Тик өч секундта эшлисе эшен безгә кушып эшләтә белде ул. Аны бездән башка да эшли ала иде бит югыйсә. Тик әбинең максаты башка булган. Безне эшкә өйрәткән. Хәзер бит балаларга эш кушарга куркуыбыз да, алар артыннан тагын бер кат эшләргә кирәклекне уйлаудан гына килә. Менә безнең әби иренми иде. Безнең арттан төзәтергә дә, чистартырга да, кабат эшләргә дә. Хәтерлим, түр якта идән юып маташам. Тиз-тиз генә юып, уйнарга таерга инде исәбем.
Шунда әби, әнә бу карават асты калган, өстәл асты калган, тагы әллә ниләр дия-дия кабат юдырта иде. И, ачуыбыз да чыгып куя. Тик дәшмибез. “Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен”, – дип тора бит әле. Ул чакта үзебез өчен дигән вакытлар бик еракта кебек инде. “Кайчан була ул?” – дип сораганга. “Өйдән чыгып киткәч, менә Казанга укырга китәрсез, анда пычрак бүлмәдә торырсызмыни?” – ди иде.
Ул чактагы авыл баласының кырыкмаса кырык эшен санап утырасым килми. Бәрәңге дә кәтмәнләгән, колхоз чөгендеренә дә барган, амбарда да эшләгән, басуда ромашка да йолыккан, фермага булышырга төшкән чаклар да, сыер һәм сарык көтүенә чыккан (бигрәк яратмый идем көтүне, үскәч көтү көтмәячәкмен ди идем), су сипкән, су ташыган, утын кискән-ярган, күмер тутырган, брикет тутырып керткән, кар көрәгән, абзар чистарткан, мал ашаткан, печән әзерләгән, бәбкәләр үстергән – тагын әллә нәрсәләр эшләгәнбез икән.
Бу эшләрнең яртысын балалар түгел олы кешеләр дә эшләми хәзер. Ну, без эшләп тә күрсәткәнбез. Әле моннан тыш ир балаларга тагы әллә ниләр кушып өлгерә иделәр. Безнең заманда ир балалар мәктәптә укыганда ук ферма көтүен көтеп, көзен үзләренә баштан-аяк кием алып киенә иде. Кызлар амбарда эшләгән акчаларына үзләре теләгәнне сатып алды.
Нәрсә үзгәрде? Ат кебек эшләп үскән буын үз балаларын эшкә өйрәтә алмый аптырый. Ике минут эшлиләр дә, телефонга барып ябыша бу балалар. 10-11 яшьлек кызлар идән юа белми, яңа алынган бәрәңгене кыра белми (әрчиләр дип тә уйламыйм). Токмач кисә, үз оекларын үз куллары белән юып куя белмиләр. Ашаган тәлинкәләрен юып түгел, илтеп тә куймыйлар. Сүз әле без шул чактагы башкарган глобаль эшләр турыда да бармый. Гап-гади эш башкару, кул арасына керү турында сөйләшәбез.
Комментарийлар