны бирмәгән ул җырлар арасында популярлашып киткәннәре дә бар.
- Минем аларның хакын да беләсем килә әле...
- Иң арзаны - 5 мең сум, уртачасы - бер мең доллар һәм югарырак бәядән сатам...
«Ул чакта хатын-кызга үчле идем»
- Теге бүрәнә өстендәге айлы-гармунлы кичләр турында сөйләшкәндә бер нәрсә төшеп калган икән, Зөфәр абый - беренче мәхәббәт тарихы...
- Бүрәнә өстендә яныңда җанкисәгең утырмаса, гармун тартмыйсың инде ул! Мәхәббәт булды - бәхеткәме, кызганычкамы, бергә булу насыйп итмәде, күңелдә якты хатирә, матур истәлек булып кына калды. Вакыт дигәннәре һәр нәрсәне үз урынына утыртты - шөкер, беренче мәхәббәт минем өчен хәзер татлы җәрәхәт кенә...
- Җәрәхәтнең татлысы да буламыни ул?
- Була! Казан кызы иде ул, бәлки, шуңа да Казанга чыгып киткәнмендер әле... Менә шул - мин консерваториягә укырга кергән елны беренче мәхәббәтем кияүгә чыкты. Мәхәббәтне таптап узып киткән кешегә ачу кайный бит инде ул - хатын-кызга бер еллап үчле йөрдем. Менә хәзер яраттырам да калдырып китәм, янәсе, моннан соң йөрәгемне башка беркемгә дә ачмаячакмын, имеш... Аннан бераздан аңладым - бу дөрес юл түгел икән! Болай итеп мин башкаларны гына түгел, үземнән дә бәхетсез ясаячакмын. Шунда иң зур теләгем туды да: мин матур гаилә корырга тиеш һәм Ходай миңа беренче бала итеп малай насыйп итәчәк.
- Матур гаилә корырга кирәк, дип кенә өйләндегезме, әллә яратыпмы?
- Мин үземә алдан әйттем - янымда тормыш көтәрлек хатын-кыз гына булачак. Шуңа да таныш-белешләргә, туганнарга яр сайлау белән булышуларын үтендем. Хатыным Зөһрәне беренче мәртәбә үзем түгел, җиңгәмнең әбисе күрде. «Күршедә матур, акыллы кыз бар, - ди бу миңа, - белеме буенча медик». Шунда хәйләләп бала карарга чакырып кертеп, Зөһрәне күрү бәхетенә ирештем. Ошаттым - аралашып киттек, Зөһрәнең тормыш көтәрлек төпле кеше икәнен аңладым. Менә шунда хатынны карап сайлап алмаган булсам, әллә кайчан, бәлки, аерылган да булыр идем! Еллар узгач та җавабым үзгәрми: шул вакытта мин үз гомеремдәге иң дөрес карарны кабул иткәнмен!
- Бу иҗат кешесенең дөнья мәшәкатен сайлап алган пары җилкәсенә шудырып, рәхәтләнеп иҗат дөньясына китүе дип аталамы инде?
- Бөтен әйберне дә хатын алып барды дип әйтә алмыйм: эчемдә нинди генә ялкынлы хисләр кайнамасын, нинди генә халәттә булмыйм - гаилә минем өчен беренче урында булды. 1984 елда көтеп алган улым Зөлфәт туды - ул минем өчен зур бер дөнья иде. Хатынның пеленка дигән нәрсәне бер ай буе күргәне булмады - үзем юдым. Ул айны гастрольләргә дә чыкмадым. Баланы үлеп яраттым. Миңа хәтта икенчесе кирәк түгелдер кебек тоела иде. Хатын икенчегә узгач та әйттем әле: ярый, бусы кыз булыр - сиңа булыр, минем малай бар инде, янәсе. Әмма Зиләне бала тудыру йортыннан алып чыгуга ук аңладым - мин аны Зөлфәткә караганда да ныграк яратачакмын икән! Кызлар бөтенләй башка икән ул! Бүген инде балаларыбыз башлы-күзле, Зөлфәтнең ике баласы бар.
«Коймакны беркем дә минем кебек пешерә белми»
- Алайса, хуҗалык эшләреннән дә ерак тормаучы кеше Сез?
- Аллага шөкер, бөтен эшкә дә кул бата! Рәхәтләнеп ашарга да пешереп куя алам. Коймакны беркем дә минем кебек пешерә белми! Өйдәгеләргә айга бер тәти инде ул коймак, рецептын бирмим - кулдан китәргә мөмкин!.. Көнчыгышта да шуңа ир-ат пешерәдер инде ул - без пешергән ризыкка фәрештәләр канатларын тыга, ди бит (көлешәбез).
- Хатыныгыз Сезнең иҗат кешесе булудан зыян күрми икән, әле арага көнләшү дә кермәгәндер?
- Минем көнләшү булмады - мин аны хәтта үзем теләгән идем! «Бер тапкыр булса да көнләштер инде», - дигәнем дә булды. «Не дождешься», - диде Зөһрә. Ә минем яктан ул көнләштерүләр булгандыр - күп үпкәләттем, күп елаттым инде хатынны. Узган эшкә - салават... Иҗат кешесе башкача була да алмыйдыр: һәрдаим гашыйк булу халәтендә яшәмәсәк, без бит иҗат итүдән туктаячакбыз.
- Иҗат итүдән болай да туктарга уйлап торасыз түгелме соң, Зөфәр абый - җырлаудан читләшеп барасыз ич?
Җыр иҗат итүгә күбрәк басым ясыйсым килә - менә кичә генә 611нче җырым язылган. «Сөю булса, тулы булсын» дип атала ул. Ә җырлау мәсьәләсендә мин чыннан да акрынлап сәхнәдән китеп барам. Әмма үкенеп, их, җырлыйсы килә, дип китмим бит - теләгем булмаган килеш көчләп үз-үземне җырлатасым килми. Эчке халәтем шулай кушкач, иҗатта композитор буларак кына каласым килә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар