16+

“Калеб” туган көнгә чакыра

“Калеб” яңа буын җыены моннан 10 ел элек яшь татар иҗатчыларының үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйданчык иде.

“Калеб” туган көнгә чакыра

“Калеб” яңа буын җыены моннан 10 ел элек яшь татар иҗатчыларының үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйданчык иде.

– “Калеб” Казан дәүләт консерваториясендә әдәби клубтан башланып китте. Кечкенә генә кабинетта яшь иҗатчылар бергә тупланды, бәхәсләр туа башлады. Дөньяны үзебез үзгәртә башларга уйладык, – дип сөйли “Калеб” проектының авторы, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.  

Чынлыкта,  яшь шагыйрьләр, заманча композиторлар, рәссамнар, биючеләр бар, тик үзара беркем дә аралашмый. Шулай итеп, “Калеб”челәр үзара  сөйләшә башлый. Бу очрашулар аларга иҗат мәйданын киңәйтү өчен дә мөһим була. “Әдәбият та берьяклы үсә алмый.  Музыка кануннарын да  белү кирәк. Минем өчен аның кыйммәте – бер-берсен тәрбияләү иде. Һәркемнең үз тәҗрибәсе, бер-береңә тәэсир итмичә калмыйсың”, – дип сөйли шагыйрь Йолдыз Миңнуллина. Композитор Эльмир Низамов әйтүенчә, һәр иҗатчының үз дөньясы. “Яшьләрдән бер шагыйрьне дә белми идем. Төрле юнәлештәгеләр бер-берсен күрә башлады”, – ди ул “Калеб”тәгеләр белән танышканчыга кадәр.

Билгеле, “Калеб” коммерция оешмасы түгел, аның төгәл урнашу урыны, штаты да юк. “Калеб”нең чишмәсе башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Эльмир Низамов, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова торган. Ун ел эчендә калебчеләр иҗат кичәләре, театраль перфоманслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәрде – барлыгы 70тән артык проект. Биредә танышкан иҗатчылар яңа әсәрләр иҗат итте, шул исәптән 80нән артык җыр язылды. “Калеб” киң аудиториягә таныш булмаган яңа исемнәр ачты, аларга иҗат итү өчен җирлек тудырды, үзләрен таныту, күрсәтү өчен мәйдан булды. Хәзерге вакытта “Калеб” кысаларында “Безнең җыр” иҗат лабораториясе үтә.

Ун ел эчендә шактый күп эш эшләнгән. Җәмәгатьчелекне уятып җибәрерлек кызыклы проектлар әзерләгән. Теле, радиоканалларда да “Калеб”нең аерым тапшырулары бар. Гәзәл Сәгыйтова әйткәнчә, 10 еллык түгел, 100 еллык бәйрәмгә әзерләнгән кебек туган көнгә әзерлек эшләре бара икән. “Калеб”нең яратучыларны, анда катнашучыларны туган көнгә чакырып калалар.

Исегезгә төшерәбез, 19 декабрьдә 19.00 сәгатьтә “Пирамида” концерт залында “Калеб” яңа буын җыены 10 яшьлек туган көн кичәсен тәкъдим итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading