16+

Бәйрәм линейкасы ачык һавада уза

Татарстан мәгариф министры белдерүенчә, белем көнендә тантаналы чаралар социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.

Бәйрәм линейкасы ачык һавада уза

Татарстан мәгариф министры белдерүенчә, белем көнендә тантаналы чаралар социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.

Республикада 1 сентябрьдә узачак бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде. “Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштырабыз, – диде мәгариф һәм фән министры. – Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен».

Министр күп төрле сорауларга җавап бирде. “Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, без бердәм дәүләт имтиханының уздыру вакытларын күчердек, Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык”, – диде Рафис
Борһанов. Быелгы уку елы аерым шартларда башлануын да хәбәр итте.

Мәктәпләр һәм көллиятләр өчен министрлык махсус таләпләр дә кертте. Ул аерым алганда санитар нормаларны үтәүгә кагыла.

Шул арада мәктәпләрдән хәбәрләр килә башлады. Беренче һәм унберенче сыйныфлардан тыш башка укучылар 1 сентябрь көнне сыйныф сәгатенә җыелачак. Балаларның уку йортына температуралары үлчәнеп кертелә, ә әти-әниләр бинаның тышкы ягыннан озатып калачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading