Кайда яхшы укыталар?
Россиянең бер генә югары уку йорты да дөньяның «Топ-100» иң яхшы университетлары исемлегенә керә алмады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россиянең бер генә югары уку йорты да дөньяның «Топ-100» иң яхшы университетлары исемлегенә керә алмады.
Ил башкаласында урнашкан М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты узган ел утыз өченче урында торса, быел хәтта беренче йөзлеккә дә керә алмаган. Шулай итеп, хәзер дөньядагы иң яхшы вузлар арасында Россиядән берәү дә калмады.
Дөньядагы иң яхшы югары уку йортлары исемлегенең беренче баскычында - АКШның Гарвард университеты. Аның артында Массачусетс технология институты (АКШ), Кембридж университеты (Бөекбритания), Стэнфорд университеты (АКШ), Беркли университеты (АКШ), Оксфорд университеты (Бөекбритания), Принстон университеты (АКШ), Токио университеты (Япония), Калифорния университеты (АКШ) һәм Йель университеты (АКШ) тора.
Канада, Корея Республикасы, Яңа Зеландия, Сингапур, Кытай, Гонконг, Германия, Австралия, Нидерланд, Швеция, Швейцария, Израиль, Бразилия, Тайвань, Франция, Бельгия һәм Төркиядә урнашкан кайбер университетлар да дөньядагы иң яхшы югары уку йортлары исемлегендә йөриләр.
«Топ-100» исемлеген Бөекбританиянең «Times» газетасы төзегән. Анда, Россия вузларыннан тыш, шактый алга киткән илләрдән - Италия, Испания, Португалия, Ирландия, Норвегия, Финляндия һәм Дания югары уку йортларыннан да берәү дә кертелмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Дөнья чемпионатының машинасы өчен ике Татарстан көрәшчесе дә көрәшәчәк
-
#Язмалар
Мотоцикл җене кагылган Илназ: «Ярышларда катнашу үз-үзем белән көрәш»
-
#Җәмгыять
Йорт төзегәндә экономияләп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Ранис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
Комментарийлар