16+

“Ел укытучысы” бәйгесе: җиңү һәрберсенә татымаса да, бу – зур дәрес

Татарстанда “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды.

“Ел укытучысы” бәйгесе: җиңү һәрберсенә татымаса да, бу – зур дәрес

Татарстанда “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды.

Ел саен бу һөнәри бәйгедә 800гә якын укытучы катнаша. Үзен күрсәтергә һәм башкаларны күзәтергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!

Һөнәри бәйгеләргә тәрбиячеләр һәм укытучыларның һәркайсы үз теләк-омтылышлары, максатлары белән килә, билгеле. Аларның һәркайсы – шәхес, “Мин – укытучы” дип башын югары күтәреп атлаучы, һәркайсының әйтер сүзе, бүлешер мул тәҗрибәсе бар. Җиңү һәрберсенә татымаса да, бу – зур дәрес.     
18-21 март көннәрендә конкурсантлар жюри каршында үзләренең иң яхшысы исеменә лаеклыгын дәлилләде. Алар дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте, "Ел укытучысына сорау" дигән сынауны узды. Бәйге кысаларында төп җиңүчене ачыклаудан тыш, тәрбиячеләр һәм төрле юнәлештә белем биргән укытучылар арасында да куәтле ярышлар барды.

-    Бәйге алга таба башкаларга остаз булырлык иң сәләтле укытучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Укытучылар конкурска уку елы башыннан әзерләнә һәм сайлап алуның төрле этапларын үтә. Катнашучыларның иң яшенә – 23, конкурсантларның уртача яше 38 дип исәпләп чыгарылган, - дип билгеләп үтте Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Төп җиңүче һәм төрле номинацияләрдә беренчелек яулаган укытучылар белән аралашып, аларның бу һөнәргә юлы, конкурс биргән тәҗрибә, мөгаллимлекне абруйлы итү турында сөйләштек. 

Радик Хәбиров, Казанның 108 нче мәктәбе физика укытучысы, Бөтенроссия “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында җиңүче:

– Иң башта мин инженер-төзүчегә укыдым. Архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамладым. Тик инженер булып эшләгәндә әллә ни канәгатьлек хисе кичерми идем. Минем һәрвакыт нәрсәдер төзисе килә иде. Әмма һич кенә дә биналар түгел икән, чын, тере әйберләр булдыруда, илнең киләчәген төзүдә катнашасы килгәнне аңладым. КФУда яңадан әзерлек узып, мәктәпкә эшкә килдем. Хәзер үз предметымны кызыклы итеп укытырга һәр бала күңеленә юл салырга тырышам. Ул киләчәктә өйрәнелгән физик формулаларның кайберләрен онытса да, яхшы нигез булдырырга омтылам.

Мин һәрвакыт конкурс ул – коммуникацияләр өчен мәйданчык, педагогик үсеш һәм осталык мәктәбе дип уйлап килдем. Ләкин бу юлы бәйгенең трансформация өчен мәйданчык булуын аңладым. Без барыбыз да яхшы якка үзгәрдек.  Хезмәттәшләремнең дә, методистларның ярдәме зур булды. Гаиләм дә ышанып, көч биреп торды. Бу бер генә кеше ерып чыга, җиңел генә бирелә торган бәйге түгел. Сынаулары да, авыр вакытлары да, йокысыз төннәре дә күп.

Ләйлә Гарифҗанова,    Казанның 19 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе җиңүчесе:

– Мин Буа районы Бик-Үти авылында тудым. Укытучы булырга теләк мәктәптә укыганда ук барлыкка килде. Кечкенә чакта башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән дәү әниемнең буш калган журнал юлларында язып, укытучы булып уйнарга ярата идем. Югары сыйныфлардагы класс җитәкчем булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы үз дәресләрен шул кадәр яратып үткәрә иде. Бу да бик тәэсир итте. Шул рәвешле укытучы юлын сайладым. Менә инде 8 ел диярлек гимназиядә эшлим.

Һәр бәйге – ул бик зур тәҗрибә. Үзеңне төрле яктан ачарга ярдәм итә. Чөнки син үзеңнең көчсез якларыңны танып, аларны үзгәртү ягын карарга тиешсең һәм шулай ук көчле якларыңны ассызыклап, аларны файдаланырга өйрәнәсең. Бик мөһим фактор булып, синең янәшәңдәге команда тора. Мондый зур бәйгеләрдә ялгызың гына катнашып, уңышка ирешү бик авыр. Бу яктан мин бик бәхетле. Чөнки минем җитәкчелек, аеруча, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, коллегалар һәрдаим ярдәм итеп тордылар, минем янәшәмдә булдылар.

Укытучы абруен үстерү турында хәзер күп сөйлиләр. Дәрәҗәбезне күтәрүдә, әлбәттә, һөнәри бәйгеләрнең дә өлеше бар. Укытучының үзеннән дә, аның дәресләрен ничек үткәрүеннән дә күп нәрсә тора. Иң беренче чиратта, үзеңнән башларга кирәктер. Шулай ук төрле грантлар каралган. Бу мәсьәләне югарырак дәрәҗәдә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә дә кирәктер.

Татар теленең урыны, дәрәҗәсенә килгәндә, фикерләр төрле, әлбәттә. Шәхсән минем бүгенге көндә татар теленә каршы килүче ата-аналарга, балаларга юлыкканым юк. Бер генә әти-әни дә үзенең баласының тагын бер тел белүенә каршы килми. Татар теленә өйрәтү мөмкинлекләре хәзер бик күп. Дәреслекләр дә, УМКлар да, өстәмә чыганаклар да җитәрлек. Мин үзем күп төрле алымнарга мөрәҗәгать итәм, укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып. Минем төп максатым - сөйләмгә чыгу, укучыларны сөйләшергә өйрәтү.

Альбина Вәлиева, Мәскәү шәһәренең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе җиңүчесе:

– Башкортстанда Нефтекама педагогик көллиятен тәмамлаганнан соң Татарстанга укырга керәсе килде. Ул вакытта көндәлек яза идем. 2012 нче елда "Минем татар теле укытучысы буласым килә" дип язганмын. Татар теленә, мәдәниятенә гашыйк идем. Мин үзем иҗат кешесе, сәхнәдә үстем, аудитория белән эшләргә яратам. Балачактан татар телендә чаралар үткәрдем, татарча сөйләштем. 

Казанда татар филологиясе бүлеген тәмамлаганнан соң, яңа юнәлеш буенча да укып карыйсым килде. Магистратурага журналистика бүлегенә документларны тапшырган идем, бюджетка үтә алмадым. Аның каравы, Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбенә керә алдым. Мәскәүдә рус нәшриятында эшләдем, аннары татар телен укытырга татар мәдәни үзәгенә чакырдылар, берничә елдан соң Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы татар мәктәбенә эшкә чакырдылар. Бүгенге көндә Мәскәүдә 5 мәйданчыкта татар телен укытам.

Мәскәүдә татарлар милләтпәрвәр. Чит якларга киткәч "Мин кем, милләтем нинди, туган телем нинди" дигән сорауларга җавап эзли башлыйсың. Мәскәү татарлары туган телен бик кадерли, мине дә укытучы кеше буларак хөрмәт итәләр. Курсларга йөрүчеләрнең санын 2020 нче елдан башлап санасак, 300 кешедән артты. Ә инде татар мәктәбендә татар балалары гына түгел, башка төрки милләт балалары да йөри. Алар бик теләп татарча өйрәнә. 

Мәскәүгә җиңү алып кайту теләге зур иде. Тырышып әзерләндем, дәрес планнарын төзегәндә иҗади яктан килергә тырыштым. Беренче тапкыр катнашкач, кайбер чыгышларымны ничек әзерләргә икәнен аңлап та бетермәгәнмен, Казанга килгәч тә конспектларга үзгәрешләр кертергә туры килде. 

Татарстан мәгариф министрлыгы татар укытучысың абруен чынлап та күтәрә. Безне һәрвакыт конкурсларга чакыралар, һәр төбәк укытучысына аерым игътибар бирәләр, ярдәм күрсәтәләр, проблемаларны чишәргә булышалар. Безнең турында социаль челтәрләрдә сөйлиләр. Һәм олимпиадаларга, бәйгеләргә килгән вакытта алар тарафыннан методик ярдәм генә түгел, психологик ярдәм дә көчле була.

Ленар Хәбибуллин, Чистай районы Мөслим урты мәктәбенең география укытучысы, “Авыл укытучысы” бәйгесе җиңүчесе:

– Мин тумышым белән Чистай районы Мөслим авылыннан. Үз туган ягымда калып, менә 34 ел үзем укыган мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә хезмәт итәм. Шәхсән минем, укытучы булып китүем һич көтмәгәндә булды. Дөрес, мәктәптә укыганда ук, коеп куйган укытучы бит син, дип әйтәләр иде. Балачактан ярыша-ярыша “Ялкын” журналында шигырьләр бастырып, “язучы” булырга хыялландык. Укытучы профессиясе журналистика белән кайсыдыр яктан охшаш, һәр икесендә дә иҗадилык өчен мөмкинлекләр күп. Кайчак үземне журналист итеп хис итеп, газеталарга мәкаләләр язып ташлыйм. Мәктәпкә килеп 4 ел эшләгәч, директор итеп сайладылар. 26 яшьтә кырыкка якын хезмәткәре булган коллектив белән (шуның 24е укытучылар) җитәкчелек итүне ышанып тапшырдылар, 13 ел бу вазифаны күңелемне биреп башкардым. Республика һәм район күләмендә дә уңышларыбыз күп булды. 13 ел директор вазифасын башкаргач, иптәшем Алсу (ул шулай ук Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта) белән киңәшкәннән соң, бу вазифаны калдырып, бары укытучы хезмәтенә кайтырга булдым. Үзегез беләсез, укытучыга иҗади эшләү өчен мөмкинлекләр күбрәк.  Менә яңадан 15 ел мин укытучы, эшемнән бик канәгать.

“Авыл укытучысы” бәйгесендә 2016 елда катнашып, “Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә җиңүгә ирешкән идем инде. Үземне тагын сынап карарга булдым һәм бу юлы инде беренче урынны алуга ирештем. Ике бәйге арасында “Ел укытучысы” муниципаль конкурсында катнашып, “Педагог-тикшерүче” номинациясендә җиңүгә ирештем.

Күпләр бу бәйгеләрне бик гади эш дип кабул итә. Ләкин конкурсның кыска гына вакыт аралыгында укытучы үзенең дәресләрендә һәм мастер-классларда бөтен эш алымнарын, тәҗрибәсен күрсәтергә тырыша. Әгәр ул моңа ирешә алса, бу жюрида кызыксыну уятса, аның нәтиҗәсе югары булачак дип уйлыйм.

Һәнәри бәйгеләрдә катнашу укытучыга үзен тагын да камилләштерү мөмкинлеге бирә. “Авыл укытучысы” бәйгесе финалына чыгучылар белән һәрдаим аралашабыз, эшләребез белән уртаклашабыз. Шулай ук яңа эш алымнарын коллегаларга тәкъдим итү мөмкинлеге дә арта. 

Укытучы абруена килгәндә, мөнәсәбәт  үзгәрде дип зур нәтиҗәләр ясый алмыйбыздыр, мөгаен. Әлбәттә, кыска вакыт эчендә моның булуы да мөмкин түгелдер.

Шулай да уңай якка үзгәрешләрне күрергә мөмкин. Бу мәктәпләрнең материаль базасын ныгыту, яңа, хәзерге заман мәктәпләре төзелү дә укытучы абруен күтәрергә күпмедер күләмдә үз өлешен кертә дип саныйм. Бу яктан республикабызда игътибарның зур булуы киләчәккә ышаныч тудыра.

Мәгариф системасына комачаулый торган факторлар да җитәрлек. Ул да булса, бик еш була торган үзгәрешләр, дип саныйм. Дөрес, алар барысы да яхшы нияттән тәкъдим ителә торгандыр. Ләкин укыту программаларының, дәреслекләрнең һ.б. чараларның еш алышынуы, үзгәреп торуы – бу укытучыны туплаган “багажыннан” баш тартуына китерә, кул көче белән ясалган эш дәфтәрләре, күргәзмә әсбаплар иртәгә ярамый башлый... 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading