16+

Информатика буенча Россиянең иң көчле укучыларының берсе – Казан егете

5-10 апрель көннәрендә Архангельск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы узды. Җиңүчеләрнең берсе - Татарстан командасы составында катнашкан Казанның 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы Максим Корчагин. Команданың тагын җиде вәкиле - 11 нче сыйныф укучылары Рөстәм Абдемулатов, Кирилл Муравьев һәм Дмитрий Захаров, 10 нчы сыйныф...

Информатика буенча Россиянең иң көчле укучыларының берсе – Казан егете

5-10 апрель көннәрендә Архангельск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы узды. Җиңүчеләрнең берсе - Татарстан командасы составында катнашкан Казанның 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы Максим Корчагин. Команданың тагын җиде вәкиле - 11 нче сыйныф укучылары Рөстәм Абдемулатов, Кирилл Муравьев һәм Дмитрий Захаров, 10 нчы сыйныф...

5-10 апрель көннәрендә Архангельск шәһәрендә информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының соңгы этабы узды. Җиңүчеләрнең берсе - Татарстан командасы составында катнашкан Казанның 2 нче лицей-интернаты 11 нче сыйныф укучысы Максим Корчагин.
Команданың тагын җиде вәкиле - 11 нче сыйныф укучылары Рөстәм Абдемулатов, Кирилл Муравьев һәм Дмитрий Захаров, 10 нчы сыйныф укучылары Степан Калинин һәм Булат Шәмсетдинов, 8 нче сыйныф укучылары Рамазан Рәхмәтуллин һәм Әсхәт Сәхәбиев - призерлар исемлегендә. Әлеге команданы олимпиадага Иннополис университеты әзерләгән.
Олимпиадада Россиянең 44 төбәгеннән 247 укучы катнашты, шул исәптән Татарстаннан 15 кешелек команда.
Без Максим Корчагин белән элемтәгә кердек. Ул бик төгәл, тыйнак егет булып чыкты, уңышы белән мактанырга бер дә яратмый.
- Максим, үзең турында бераз сөйлә әле. 2 нче мәктәп-интернатка ничек эләктең?
- Мин Яшел Үзән районыннан. Башта анда укыдым, 7 нче сыйныфта Казанга лицей-интернатка күчтем. Күпчелек вакытымны баштан ук укуга багышладым, яраткан фәннәрем - математика һәм информатика.
- Информатика синең өчен нәрсә ул: яраткан шө­гылеңме, киләчәк һө­нәреңме?
- Баштарак яраткан шөгылем иде, ә хәзер мин аны киләчәк һөнәрем буларак күрәм. Үзем өчен моның шулай буласын төгәл хәл иттем.
- Көненә күпме вакытыңны компьютер артында үткәрәсең? Син җир кешесеме, әллә виртуаль дөнья якынракмы?
- Компьютер артында вакыт күп үтә, әлбәттә. Көненә дүрт сәгатьтән дә ким түгел. Кызганычка, бу күз күрүенә начар тәэсир итте. Хәер, нәселдән дә килә инде ул. Виртуаль дөньяда аралашырга була, әмма яшәргә кирәк түгел. Шуңа да үземне чын мәгънәдә реаль дөнья кешесе дип атыйм.
- Нинди телләр беләсең?
- Инглиз телен әйбәт беләм, лицейда төрек телен дә өйрәнәбез. Татарча бераз аңлыйм.
- Информатикадан башка тагы нәрсә белән кызыксынасың?
- Китап укырга һәм йөгерергә яратам. Фәнни фантастикага өстенлек бирәм. Бертуган Стругацкийлар, Америка язучысы Айзек Азимовның китапларын үз итәм.
- Олимпиадада җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
- Беренчедән, күңел тынычлыгы. Барлык борчылулар олимпиадага кадәр булырга тиеш, ә менә ярыш вакытында тыныч булу сорала. Шул очракта гына уңышка ирешеп була. Һәм, әлбәттә, әзерлек кирәк. Мәсьәлә һәрвакыт билгеле фактларга таяна. Күбрәк күнекмәләр ясаган саен, күбрәк беләсең.
- Бу җиңү сиңа нәрсә бирә?
- Җиңүчеләр Мәскәү яисә Петербург вузларына конкурссыз укырга керә ала. Мин әлегә кайсы уку йортына барасымны хәл итмәдем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading