Кич. Өй түрендә, тәрәзә каршына урнашкан өстәлдә лампа яна. Өстәл өсте тулы дәфтәрләр. Ара-тирә кәгазь кыштырдаганы ишетелгәли. Диванда тыныч кына 10-12 яшьләрдәге ике кыз бала уйный.
Аларның берсе әледән-әле дәфтәрләр торган өстәл ягына күз ташлап ала. Бераздан түзми, торып, аяк очларына гына басып өстәл янына килеп баса, әтисенең җитди генә нидер сызганын-бозганын, җете кызыл төстәге ручка белән билгеләр куйганын тын да алмый кызыксынып күзәтә. Моны күреп торган әти кеше эшеннән туктап, елмаеп, кызчыкның күзләренә карый. Бераздан кулына дәфтәр тоттыра, кулыннан җитәкләп күрше бүлмәдәге өстәл артына утырта. Кызның кулына каләм тоттыра, аркасыннан сыйпап кире үз урынына барып утыра. Әледән-әле тырышып каләм белән хаталар төзәтеп утырган кызына күз ташлый, кәнагать елмая...
Инде ничә еллар үтсә дә, әлеге күренеш бик кадерле хәтирә булып, күңелемне яктыртып тора. Нигәдер бер дә әни тикшергән дәфтәрләр, математика, физика, информатика түгел, нәкь менә шул татар телендәге иншалар, татар теле дәфтәрләре кызыктыра иде мине. Шул дәфтәрләрнең хуш исен бүгенге көндә дә тоям кебек. Аларны кулыма алуга бар дөньямны онытып шунда кереп чумам. Сүзләрнең дөреслеген генә түгел, иншаларның эчтәлеге дә кызыксындыра иде мине. Кайбер җөмләләрнең төзелеше ошамый, ул турыда әти белән киңәшләшәбез. Ул минем ни өчен шундый фикергә килүемне сорый, тик беркайчан да каршы килми, ә фәнни нигездә дәлилли, аңлата. Аны бик үк аңлап җиткермәсәм дә, килешми чарам калмый.
Әйе, минем гади каләм белән төзәткән һәрбер хәрефемне бетереп, кабат ручка белән язып, үзенә күпме өстәмә эш тудырган әти. Ул вакытта мин әле боларны уйламаганмын.
Дәфтәр тикшерүдән башланган балачагым киләчәктә мөгаллимлеккә алып баручы нәни сукмагым булганын аңлыйм хәзер. Кечкенәдән әти-әниебездән әлеге хезмәтнең изгелеген, олылыгын тоеп үстек без апам белән. Уйнаганыбыз да шул мәктәп белән бәйле иде: курчакларыбызны тезеп утыртып көне буе шуларга «дәрес» бирәбез. Гади урындык аркасы такта ролен үти. Аңа акбур белән белән язабыз, бетерәбез. Ә әтиләр эштән кайтыр вакыт җиткәч яхшылап юып куябыз. Алар соң гына кайталар. Чөнки ул вакытта укулар ике сменада оештырыла, ә кичләрен кичке мәктәп, партия укулары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре гөрли. Аларның кайтып кергәнен дүрт күз белән көтәбез. Кичләрен кабат дәфтәрләр, китаплар арасына күмеләләр.
Әти белән әни дәрес хәзерләгән мизгелләр ниндидер якты хәят булып истә калган. Алар өстәл янына урнашуга өйдә тынлык урнаша. Без апам белән пышылдашып кына сөйләшәбез, чыркылдашып йөгереп йөрүләр утырып тыныч кына уйнау белән алышына. Юк, моңа безне беркем дә мәҗбүр итмәде. Без әти-әни үрнәгендә укытучы һөнәренең җитдилеген, мөһимлеген нәни йөрәгебез белән тоеп үстек.
Мәктәпне тәмамлагач кайсы юнәлештә китәсем алдан хәл ителгән иде инде. Казан педагогия институтына җитәкләп алып барган әти биш ел дәвамында минем укытучым да, киңәшчем дә, репетиторым да булды. Нинди дә булса сүзнең язылышын сораган вакытта ул һәрвакыт кагыйдәләргә нигезләнеп аңлата, ярдәм сорап килгән вакытта иң элек үзенең шәхси китапханәсендә булган бөтен сүзлекләрне, кагыйдәләр җыентыгын алып килә, яныма килеп утыра һәм шуларга нигезләнеп сүзләрнең язылышын үтемле итеп җиткерә иде.
Хәтерлим, 19 яшемдә университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп авылга кайттым. Үзебезнең авыл мәктәбендә урын булмаганлыктан, мине күрше авыл урта мәктәбенә рус теле укытучысы итеп билгеләделәр. Әти белән төннәр буе дәрескә әзерләнәбез. Ул миңа һәр көнне дәрес планы һәм шуңа нигезләнеп дәрес конспекты язарга ярдәм итә. Мин аларны ятлыйм, әтигә сөйлим. Әти игътибар белән тыңлый, киңәшләрен бирә, кирәк урыннарда төзәтә. Шулай минем белән төннәр буе утыра, дәресне идеаль дәрәҗәдә бирәчәгемә ышангач кына үз эшләренә керешә.
Бер елдан үзем укыган мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайтырга насыйп булды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булган әти белән бер коллективта эшләү мине чын мөгаллим буларак тәрбияләде. Документлар белән эшләү тәртибен, журнал тутыруның никадәр игьтибарлылык, төгәллек, пөхтәлек соравын, коллективта эшләү нечкәлекләрен – барысын да әтием аңлатты. Бер балага түбән билге куйганнан соң булган сөйләшү дә миңа гомерлек сабак булды. Юк, ачуланмады ул, бары тик : «Нинди генә билге куйсаң да, ул синең үзеңә куелган билге итеп кабул ит. Әгәр начар билге куйгансың икән, димәк белем бирүнең кайсыдыр этабында бушлык калган, тиешле белем балага барып җитмәгән. Билге куяр алдыннан кат-кат уйла, ашыкма. Иң элек сәбәпләрен ачыкларга тырыш. Куелган һәр билге безнең хезмәтебезне бәяли» – дип үзенең киңәшләрен бирде.
Укытучы хезмәтенең бары дәрес бирүгә генә кайтып калырга тиеш түгеллеген үз мисалында җиткерде әтием. Пыскып түгел, янып яшәде, янып эшләде ул. «Мәктәпкә килдем дә, дәресемне үткәрдем дә, кайтып киттем генә түгел, батырып эшләгез, дәресләрегез дә кызыклы булсын, үзегез дә гади укытучы гына түгел, ә кызыклы шәхес буларак үсегез, камилләшегез. Шул вакытта гына укучыларыгыз күзендә очкын кабыза алырсыз», - дияргә ярата иде ул. Боларны үз хезмәтендә матур мисаллар белән исбатлады.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларга туган телебезнең бөтен тәмен, матурлыгын, аһәңен, моңын җиткерергә тырышты әти. «Алтын каләм» һәм «Туган як серләре» түгәрәкләрен оештырып, укучыларны туган төбәкнең тарихи үткәненә, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам, милли үзаң тәрбияләү белән беррәттән, каләм тибрәткән укучыларга шигырь язу серләрен төшендереп иҗатка омтылыш тәрбияләде. Әтинең укучылары арасында хезмәт юлын журналистикага багышлаганннар шактый. Шулар арасыннан Казан (Идел буе) федераль университеты деканы, профессор Гарифуллин Васил Заһид улы әти турында җылы истәлекләре белән уртаклашты: «Равил Галәвиевич, чыннан да, мине «колагымнан сөйрәп» диярлек җурналистикага алып килде. Заманында үзе дә бик актив иҗат итә, район газеталарына языша иде. Мәктәптә стена газеталары конкурсын зурлап уздыра, бөтен балаларны шигырьдер, хикәя, мәкаләдер язарга җәлеп итә. Кыскасы, үз артыннан ияртә белә иде. Мин дә кече яшьтән шигырьләр, район газетасына мәкаләләр яза башладым. Равил абый аларны төзәтеп, редакцияләп кенә калмый, мәктәп машинкасында пичәтләп үк бирә иде».
Әйе, гомерегезне әрәмгә үткәрмәгез, һәр минутыгыз файдалы эшләр белән үтсен, тормышыгыз үзегездән соң килгән буынга якты эз калдырсын, дип өйрәтте ул безне.
Укытучы булу белән беррәттән, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты әти, концерт-спектакльләрнең үзәгендә кайнады. «Аның белән узган еллар тоташ бер бәйрәм кебек. Төрледән-төрле кичәләр, конкурслар, театр декадаларында катнашулар... Фәнни эзләнү эшенә тартучы да Равил абый булды. Фән дөньясының бар нечкәлекләрен аңларга, кырмыска кебек эзләнергә, тынгысыз булырга, тапканыңны бөртекләп җыярга өйрәтте ул» - дип искә ала укучысы, журналист, бүгенге көндә югары категорияле татар теле укытучысы Зөләйха Хафизова. Әйе, туктаусыз эзләнүдә, үсештә булган педагог кына балаларның күңеленә үтеп керердәй кызыклы һәм мавыктыргыч итеп дәресләр үткәрә, дөрес киңәшләр бирә, укучыларына олы тормыш сукмагына басарга ярдәм итә ала. Моны ул әнә шулай үз мисалында ачык дәлилләде.
Район-республика тарафыннан оештырылган бер генә чарадан да читтә калмады әти: укучылары белән фәнни конференцияләрдә, семинарларда, конкурсларда катнашты. Алар һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә булдылар. Шулай чын күңелдән тир түгеп башкарылган хезмәтнең генә куанычлы нәтиҗә биргәненә ышандырды ул безне. Һәр эшне намус белән җиренә җиткереп үтәргә без әтидән өйрәндек.
Укучылары белән аралары өзелмәде әтинең. Ничәмә-ничә буын балаларга белем биргән әти соңгы көннәренә кадәр, инде үзләре чаларган чәчле укучыларына сердәшче, киңәшче, ярдәмче булды. Бүгенге көндә дә җылы сүзләр белән искә алалар, аның турында язылган истәлекләр, шигырьләр очерклар моның ачык мисалы.
Күңелендә һәрчак яз иде аның... Үзе белем биргән дистәләрчә буын укучыларына да шул яз җылысын, нурын өләште. Бүгенге көндә аның юлын без, 30, 32 ел хезмәт тәҗрибәләре булган югары категорияле педагоглар – ике кызы дәвам итәбез. Хезмәт һәм тормыш юлыбызны яктыртучы маягыбыз, безнең горурлыгыбыз - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы, бер кочак Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары иясе, Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә гомеренең 40 елын татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөгаллим, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, күп еллар «Теләче» газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе, «Тамчылар тамар чаклар» шигъри җыентыгы авторы, остазым, кадерле әтиебез Галәвиев Равил Галәү улы алдында тирән ихтирам хисләре һәм чиксез ярату белән башыбызны иябез...
Гатауллина Гөлнара Равил кызы
Казан шәһәре
Комментарийлар